ЮНОШЕСКАЯ МОДЕЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО АВТОНОМНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ
ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
КАРАИДЕЛЬСКИЙ РАЙОН
РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
logo
БАШҠОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ
ҠАРИҘЕЛ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ
ҮҘӘК КИТАПХАНАҺЫ
МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЫ УЧРЕЖДЕНИЕҺЫНЫҢ
ҮҪМЕРҘӘР МОДЕЛЬ КИТАПХАНАҺЫ
logo
Республика Башкортостан, Караидельский район, с. Караидель, ул. Ленина,9
тел. +7 (347 44) 2-11-44 ; e-mail: bibkaraid@mail.ru
logo

Набиуллина Гульсум Кавиевна

Родилась 15 февраля 1959 года в д.Байки-Юнусово Караидельского района. Гульсум Кавиевна мать 5 детей, награждена медалью «Материнская слава».

Стихи начала писать ещё в детстве. Впервые свои произведения опубликовала в прессе уже в зрелые годы. Печатается  в районной газете  «Караидель» и в республиканской газете «Кызыл тан». Она автор многих песен, которые исполняют известные певцы: Газим Ильясов, Лилия Гайсина, Танзиля Галимуллина, Риф Салишев, Рифат Ямлихин из группы «Караван сарай» и многие другие. Песни Гульсум Кавиевны звучан по радио и по телевидению.

Гульсум Кавиевна вместе с дочерью Алиной участвуют на республиканском конкурсе «Сулпылар». Дочь Алина исполняет три песни на слова  своей мамы и успешно прошла 2 тура. Готовится к финалу конкурса, на котором будет исполнять песню   Гульсум Кавиевны «Струны Скрипки». Также на эту песню был снят видеоклип.

У Гульсум Кавиевны готовится к выпуску сборник стихов  « Плачет сердце от любви» в издательстве «Китап».

Тапшырылмаган хат

Уйларымнан һич чыкмыйсың,

Бик сагынам сине җаным.

Күпме айлар күпме еллар

Янып яшәрмен соң тагын…

Синең баскан эзләреңә

Суытмыйча басып киләм.

Сагнуымның чамасы юк,

Нихәл итим инде түзәм.

Сиңа дигән күпме наз бар

Йөрәгемнең иң түрендә

Беркайчанда тапшырылмас

Хат йөретәм күңелемдә.

Беркемнедә якын итмәс

Йөрәк булды һәрчак биктә.

Күңел назым,моңлы сазым

Булып калдың гомерлеккә. 17.05.2014ел.

 

 

 

Җиңү көненә багышлана

 

 

Ат атланып,чабып килә кемдер,

Юл тузаны керә күзләргә.

Нинди шомлы хабәр китерә ул,

Тыныч яшәп яткан көннәрдә…

 

Дошман безгә сугыш башлаган дип,

Сөрән салып чаба сыбайлы.

Аяз көнне яшен яшьнәгәндәй,

Кайгы-хабәр илгә таралды…

 

Көлеп торган күзләр зәһәрләнде,

Калдырды ул,үзенең эзләрен.

Нык авыр иде күрергә, шул чак,

Кайгы баскан ана йөзләрен.

 

Бер йортны да читләмәде кайгы,

Басып алды чиксез хәсерәт.

Илен сакларга китте.кыю ир-ат,

Карт корылар калды хәлсерәп.

 

Авыл тулы калды әби-чәби,

Хатын-кызлар,үсмер малайлар.

Дөнья йөге алар җилкәсендә,

Ачтан үксеп елый сабыйлар…

 

Көнне төнгә ялгап.ару белми,

Хатын-кызлар эшкә тотынды.

Шул чагында сугыш яланында,

Бер-бер артлы”туплар”атылды…

.

Кәһәрле дә.зарлы ул заманнар,

Торып калса да инде еракта.

Җиңү яулап кайткан солдатларның.

Саны кими бара парадта.

 

Сугыш дигән тетрәндергеч сүзне,

Ишетүе авыр хәзердә.

Күпме язмыш өзелеп, ятып калган,

“Туганнар” – каберендә…

 

Ветераннар,сезнең һәрберегез,

Алдында мин, түбән баш иям.

Безгә ал таң бүләк иткән өчен,

Бер аяусыз утка кергән өчен,

Илне яклап,саклап калган өчен,

Сез батырлар,сезгә дан диям,

Алдыгызда сезнең баш иям!

 

14.03.2015ел. Гөлсем Н.

Оҗмах әнкәйләрнең кочагында

Оҗмах кайда. Бармы, аптырата…

Тегендәме, әллә, бу дөньяда?

Тегесе өчен җавап тотып булмый,

Монысы өчен һәркем җавап таба.

Оҗмах әнкәйләрнең аяк астында дип,

Әйтүләре дөрес сүз, хаклы.

Әнкәй булган җирдә җан рәхәте,

Күңел тынычлыгы күп катлы.

Әнкәйле йорт -җирне, кайгы хәсрәт

Урап уза тими,син имин.

Чөнки әнкәй догалары саклап тота,

Газиз баласының гомерен.

Оҗмах әнкәйләрнең кочагында,

Елмаюлы җылы карашында.

Йөрәгенең һәрбер тамырында,

Безне назлап сөйгән кулларында.

Оҗмах әнкәйләрнең аяк асларында,

Кайгыртучан җылы назларында.

Оҗмахта яшибез алар бар чагында,

Кадерләрен белик исән чакларында.

08.03.2015ел. Гөлсем Н.

 

Көзнең дә үз яме бар

Көз җитте дип сагышланмыйк,
Көзнең дә үз яме бар.
Сандугачлы җәйләрдән соң,
Аңлашылмас тәме бар…
Көзге моң үзенчә матур,
Күңел үзенчә җырлый.
Йөрәк шул моңга кушылып,
Ярсып тибә һич тынмый…
Кояш җиргә нурын сибә,
Ямь өстәп күңелләргә.
Бирешмәскә өнди сыман,
Көзен искән җилләргә.
Алтын-сарыга күмелгән,
Нинди матур җир өсте.
Күрә белсәң көзнең дә бит,
Үз яме бар үз төсе!
Илаһи матурлыкларга
Битараф булма-Кеше…
.Гөлсем Нәбиуллина.

Көз айлары бигрәк матур,
Көзнең дә бит, яме бар.
Җәй үстергән уңышлардан,
Көзен мул була базлар…
Ә, тәбигать, исең китәр,
Нинди генә төсләр юк…
Аның матурлыгын мактап,
Бетерелек сүзләр юк!
Көз айлары үзенә бер,
Сихри моңга күмелә!
Күңелдәге уй – хисләрең,
Сәйлән булып тезелә!
Әйдәгез әле,дусларым,
Мактап алыйк көз аен!
Бу мөгьҗизә иле шулай,
Кабатлансын ел саен!
Гөлсем Нәбиуллина.