ЮНОШЕСКАЯ МОДЕЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО АВТОНОМНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ
ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
КАРАИДЕЛЬСКИЙ РАЙОН
РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
logo
БАШҠОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ
ҠАРИҘЕЛ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ
ҮҘӘК КИТАПХАНАҺЫ
МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЫ УЧРЕЖДЕНИЕҺЫНЫҢ
ҮҪМЕРҘӘР МОДЕЛЬ КИТАПХАНАҺЫ
logo
Республика Башкортостан, Караидельский район, с. Караидель, ул. Ленина,9
тел. +7 (347 44) 2-11-44 ; e-mail: bibkaraid@mail.ru
logo

Загит Мирхайдарович Мурсиев

Член Союза писателей РБ,  профессиональный журналист и член Союза журналистов России, лауреат премии Гаяна Лукманова, , переводчик, автор многочисленных рассказов, стихотворений , повестей, победитель различных литературных конкурсов. Неизменный друг начинающих авторов. Родился 21 ноября 1950 года в деревне Абуталипово Караидельского района в семье колхозников. Родился он седьмым ребенком в большой дружной семье. Отец вернулся с войны  инвалидом. Он вечерами рассказывал детям сказки, часто придумывал их сам.  Мать  пела им народные песни, частушки (такмаклар).

После окончания восьмилетней школы Загит семь лет работал в      колхозе, десять лет на строительстве. Заочно окончил Дуванский сельхоз техникум. Долгие годы работал в редакции  районной газеты «Караидель», освещал вопросы по сельскому хозяйству.  На страницах районной газеты печатались его  рассказы, рассказы для детей, стихотворения.

Сегодня его юмористические рассказы, новеллы, миниатюры можно встретить на страницах районной, а также республиканских газет и журналов. Его произведений находятся в электронной библиотеке Татарстана.

В 2004 году в Башкирском книжном издательстве «Китап» вышла книга Загита Мурсиева «Оберегайте любовь». В книгу вошли юмористическая повесть «Садитесь», рассказы, новеллы, миниатюры. В своей книге он  пишет о природе  родного края, о человеческом взаимоотношении, смысле жизни. Его произведения захватывают читателя, заставляют думать, размышлять, сопереживать. Мурсиев пишет по-особенному: легко и живо, просто и красиво. Это мир его души, выраженный в словах. В творчестве Загита Мурсиева особое место занимают произведения  посвященные детям. В 2007 году издательство «Китап» выпустило книгу «Подарок  соловья», куда вошли рассказы и сказки для детей

В 2019 году свет увидел его роман “Солтанъяр”. На презентации  книги были заместитель главы администрации МР по социальной политике Р.Валинуров, председатель Союза писателей РБ З.Алибаев, поэтассе Л.Абдуллина, члены литературного клуба “Идель”, поклонники творчества и коллеги. Гости сказали много теплых слов в адрес автора, поздравили его с этим событием.

Роман написан на татарском языке. Он уже поступил в центральную библиотеку района. Также каждый желающий сможет приобрести его в книжных магазинах г.Уфы.

 

  Елан оясы (повесть)

  Ай нуры (повесть)

  Ачылмаган тәрәзә (бәян)

  Кәлүшле малай (юморескалар)

  Ташмәчет (повесть)

  Безнең авыл хәлләре (повесть)

  Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)

  Нокта (фантастик хикәя)

  Бомжа (хикәя)

  Соңлау (хикәят)

  Хөкем (хикәя)

  Кыпчак кызы (хикәяләр)

  Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)

  Күрдегезме?! (шигырьләр)

  Солтаньяр (роман)

  Бәләкәй хикәяләр

  Хастаханә хастасы (юмористик повесть)

  Чишмәле балалары (повесть для детей)

 

Загит Мурсиев

КҮРДЕГЕЗМЕ?!

(шигырьләр)

Күрдегезме?!

Мин бүген күрдем үгез.
Вәт мөгез дисәң, мөгез.
Элеп күккә очыра бит,
Килегез, коткарыгыз!

Үгез урам буйлап үтте,
Ахры мине күрмәде.
Күрде ул, күрде, тик бераз
Абзагыздан шөрләде.

Миңа дисәң, йөрсен әйдә
Урам буйлап зур үгез.
Пычагым да аннан куркмыйм,
Күрдегез бит үзегез!

Белем көне

Исәнмесез, балалар! – дип,
Каршы ала бүген мәктәп.
Үскәнсез, дип, җаен табып
Укытучы куя мактап.
Уку елын ача бүген
Тантаналы Белем көне.
Классташлар сагындырган,
Үкендерми җәй үткәне.
Хыялларны киләчәктә
Без тормышка ашырырбыз,
Моның өчен күбрәк белем
Алырга без ашыгырбыз.
Илгә файдалы кешеләр
Булып үсәр классташлар.
Белем көне анты бу сүз –
Ышаныгыз сез, якташлар.

Бу ни хикмәт

Ике малай яши бездә,
Икесе ике төрле.
Берсе таза, чуен кебек,
Икенчесе гел чирле.
Бу ни хикмәт, бу ни эш?
Болай булмаска тиеш!
Бакчада бәрәңге күмә
Тиктормас малай Барый.
Тамьян ята күләгәдә –
Эштән ул бик тиз арый.
Бу ни хикмәт, бу ни эш?
Болай булмаска тиеш!
Тамьян дәресен әзерли,
Иптәше утын яра.
Тамьян чак өчлегә укый,
Барый гел алдан бара.
Бу ни хикмәт, бу ни эш?
Болай булмаска тиеш!
Челләдә Барый болыннан
Чиләкләп җиләк ташый.
Тамьян торып йокысыннан
Барый җыйганны ашый.
Бу ни хикмәт, бу ни эш?
Болай булмаска тиеш!
Барый көтү көтеп кайткан,
Футбол тибә, арымый.
Тамьян чыкмый: Хәл бетә, – ди,-
Йөгерергә ярамый.
Бу ни хикмәт, бу ни эш?
Болай булмаска тиеш!
Тамьян өлгерәлми һәрчак,
Уңмый аның бер эше.
Ә Барый яши елмаеп,
Мактый аны бар кеше.
Бу ни хикмт, бу ни эш?
Болай булмаска тиеш!
Нигә соң алай, дисәгез,
Белегез, сез, туганнар,
Бәхетле була һәрвакыт
Дәртлеләр һәм уңганнар.
Бу ни хикмәт, бу ни эш?
Шулай булырга тиеш!

Бүләк

Яңа елны каршыладык
Кыш бабай белән бергә,
Зур машина алып килгән
Ул бүләккә Зәбиргә.

Кыш бабай юк, дип малайның
Шик салмагыз башына.
Бүләк биреп китте бабай,
Менә бит ул машина!

Юмартны тиргәмиләр

Куян кишер ярата –
Моны кем генә белми.
Шуңа аның ялгашында
Кишер бер дә өзелми.

Фәһим аны сыйлап тора,
Кызганмый һич кишерен.
Тик, әнисеннән шөрли ул,
Шуңа ташый яшерен.

Менә, беркөнне әнисе
Чыкты кишер алырга,
Үскәннәрдер инде, диеп,
Ашка бераз салырга.

Чыкса, ботын чабып куйды –
Кишер җире кап-кара.
Фәһимгә ничек сүз әйтсен,
Юмартны әрләп кара!

Әти булам

Әтиемне сыйлар өчен
Әни пилмән пешергән.
Күлмәген дә юып куйган,
Кайчан гына өлгергән.

Эштән тирләп кайтыр, диеп,
Мунчага ул су ташый.
Кайтуына өлгерсен, дип,
Тиз генә яга башлый.

Ни кирәксә дә әтигә,
Әнием таба барын.
Әтиең ыспай булсын, дип,
Үтекли чалбарларын.

Шушы манзарага карап
Башка бик шәп уй туган:
Әтиләргә дөнья рәхәт,
Үскәч мин әти булам!

Малтабар

Коммерсант кем була соң ул,
Малтабары тагы кем?
Моны хәзер яхшы белә
Безнең класста һәркем.

Укытучы апа безгә
Аңлаешлы аңлатты.
Ә мин кайтып өйрәттем
Энекәшем Маратны.

Коммерсант ул, белгең килсә,
Шундый акыллы агай.
Бушка берни эшләми,
Акча, ди, давай, давай.

Баштирәли уйламый
Адымын да атламый.
Һәр нәрсәдән файда сыга,
Аңладыңмы, син, малай?!

Марат яхшы аңлаган,
Әти гаҗәпкә калган:
“Мин сине “әп” иттем, әти,
Акча бир”, – дип сораган.

Ун кәнфит

Абый мине өйрәтә
Санарга унга кадәр.
Әнкәй ун кәнфит бирер, ди,
Дөрес санасаң әгәр.

Абый юкка йөдәтә,
Санау уен эшмени,
Мин кечкенә бит әле,
Белергә тиешмени?

Тик, ун кәнфит, ун кәнфит…
Бик күп булырга тиеш.
Шуңа санарга тырышам
Саный белмәгән килеш.

Күп аптырап тормадым,
Санап киттем тиз генә:
Бер, ике, өч, алты, ун,
Күрдеңме, беләм менә!

Абый күзен алартты,
Әнкәй канәгать калды:
Син зирәк, башың эшли, дип,
Учка ун кәнфит салды.

Икмәкчеләр

Әнкәй икмәк пешерә,
Ә әтием – игенче.
Әни әйтә: “Икебез дә
Эшлибез, ди, бер эшне”.

Пекарнядан әни кайта
Аңкытып икмәк исен.
Солярка исе сизелә
Әтием кайтса кичен.

Ул бит мине тракторда
Утыртып йөрде кырда,
Аңламадым, һич белмәдем,
Нинди уртаклык монда?

Көз җитте. Комбайнда
Әти иген урдыра.
Ул – алдынгы, һич ял белми,
Иптәшләрен уздыра.

Комбайннан машиналар
Ашлыкны ташып тора.
Һәркем җитез, вакыт көтми,
Халык ашкынып тора.

Иген амбарга салынды –
Кипкән һәм тазартылган.
Азак тегермәнгә итеп
Аннан он тарттырылган.

Ә он килә пекарняга,
Әнкәй эшләгән җиргә.
Монда икмәк пешерәләр
Халыкка, туган илгә.

Моны әти белән әни
Миңа күрсәтеп йөрде.
Алар минем икмәкчеләр,
Мин хәзер шуны белдем!

Серле көн

Бүген бездә серле көн
Бүләк әзерли һәркем,
Әни әле белми торсын –
Маташабыз яшертен.
Әти кибеттән кайтты да
Нидер куйды шкафка.
Минем дә беләсем килде,
Ни бар икән ул капта?
Минем бүләкне күрче син,
Нинди матур, шәп булды,
Үз бүләгемә куанып
Күңелгә шатлык тулды.
Әти әйтте: “Син бәйрәм ит,
Ашны үзем пешерәм.”
Елмайды әни: “Мин – ханбикә,
Мең эшкә дә җитешәм!”
Әнкәй ниләр әзерлидер,
Монысы да сер бүген,
Шул серләрнең ачылганын
Көтәрлек һич юк түзем.
Сер булса да борын сизә –
Пешә итнең симезе,
Чөнки иң матур, якты көн,
Бүген мартның сигезе.
Тиздән өстәл әзер булыр:
Бәлеш, өчпочмак, токмач…
Әнкәйгә бүләк бирербез
Бәйрәме белән котлап.
И, куаныр соң әнием,
Кочаклар, үбәр безне.
Без дә әйтербез анарга
Иң матур сүзебезне.
Өйдә бәйрәм. Шатлык бүген,
Бәхетле һәрберебез.
Әнине нык яратабыз –
Шул бит иң зур серебез!

Абыем

Әнкәй карый сүрәткә –
Минем абыем анда.
Ил чигендә сакта тора,
Карабины кулында.

Үскәч, абый сыман мин дә
Кыю яугир булырмын,
Ил капкасын уяу саклап
Хәрби постта торырмын.

Әәни әйтә: ил капкасы,
Балакаем, ул бик зур.
Шуңа да аны саклавы
Солдатларга бик авыр.

Вәт мәрәкә!

Әй аптырап баш вата
Безнең бәләкәй Гата.
Минем калкаугыч бозык, ди,
Бер бата да бер калка.

Нәҗип килеп караса,
Инде күптән шыртлака
Капкан булган кармакка.
Вәт мәрәкә бу Гата!

Бишек җыры

Балам, балам, багалмам,
Балдан да татлы балам.
Гомерләр бирсен Аллам,
Әллү-бәлләү ит, балам.

Тулган ай нәни йөзең,
Сөйкемле кошым үзең,
Җырлап бәветәм үзем,
Йокла, балам, йом күҙең.

Кояш та йөреп арый,
Хәзер инде ай карый,
Ул да бәлли-бәү җырлый,
Син дә йокласаң ярый.

Әллү-бәллү ит, балам,
Йоклап кына кит, балам,
Татлы төшләр күр, балам,
Тизрәк тәпи йөр, балам.

Исән үсеп зур бул син,
Дөньяга бер нур бул син,
Бәхетләрең мул булсын,
Эшләрең гел уң булсын.

Бәү-бәү, бәллү-бәү,
Әлли-бәлли бәлли бәү.

Зөбәер

Зөбәер авырып тора,
Бармый калды укырга.
Доктор килеп карады да
Рецепт язды уколга.

Ята Зөбәер бер сәгать,
Ята малай өч сәгать.
Ята-ята ялкып бетте –
Бу нинди яман гадәт.

Телевизор карар иде
Әбкәй килеп сүндерә,
Тышта чана шуар иде,
Улым, ят, – дип күндерә.

Хәтта китап укырга да
Рөхсәт итми әнкәе.
Ярамый, ди, тыңлыйк инде
Доктор агай әйткәнне.

“Эшләмә дә, уйнама да,
Юкса, чирең көчәер.”
Авыруы авыр икән,
Дип үкенә Зөбәер.

Башы да авыртып тора,
Укол да авырттыра,
Даруы да тәмле түгел,
Чырайларны сыттыра.

Түзмәде, әйтте Зөбәер:
“Чирләмәм дип ант итәм.
Яхшы укып “бишле” алсам,
Баш та авыртмас бүтән!”

Укытучы ялгыша

Укытучы Айдарга
Кушты хайван санарга:
– Атап чыксаң йорт малын
Бик шәп “бишле” куярмын.

Айдар саный бик тә шәп:
– Елкы, кәҗә һәм ишәк,
Сарык, сыер һәм куян,
Этне дә санап куям.

– Бетмәде, – диеп апа
Яңабаштан саната.
Айдар бик зирәк бала,
Яңадан санап ала:

– Ишәкне әйттем бугай,
Дуңгыз да хайван болай,
Гәрәпләрдә дөя бар,
Чукчаларда – боланнар.

Ерак-ерак илләрдә
Йорт хайваны филләр дә.
Шның белән беткәндер,
Бер “бишле”гә җиткәндер.

– Юк, – ди апа, – җитмәде,
Песиләрне әйтмәдең.
Кычкырып көлде Айдар:
– Нишләп йорт хайваны булсын,
Өй хайваны бит алар!

Тел ачылгач

Авылга кайтты Феруз
Татарча белми бер сүз.
Урысча ул сөт сорый,
Каймак, йомырка даулый,
Тик картинәй аңламый.

Аңламый шул картинәй,
Баллап эчә куе чәй,
Аннары чыгып китә,
Чирәмдә бәпкә көтә,
Көне гел эштә үтә.

Әллә инде ачлыктан
Ферузда тел ачылган:
Картинәй, ди, тизерәк,
Ашарга бир күберәк,
Миңа ашарга кирәк.

Хәзер инде картинәй
Тәм-томнарын җәлләми.
Гафу ит, ди, мин башта
Танымый тордым хәтта,
Син татарсың ләбаса!

Ник алай?

Сафа песи уйната,
Этен уйната Гата,
Көчек тышта торып кала,
Песи диванда ята.

Гата бик көнчел малай,
Кызганыч аңа маэмай.
Дөрес булмый, ди, алай,
Этне дә кертик давай.

Ул кузгатты зур гауга,
Барып җитте елауга,
Тимәгез, ди, маэмайга,
Үскәч, йөрер ул ауга.

Дөрес, ди аңа абый,
Мәче бит тычкан аулый,
Шуңа диванда ауный,
Ә эт ихата саклый.

Димәк, юк монда хата,
Эт урыны – ихата.
Кем кайда эш күрсәтә,
Ул шунда яшәп ята.

Тиен

Урманда иң яхшы кәсеп
Тавышсыз йөри белү,
Бары шулай йөреп кенә
Мөмкин ул күпне күрү.

Беркөн шулай йөри идем
Ял итеп, урман карап,
Көтмәгәндә тиен күрдем,
Койрыгы матур харап.

Ул да мине күреп алды,
Без күзгә-күз караштык.
Күз карашы белән генә
Шәпме хәл, дип сораштык.

Ул да тора карап миңа,
Мин дә торам кузгалмый.
Кузгалсам, куркытырмын, диеп,
Торам хәтта тын алмый.

Озак итеп карап торгач
Күзем талып йомылды.
Күзем ачсам, тиен дә юк,
Белмим кая югалды.

Күз ачып йомган арада
Тиенем булган гаип.
Исем китеп уйлап торам:
Әллә күрдем, әллә юк.

Авыл юлы

Безнең авылның юлына
Аркылыга тау яткан.
Элек шушы тау битендә
Атлар йөкне чак тарткан.

Быел килделәр агайлар,
Камазлар, бульдозерлар.
Юлчылар тау җимерергә
Җиң сызганып әзерләр.

Һәм кызды эш. Экскаватор
Актара тауның ташын.
Дәү камазлар чак өлгерә
Шулкадәр ташны ташып.

Аннары җир тигезләнде,
Аннары вак таш килде,
Анысы да тигезләнгәч
Кайнар асфальт түшәлде.

Велосипедта чабабыз
Хәзер без тигез юлдан.
Ышанмасагыз, күрегез,
Мин җилдерәм иң алдан!

Ут бәласе

Походка чыктык еракка,
Урман, таулар гизәргә.
Һич бирешмәскә уйлыйбыз
Яңгырларга, җилләргә.
Бара торгач, урын сайлап,
Утырдык, хәл алабыз.
Ә Кәрим кычкыра: “Дуслар,
Ягез учак ягабыз!”
Бигрәк шук малай шул үзе,
Аның гадәте шундый:
Кайда мөмкин, шунда Кәрим
Түзми ут ягып куймый.
Менә тагын учак ягып
Безнең Кәрим мәш килә,
Чытыр-чытыр очкын очса,
Рәхәтләнеп ул көлә.
Ашап туйдык, инде хәзер
Ятып йоклыйсы калды.
Тик кайдандыр көек исе
Килеп котларны алды.
Нидер яна, торыгыз,
Әйберләрне барлагыз.
Кайсыгызга күмер төшкән,
Исәнме соң барчагыз?
Гөж киләләр балалар,
Шаулашалар малайлар,
Көек исе көчәя бит,
Кемдер яна, нилдер бар!
Карасалар, Кәримнең
Чалбарына ут капкан,
Арт ягына очкын төшеп
Төтәсләп янып яткан.
Кәрим нишләсен соң хәзер,
Бер елый да бер көлә.
Ут белән уйнаган кеше
Шул уттан үзе көя!

Абыйны өйрәт

Тупыл агачына менеп
Оя астым кошларга.
Уңай булсын дип аларга
Безнең якта кышларга.

Бераздан чыпчыклар килеп
Үз итте такта өйне.
Чыр-чу килеп куаналар –
Тормышлары бик көйле.

Тик, күрми дә калдым, мәче
Үрмәләгән агачка.

Әллә явыз ният белән,
Әллә корсагы ачка.

Их, песи, шәп үрмәлисең,
Искитә сиңа карап,
Синең кебек булдыралмый
Абыем минем Марат.

Сабантуйда колгага ул
Менеп җитәлми калды.
Күзен кыздырган бүләкне
Башкалар менеп алды.

Хурлыкка түзми абыем
Елап җибәрде хәтта.
Ә син кош тотмакчы булып
Үрмәлисең ләбаса!

Зыян эшләп йөрегәнче
Өйрәт минем абыйны,
Үрмәләсен ул колгага
Уздырып бар малайны.

Синнән дә бер файда булыр
Абый бүләк алалса.
Ә чыпчыкларга тимә син,
Тозак куям алайса!

Суын эчсәң

Эти, нигә бу чишмәкәй
Чыга җир куеныннан,
Кечкенә килеш китә ул
Озын-ерак юлына?
Улым, ул тормыш бирүче,
Сугаручы бар җанны.
Шуңа да һәрбер тереклек
Якын күрә бит аны.
Кара, без шуның суларын
Эчеп хәл алдык бүген.
Маллар, агачлар, үләннәр
Эчәләр аның суын.
Авыллар эчә шул суны,
Хәтта зур-зур калалар,
Сусыз торалмый урманнар
Һәм дә иркен далалар.
Бер карасаң, гади чишмә,
Искитәрлек җире юк.
Тик, чишмәсез җирнең җаны,
Матурлыгы, җыры юк.
Шулай итеп, зур тормышның
Йөрәге бит бу чишмә.
Суын эчсәң, рәхмәтеңне
Эйтмичә, балам, китмә.

***

Яңа календарь эләбез,
Яңа елга керәбез.
Ел ул январьдан башлана –
Барыбыз да беләбез.

Январь бигрәк салкын шул,
Өши аяк, өши кул.
Тик, без көн буе урамда,
Чөнки бездә каникул.

Гөлчәчәк

Минем сеңелем Гөлчәчәк,
Үзе гүя гөл-чәчәк,
Ашый ул көн дә чәкчәк.
Чәкчәк ашап чак-чак үсте,
Тагын кайчак үсәчәк?

Чәкчәк ашап үскән чаклар
Бик тиз үтеп китәчәк.
Матурлыкта чәчәктәй,
Тәмле телле чәкчәктәй
Булып сеңлем үсәчәк.

Кәрим куа күбәләк
Әти өя чүмәлә,
Кәрим куа күбәләк.

Күбә-күбә-күбәләр,
Өелде чүмәләләр.

Куа-куа күбәләк
Кәрим йөри чүгәләп.

Кәрим, кума күбәләк,
Безгә печән күбәләш.

 

Сайлаудан соң

  • Хай жаныем, Гаделжаным, йөрәк маем, кайтып життеңме, ниһаять. Йә, сөйләп жибәр, ниләр күрдең, ниләр ишеттең, сайлау ничек үтте, наблюдатель булып утыруы рәхәтме, нинди тәртипсезлекләр, нинди кызыклар күрдең.
  • Тәтелдәмәле шулкадәр, Тетәбикә. Өсне салыш, йомшакка утырт, көн буе катыда утырдым, алдыма кайнар аш салып куй, шуннан сорашырсың.
  • Барысы да булыр, барысы да әзер.

Бер минут тынлык. Гаделжан берничә тапкыр капкалаап алуга, Тетәбикәнең түземсезлектән урынында сикергәләгәнен күреп, сүз башлый.

  • Авыл кешеләре бигрәк кызык инде ул. Бер апакай сайлау кабинетына кергәч, бу кешеләрнең мин берсен дә белмим бит, ничек сайлыйм, дип кычкыра. Дөрес әйтә бит малай, белмәгән кешене сайлау чистый формальность инде ул.
  • Йә, йә, шуннан.
  • Икенче бер абзый фамилиямны язып куйсам ярыймы, ди.
  • Яравын ярый да, килешми бит. Адәмчә итеп тамга гына куй инде, дибез.
  • Юк,- ди бу, мин менә шул кешене яратам. Ул минем сайлаганымны белеп торсын. Мин исем шәрифләремне язам. – Нәрсә диясең инде, кандидат яки депутат турында укымый, эшләми диеп булмый. Алай дигәнче телеңне кисеп ыргыт.
  • Чыннан да, Тетәбикә жаныем, авыл кешеләре гел авылча икән. Бермәлне ишектән матур гына туташ сайлау комиссиясе рәисенә кычкыра. Бәрәңге пеште, кайтып аша, нишләп утырасың. – ди.
  • Шулаймы. И Алла, нигә аны бәрәңге ашарга дип әйтә икән, ит ашарга кайт, дип әйтсә, ятлар алдында оят булмас иде.
  • Шулай шул, авыл кешесе сүз сайлап тормый.
  • Йә, тагын ниләр күзәттең, күзәтче. Тәртип бозучылар, исерекләр күп булдымы.
  • Кызганычка каршы, бөтенләй булмады.
  • Бәй, анысы нинди сүз тагын, әллә акылың артыңа китә башладымы. Тетелмәле, Тетәбикә,нервымны кузгатып. Болай да шул авыл кешеләре өчен жаным әрни. Беләсеңме, сыңар исерек тә күрмәдем, чөнки аракы алырга халыкның акчасы юк. Менә шунысы кызганыч.
  • Да-а, ул ягын уйламаганмын, – дип көрсенде Тетәбикә. – Монысы начар.Ә болай халык ничек соң, сайлауга элеккечә актив йөриме, өелешеп киләләрме.
  • Бик алай түгел шул, Тетәбикә, авырсынып, сирәкләп килә.
  • Яхшы түгел анысы, яхшы түгел. Тик, менә син үзең, күзәтче булып утырып, нинди нәтижә ясадың. Әллә күзле бүкән булып кына утырдыңмы.
  • Тел озайтмаәле, Тетәбикә, эш монда политически. Сайлау уңышлы үтсен өчен сайлауны бәрәңге алып беткәч үткәрергә кирәк, аннары, һәр сайлаучыга ярты стакан аракы бирергә, шунда ук пенсия-пособие таратырга. Вәт ул чагында сайлаулар йөз илле процент белән үтәләчәк.
  • Вәт бит, минем картым да акыллы фикер сөйли белә. Тагын бер алтмыш ел яшәсәң Жириновскийны уздырасың син.
  • Рәхмәт, карчык, синнән дә яхшы сүз ишетер көнем бар икән. Алайса, тагын бер кызык сөйлим инде. Сайлауга килгән әбиләрнең барысы да диярлек секретарьдан күзлек сорап алды. Үземнекен өйдә калдырганмын, – диләр.
  • Хәтерләре юкмыни.
  • Причем монда хәтер.. Күзлекләре юк аларның. Аракы алырга акчасы булмаган ирхатынының күзлек алырга акчасы бар дисеңмени син.
  • Әһә, аңладым. Димәк, үткән сайлауга нинди йомгак ясыйбыз һәм яңа депутатлар алдына нинди таләпләп куябыз.
  • Иң мөһим наказ шул булыр. Беренчедән, кандидатлар авыл халкының күзенә күренеп йөресен. Икенчедән, Русиядә һәр сайлаучыга берәр күзлек туры килсен. Шул чагында халык кемне сайлаганын күрер һәм азак терсәген тешнәмәс.
  • Хак сүз, Амин.
  • Загит Мурсиев
  • КӘЛҮШЛЕ МАЛАЙ
  • (юморескалар)
  • Кәлүшле малай
  • Заһит Уфада бер редакциядә утыра икән. Шул вакыт икенче редакция хезмәткәре килеп керә дә, Заһитны күреп, син бит хикәяләр конкурсында катнашкан идең, шуңа премия бар, ди.
  • – Булыр, булыр, мин кәлүшле малай бит әле, – ди Заһит тыныч кына.
  • Бактисәң, ул моңа кадәр анекдотлар конкурсында катнашып бүләккә кәлүш алган булган икән.
  • Теләсә кем
  • Район гәзитенең элекке мөхәррире үлгән икән. Юарга кеше табалмыйлар. Яшь мөхәррир Заһит янына килеп, юышырга бар әле, дип кысташа башлый. Тик, Заһит мәет юу түгел, зиратка керергә дә курка икән. Ләкин моны кешегә ничек аңлатасың.
  • – Бармыйм, ул бит редактор, теләсә кемне юып йөрмәм инде, – дип әйткәнен сизми дә кала егет.
  • Яшь мөхәррир күзләрен алартып бер карый да дәшәлми китеп бара.
  • Юлны хәтерлидер
  • Бермәлне редакция хезмәткәрләрен куып чыгара башлыйлар, районга президент килгән, мәйдан тулы халык булырга тиеш, ә Заһитның эшеннән аерыласы килми.
  • – Машинада килгәнме? – ди ул.
  • – Әйе, – ди редактор.
  • – Алайса юлны хәтерлидер әле, ничек килсә, шулай кайтып китәр.
  • Шулай да була
  • Бер көнне мөхәррир Заһитка бәйләнә.
  • – Редакциядән чыкканда карап чык, кичә кич мине бикләп калдыргансың, – ди. Үзенең ничек интеккәнен сөйли.
  • Заһит хикәя яза икән, уйга баткан. Язып бетерә дә, редакция ишеген тыштан бикләп, кайтып китә.
  • Редактор тагы да эчтә торып калган, тик ул башкача Заһит белән сөйләшми.
  • Сорашу
  • Заһитка бер авыл советы эше турында язарга кушалар. Ул моңа кадәр ташчы булып эшләгән икән, цементка каткан фуфайкасын, төзелештә алган кәкере-бөкре, икесе ике төрле пимасын кия, шулай хакимияткә килеп керә. Көтеп тор, диләр аңа. Хәбәрче бер сәгать көтә, ике… Ахырда түзми, мин редакциядән фәлән-фәләнов булам, дип, таныклыгын чыгарып күрсәтә.
  • – Нигә аны башта ук әйтмәдегез, сезне нәрсә кызыксындыра? – диләр ханымнар өлтерәп.
  • – Инде бернәрсә дә кирәкми. Рәхмәт! – ди дә, Заһит чыгып та китә.
  • Сүзе беткән
  • Бер елны редакция түбәсен ябалар. Чарлакта бераз күгәрчен тизәге бар икән, бакчачылык белән шөгыльләнгән Заһит шуны завхоздан сорый башлый, ә тегесе бирми. Заһит инде әвәсләнеп китеп инәлергә тотына, телгә оста журналист белгән бар сүз байлыгын файдалана, тиргә бата, завхозның итеген генә үпми, ләкин тегесе барыбер бирми. Азак Заһит дусларына болай ди икән:
  • – Уф, бөтен инәлгеч, ялынгыч сүзләремне әрәм итеп бетердем, гомерем бетеп Газраилга килсә, кипке кигәнне көт, зинһар, дип тә әйтә алмам инде!
  • Акча чыганагы
  • Матбугатның көрчектәге еллары. Гәзитнең бер санында котлаулар күп – беръюлы берничә җитәкченең туган көне. Заһит полоса укый.
  • – Бу юбилейлар безнең өчен байлык икән. Тизрәк үлсеннәр дә иде инде, тагын да күбрәк акча булыр иде, – ди.
  • Алдашалар
  • Заһитның китабы басылган икән, шуны күп итеп районга алып кайтмакчы. Уфага баручы машина эзләп, бер ай урамда каңгырып йөри бу.
  • – Син кичә эштә булмагансың икән, миңа әйттеләр инде, – дип бәйләнә моңа шеф.
  • – Алдашалар! Мин кичә түгел, бер ай эштә булмадым, – дип җавап бирә Заһит.
  • Тискәрелек файдасы
  • Заһитның яшь чагы. Иптәш егете белән район үзәгенә барырга автобус көтәләр. Өч сәгать көткәннән соң, болар арый. Шулчак автобус күренә, ләкин ул кирегә, шәһәргә китеп бара. Заһит йөгереп барып машинага кереп китә.
  • – Син нәрсә, саташтыңмы әллә, тискәре якка бара бит ул! – дип кычкыра иптәше.
  • – Логика буенча уйлаганда, тискәре якка китсәң, тизрәк барып җитәргә мөмкин, – ди аңа Заһит.
  • Ул калага бару белән шундук кирегә, район үзәгенә тиклем билет ала. Автобус, эче тулы халык булгач, боларның авылында тукталмый гына үтеп китә. Урам уртасында елардай булып карап калган иптәшенә Заһит тәрәзәдән кычкыра икән:
  • – Күрдеңме инде тискәрелекнең файдасын!
  • Кысыр шатлык
  • Мөхәррир чирләп дәваханәгә эләккән. Коллектив шатлана, чәбекәй итә. Бары тик бер Заһит кына канәгать түгел.
  • – Үлмәгән бит әле, нәрсәгә вакытыннан алда шатланасыз?! – дип ачулана ул.
  • Аптыраган
  • Заһит хатыны белән нык кына ачуланышкан икән. Хатын-кыз иблис токымы шул, гел моның фикеренә аркылы килеп тик тора, ди. Һич түзәрлек түгел. Бу азак уйга калган. Озак дәшмәгәч, хатыны сорый икән:
  • – Нәрсә тавышың чыкмый, әйтер сүзең беттеме?
  • – Уйга калдым әле, – ди икән Заһит сабыр гына, – менә син тискәре тугансың инде, монысы аңлашыла, ә ничек итеп тискәре үләрсең икән, шуны һич күз алдына китерәлмим.
  • Яңарак кына
  • 2011 елны Караиделгә Уфадан күз табиблары килә. Эштән качып китеп, Заһит та бара.
  • – Әллә синең күптән врачка күренгәнең юк идеме? – ди врач, аны карагач.
  • – Бар, – ди Заһит ваемсыз гына.
  • – Кайчан?
  • – 1966 елның май аенда, кырык биш ел элек кенә.
  • Башны диванага салсаң
  • Заһит мотоциклда бакчадан кайтып килә. Аны гаишник туктата. Иң яхшы оборона – һөҗүм, дигән сүзне исенә төшереп, Заһит шундук урам яңгыратып сөйләнә башлый.
  • – Их, туганкаем, махмыр мыни? Үзем дә шул зәхмәттән интегәм әле, тик бер кәпикә дә хәреч юк шул. Сиңа нәрсә генә бирим соң? – ди.
  • – Алайса, биш литр булса да бензин бир.
  • – Эх, туганкаем, нигә аны башта ук әйтмәдең?! Бензин эчеп баш төзәтеп булуын белсәм, әллә кайчан үзем эчеп бетергән булыр идем!
  • Милиционер моңа карап тора да, бу юләр бензин эчсә бәласе миңа була бит, дип моны куа башлый. Штраф түләүдән котылган Заһит, эчтән көлеп, тыштан китәсе килмәгән кыяфәттә генә, мотоциклына менеп кунаклый.
  • Койрыклы акча
  • Галия исемле ханым бухгалтериядән бик еш акча алып чыга. Моны күрүчеләр кызыксына инде:
  • – Нинди акча алдың тагын? – диләр.
  • Галия, тотылган бур сыман читкә карап, ыңгыраша-тотлыга гына җавап бирә.
  • – Нигә, теге вакытта койрыгы торып калган иде инде…
  • Мондый күренеш күп кабатлангач, Заһит та түзми, үз фикерен әйтеп сала:
  • – Нишләп мин акчаның койрыгын да күрмим, дисәм, барысы да Галиягә ияләшкән икән, – ди ул, көнләшкән кыяфәттә.
  • Балалаган
  • Шул ук Галлия гомер буе урамда йөри иде. Ләкин берүзе түгел, кулында мәңге ике сумкасы булды. Ул алардан беркайчан да аерылмады, гүя ябышып туган.
  • Бермәлне Заһит редакциягә килеп керә дә яңа хәбәр ярып сала:
  • – Галия балалаган!
  • – Ничек, кайчан, булмас! – дип хезмәткәрләр гаҗәпкә кала.
  • – Булмаса, чыгып карагыз, әле генә урамда күрдем, бүген сумкасы өчәү иде, – ди Заһит.
  • Оят хәл
  • Заһит Матбугат йортында.
  • – Хәлең ничек, эшләр барамы? – диләр аңа.
  • – Хәлләр бик хөрт әле, түзәр әмәл дә юк, – дип зарлана бу.
  • – Нәрсә булды соң улкадәр?
  • – Минем яшьтәшләр барысы да үлеп бетте, берүзем калдым. Хәзер шуңа урамга чыгарга да оялам, – ди икән уңайсызланып кына Заһит.
  • Бетереп әйтмәгән
  • Безнең танышка алтмыш тулган. Чәй эчәләр.
  • – Пенсиягә чыккач, күп кеше яңадан яши башлый, ә син нәрсә эшләргә уйлыйсың? – дип сораган булалар коллегалары.
  • – Эшләп кем баеган, рәхәтләнеп, эшләми генә яшәргә уйлыйм, – ди Заһит.
  • Икенче көнне эшкә килгәч, кичәге сүзен аның исенә төшерәләр.
  • – Кичә эшләп кем баеган, дип әйткән идем, сүземне әйтеп бетермәгәнмен, эшләмичә кем акча күргән, дип әйтергә килдем, ди дә, урынына утырып эшли башлый.
  • Ышаныч күрсәтү
  • Заһит Уфадагы бер язучы белән телефон аша сөйләнеп тора икән.
  • – Язучылар съездына киләсеңме? – дип сорый анардан әдәбият әһеле.
  • – Барып тормам, ахры. Миннән башка үзегез генә үткәрегез инде, мин сезгә ышанам, – ди Заһит, гади генә итеп.
  • Милләтсез калган
  • Заһитның кулъязмасы язучылар союзында алты ел ята, әдәби консультант Рәшит Сабитов шулай бик “уңган” иде. Ниһаять, комиссия көне билгеләнә, Сабитов: “Синең әсәрләрең мотлак үтәчәк, шундый шәп хикәяләрең бар бит,”- дип Заһитны алдан ышандырып куя.
  • Менә тикшерү башлана, барысы да мактый, китап бар, китап булган, дип нәтиҗәләр ясала. Һәм… Рәшит агай Заһитка папкасын кире биреп кайтара, янәсе, бер повестта әллә ничә кеше үлә, алай ярамый.
  • Заһитның алдашуны җене сөйми.“Бу татарлар гел тискәре инде, кайтам да паспортымны алыштырам, башкорт дип яздырам, башкорт секциясенә бирәм,”- дип кыза ул. Кайткач, паспортын ачып караса, анда милләт дигән графаның эзе дә юк икән.
  • – Милләтемне алыштырам дигән идем, милләтем юк икән бит! – дип аптырауда калган Заһит. Шуннан бирле үзенең кайсы милләттән булуын белми йөри, ди.
  • Автобус гер күтәрми
  • Заһитның яшь чагы. Район үзәгеннән унике чакрымдагы авылда мәктәп төзеп маташалар, егет шунда 32 килолы гер күтәреп барган. Янәсе, эштән соң шөгыльләнә.
  • – Нигә күтәреп килдең, җомга көн безне алырга автобус килә бит? – диләр иптәшләре.
  • – Шул герне автобуска салып йөримме? Бәлки, сез аны күтәрергә дә автобуска кушарсыз?! – ди Заһит гаҗәпләнеп.
  • Кичә кызыл, бүген ак
  • Бер көнне төзелешкә начальник килә. Заһитның кып-кызыл булуын күреп сорап куя:
  • – Нәрсә булды, нигә мондыйсың?
  • – Чирлим. Грипп ахры, – ди Заһит, күзен дә йоммыйча.
  • Начальник аңа кичекмәстән дәваханәгә барырга куша, гриппның бик куркыныч чир булуын аңлата башлый. Ярар, ярар, дип баш кага егет.
  • Икенче көнне төзүчеләр янә аракы эчә.
  • – Син кичә дә кып-кызыл идең, синең аркада безгә эләгә язды, – ди егетләрнең берсе.
  • – Кичә мин кызыл аракы эчтем, шуңа кызыл идем, бүген ак аракы, күрмисеңмени?! – ди Заһит.
  • Дөресе шул
  • Үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, соңыннан Заһит та кесә телефоны алган булган. Ләкин, үзенә шылтыратсалар җавап бирми икән. Карчыгы моңа гаҗәпләнеп, нигә сөйләшмисең соң, дип әйтә, ди.
  • – Беләм инде. Бар кеше дә “бир” дип шылтырата, берсе дә “мә” дип әйткәне юк әле, – ди икән Заһит.
  • Тел бәласе
  • Заһит дүртенче класста укый икән. Укытучы апа “Герой социалистического труда” сүзен татарчага әйләндереп маташа, тик берничек тә килеп чыкмый. Моның интегүен күреп Заһитның түземлеге бетә: “Социалистик хезмәт герое,”- дип кычкырып җибәрә. Шуңа укытучының гарьлеге килә.
  • – Утыр? Акырма. Тәртибеңнән икеле, китер көндәлегеңне, – ди ул.
  • Малай, көндәлеген тискәре тотып, апасына суза.
  • – Нишләп миңа башлы-күтле сузасың, күрмисеңме әллә?! – ди укытучы, тагын да ныграк ачуланып.
  • – Өйдә әнигә дөрес күрсәтсәм, сезнең икелегез аңа бишле булып күренер иде. Бишлелек җавап бирдем бит инде, – ди Заһит.
  • Булмаса булмый икән
  • Заһит, ниһаять, Интернет куйдырган. Картаеп беткәч! Шунда тегеләй-болай кнопкаларга төрткәләп утыра икән. Көтмәгәндә “Раздевай учительницу!” дигән әкәмәт килеп чыга. Ләкин моның өчен сорауларга җавап бирергә кирәк икән. Заһит ашыга-ашыга кнопкаларга баса. Инде соңгы сорауга җавап бирдем дигәндә генә телефон номерын язарга кушалар. Абзый өй телефоны номерын язып карый, тик барып чыкмый, кесә телефоны кирәк. Э Заһитта ул юк. Шәрә хатын да карарга ярамагач, бу нинди демократия инде дип моның бик каты ачуы килә һәм ул хатынын акырта:
  • – Йөгер магазинга, тиз генә телефон алып кайт. Хәзер үк кирәк!
  • Премия алган ди
  • Заһит, пенсиягә чыккач, эш юктан эче пошып компьютер карап ята икән. Шунда Гаян Локманов исемендәге әдәби премия лауреатлары исемлеге килеп чыккан, ә анда Заһит үз исемен күрә. Ул күп уйлап тормый, хатынына кычкыра. Әй, син, кара әле, идән юганда диван астыннан акча тапмадыңмы?
  • – Юк, – ди хатыны. – Акча югаттың мыни, күпме иде?
  • – Күп инде күп, әнә бит, әдәби премия алды дип язганнар, димәк, акчасы да булырга тиеш, эзлә яхшырак диван астыннан!
  • Загит Мурсиев
    юморески на татарском языке.
  • Загит Мурсиев
  • ТАШМӘЧЕТ
  • (повесть)
  • Кыйсса укы, гыйбрәт булсын өчен,
    Тарих кузы сүнми янсын өчен.
  • Кереш сүз
  • Бәйрәм. Юк, бу календарьда калын итеп тамгаланган, әмма халык өчен бер тиенлек хаҗәте булмаган рәсми дата түгел, бу чын бәйрәм иде. Ягъни көтеп алынган, күңелләрдә рәхәтлек, якты, матур хисләр уятучы, дулкынландыручы бәйрәм иде. Авылда мәчет ачыла! Яше-карты шунда агыла.
  • Бу авыл гомер бакый мәчетсез яшәмәгән. Революциягә кадәр дә булган ул, хәтта борын заманда ук булган. Авыл читендә хәрәбәләр бар. Кайчандыр кадими заманнарда ук Нурмөхәммәт исемле кеше мәчет төзеп булашкан. Ләкин бу хакта сүз алда булыр. Хәзер без кечкенә бер гыйбрәтле хәл турында әйтеп үтик. Мәктәптә рәсем сәнгате укытучысы Хафизов балаларга авыл тарихына багышлы сүрәт төшерергә куша. Булат дигән бер малай Нурмөхәммәтнең таш күтәреп мәчет төзүен сүрәтли. Менә хәзер төзелешнең багучысы, Уфадан килгән Шәрифулла хәзрәт халык алдында чыгыш ясый башлагач, Хафизовның исе китте. Хәзрәт ике тамчы су кебек сүрәттәге Нурмөхәммәт әүлиягә охшаган иде.
  • Мәчет – таштан. Андый хәтта район үзәгендә дә юк. Борынгы мәчет таштан булган икән, бүген ник юньсезләнеп торырга, булгач шәбе булсын, горур басып торсын. Авылның исеме Ташмәчет бит, шулай булгач, гади генә агач мәчет корып булмый инде. Биредә борынгы мәчет хәрәбәләреннән башка да тарихи ядкарьләр бар. Мәсәлән, якында гына ниндидер ташлар түгәрәкләнеп тезелгән. Алар нәкъ Арафат тавындагы шикелле ялтырашып торалар. Аннан соң, карт тирәк астында иске генә бер кабер дә бар. Аны Байчура зираты диләр. Ул үҗ-үҙ гасырларда хәзерге Уфа шәһәре тирәсендә хакимлек иткән, бу якларда ислам дине таратуда зур хезмәт куйган шәхес. Әгәр дөрес булса, дип әйтик.
  • Менә шундый борынгы, бай тарихлы бу авыл. Яхшы мәчеткә бик лаек. Бик күп шанлы шәһесләр биргән һәм дә күп тарихчыларны кызыксындырган авыл бу. Үткәннәрне инде хәтерсезлек томаны каплаган. Ләкин, билгеле булган вакыйгалардан бер чеметемен генә укучыма бәян итсәк, язык булмастыр. Шулай итеп, бисмилла әйтик тә, кыйсса укый башлыйк.
  • Бүгенгә эшләр тәмам. Якуб, атын җайга куеп, янә уйларына чумды. Сукмак борынгы кабер ташлары яныннан уза. Шушы тәүарих авазлары булган ташлар кечкенәдән таныш аңа. Андагы тамга-язуны аңларга тырышып күпме ымсынганы бар, ләкин морадына ирешә алмады. Бик борынгы язу шул, нинди телдә икәнен дә аерып булмый.
  • Ат салмак кына атлап су буена төште. Якуб аны тышаулап җибәрде дә ял итәргә утырды. Агымсу ничектер күңелне тынычландыра, тәнгә сихәт, йөрәккә ял биргәндәй тоела. Шуңа да башында гаме булган кеше суга карап утырырга ярата. Кояш тау артына кереп батты, тәбигатьтә тынлык мәле, җил дә исми, яфрак селкенми. Бары тик су гына тере. Ул ага да ага. Ташларда сикереп нидер сөйли. Якуб утыра торгач оеп китте, башында кайнаган уйлары төшенә барып ялгандымы әллә? Борынгы ташларда кемнең исеме язылган, томанлы заманнарда ата-бабаларыбыз кемнәр булган, дип уйлана торгач әллә акылы ялгышып куйдымы. Ташлар аша агылган су шадрасы ниндидер бер тәртипкә кергән кебек булды һәм алар хәрефләргә әверелде. Хәтта укып була ләса. ”Ырыскол, Нурмөхәмәт” дип укыды Якуб аларны. Укыдымы, әллә төшенә кердеме, кем белсен, ләкин ир узаманы сискәнеп китте. Суда нинди язу булсын, ул инде, кояш яктысы төшмәгәч, караеп ук тора. Саташуыдыр, мөгаен. Якуб куркудан котылу догасын укып, битен сыпырды да, аягүрә күтәрелде – кайтасы бар. Иртәгә бәйрәм түгел, эш муеннан. Мондый саташуны онытуың, игътибарга алмавың хәерле. Ләкин, ни гаҗәп, бу исемнәр аның хәтерендә торып калды.
  • Старшина Якуб Чынморзинны уйланырга мәҗбүр иткән сәбәп күп иде. Күптән түгел генә бола тәмамланды. Дөресрәге, бастырылды. Якуб үзе патша хезмәтендә булганлыктан да, акылы белән дә бола күтәрү ягында түгел. Тибенеп кенә тәртә сындырып була мыни. Рәсәй бик зур дәүләт бит, гаскәре бихисап, күпме кирәк, шулкадәр китерә, бер башкортка каршы ун, егерме солдат куя ала. Швед, төрек, ярман аны җиңәлмәде, Казан каршы тора алмады… Кая инде ул. Аннан соң, халык хакимгә буйсынырга тиеш. Мин теләмим дигәннән генә Аллаһ кануны үзгәрмәс. Аның шунысы начар, бола вакытында күпме егетләр харап була, ә бичәләр, бала-чага коллыкка озатыла. Шулай итеп халык кими, ил-ыру хөртәя. Патшаларга каршы торыйм дисәң инде көчле үә ишле халык кирәк.
  • Менә бит, соңгы боладан соң халык тагы да таралып, кырылып калды. Димәк, нидер эшләргә кирәк, әмәлен табу мотлак. Кемнедер коткарырга мөмкин икән, димәк, коткарырга тырышу безнең бурыч. Иртәгә эш муеннан дигәндә Якуб шуны күз уңында тоткн иде: аның ерак юлга җыенасы бар. Икенче көнне таң сарысы белән ул ат өстендә иде. Барды, күрде, акыллы кешеләрне тыңлады. Башкортлар җыеныннан ул азмы-күпме канәгатьлек белән кайтты. Дүрт даругадан да старшиналар, сотниклар килгән иде. Шунда вице-губернатор П.Д.Аксаков исеменә үтенеч хаты язылды. Бу юлламага Якубның күңеленә хуш килгән ике пункт та кертелде: беренчесендә үтерелгән һәм сөргенгә җибәрелгән болачыларның хатыннарын, кызларын кияүгә алырга рөхсәт һәм моның өчен штраф аты түләттермәүләрен сорадылар, икенче пунктта өйләнгәндә, ягъни туй үткәргән өчен, казна файдасына егерме биш тиен таләп итмәүләрен үтенделәр. Хак эш, хатын кеше бала табарга, кыз кеше кияүгә чыгарга тиеш. Бары шунда гына йорт саен итәк тулы бала үсеп, халык саны арта барачак.
  • Хәлим инде атасына берничә мәртәбә әйткәне бар+ кыз алып башка чыгарга рөхсәт бир, яшем бар, буем бар, килешми болай йөрү диде. Анысы исә һаман да эшләр тыгыз бит, бер иркенәйгән арада хәл итәрбез, дип суза килә. Бүген җае туры килеп тора, шикелле, атасының җыеннан кәефе дә яхшырып кайтты кебек, ике чынаяк әче балны түңкәреп куйгач, аның хәтта йөзенә яшьләрчә кызыллык йөгерде. Менә шундый чакта нәрсә сөйләсәң дә була инде, кыенрак сүз килеп чыкса, азак: ”Кызма баштан әйтелгән сүзне алай ук зурга алма инде”,- дип әйтергә мөмкин. Юк ла, фатыйха сорауның ние яман, үз әтием бит әле. Һәм Хәлим домрасын алып, җыру башлаган булып, әйтәсе сүзен такмаклады:
  • Атай, атай, зур булдым,
  • Сүзең тыңлар ул булдым.
  • Хәзер инде үз башыма
  • Баш булырлык ир булдым.
  • Сорамаем күп: ат бир,
  • Йорт корырга бер җир бир,
  • Кочкан саен куанырлык
  • Назлы, иркә бер яр бир.
  • Күрче, атай, кош баласы
  • Ташлап китә оясын.
  • Көч-гайрәтем нык булсын, дип
  • Күктә кирә канатын.
  • Мин дә булмамдыр байгош,
  • Булыр идем лачын-кош,
  • Үзем бер авыл булдырып
  • Шунда көтәрмен тормыш.
  • Эй, атай, син шиккә калма,
  • Ниятемә богау салма,
  • Ярәш кәләш, бир аргамак,
  • Һәм тагын бир фатыйха.
  • Булсам да мин ифрат тырыш,
  • Фатыйхасыз булмас ырыс.
  • Якуб, улының көйгә салып сүзләгәнен тын гына тыңлаганнан соң, ”шап” итеп аның иңбашына сугып алды.
  • – Үәт маладис егет, ә, сорый белә бит! Булмас җирдән риза булырсың, күңелне ничек эретә, ә!
  • Шуннан ул, горурланып, тавышын күтәрә төште:
  • – Инәсе, ишетәсеңме, улың өйләнәм, ди. Башка чыгам, ди.
  • – Шулай дияр инде. Яше җиткән бит. Тик, нишләп башка чыгарга тели, ата йортында кыенмы? Югыйсә әнисенең килен тәрбиясе күрәсе килми дип уйлыймы?
  • – Борчылма, Гөлҗамал, киленен дә күрерсең, икенче улың да җитеп килә бит. Төп йортта төпчек улың кала, аны гына беләсеңдер шәт. Димәк, баш балага барыбер башка чыгасы.
  • – Үзегез беләсездер, атасы, сез ирләр бит.
  • Якуб, сакалын кашып торганнан соң, угылына эндәште:
  • – Ярый, Хәлим, миннән фатыйха. Үзең белән тагы да бер-ике егетне алып, яңа урында бергәләп авыл корсагыз яхшырак булыр. Ә кыз ярәшүне кечтеки генә кичектереп торыйк, анысы өй салгач булыр. Өйле булмый кем өйләнә, – дип ата кеше көлеп җибәрде. – Өйле булсаң көең көйле булыр.
  • Старостаның риза булып улына башка җирдә авыл-йорт корырга ризалык бирүе юктан түгел иде. Тозсызны күзсез дә күрә дигәндәй, соңгы вакытта башкорт җирендә капма-каршы ике агылышу барганын исләмәү мөмкинме соң? Бер яктан башкортлар баш күтәреп тора, ә карательләр килеп халыкны кырып, авылларны яндырып тора. Ягъни халык азая. Икенче яктан, сорап та, сорамыйча да башкорт җиренә килеп утыручылар елдан-ел арта бара. Болай барса, килмешәкләр хуҗа булып, ил-йортка идарә итүне үз кулларына алмаслармы? Башкорт үз җирендә азчылыкта калып, мескен бер хәлгә төшмәсме! Моны гади старшина аңлаганны ил агалары – тарханнар, биләр ник аңламый икән? әллә аңлап та ни-нәрсә кылырга кулларыннан килмиме?
  • Хәлимнең дус егете Кылычбай юл уңаена әкият-мәзәк сөйләп килә торгач, вакыт сизелми дә үтте. Дөресен әйткәндә, сыбайлылар ерак та китеп өлгермәде, биш-алты чакрым үтүгә бик ямьле җиргә килеп чыктылар. Авыл куяр өчен галәмәт кулай төш ләса бу. Урыны белән тирән чоңгыллар ясап, урыны белән ташлар аша ургылып болак ага. Аның сөзәк бу ягында иркен һәм тип-тигез алан: йорттар куярга да, печән чабарга да җитәрлек. Арыдарак катнаш урман башлана, андагы муллык кечкенә авыл халкына бик күп уңайлык-байлык бирергә мөмкин.
  • Якуб атыннан төшеп җирдә тубыкланды. Аның артына башкалар тезелде. Озаклап дога укыдылар, яңы урынның бәрәкәтле, котлы булын, төяк итүчеләрнең монда исәнлектә-саулыкта яшәп, ишәеп-үрчеп китүләрен теләделәр. Йоласы шул, казан асып, ит пешереп, бераз бәйрәм итми булмый. Шул арада малай-шалай сугымга тәгаенләнгән сарыкларны да куып китереп җиткерде. Ул бахыркайлар күпмедер вакыт мул үләндә йөрегәч, бер урын табып, пух-пуф килеп ял итәргә яттылар.
  • – Күрдегезме, егетләр, димәк, авыл менә шунда булачак. Мал җаны сизгер ул, иң котлы, иң тыныч урын шушы – сарык барып яткан җир була, – диде шатланып Якуб. Яшьләр аның сүзен куәтләп риза булып баш кагыштылар.
  • Яшь бәрән ите тиз пеште, хәстәрле егетләрнең кумталарыннан саба-саба кымыз килеп чыкты, как ит, табикмәк табылды, шулар дастарханга тезелгәч харап матур табын булды. Өлкәннәр тыймаса яшьләр яшнәргә тора шул, кымыз чемерүләре җиттеме, әллә сәбәбе чыгыпмы, Хәлим белән Кылычбай бәхәсләшергә тотындылар да киттеләр. Янәсе, кем туры ата? Ләкин, менә мәзәк, сүзләрен эш белән исбатларга боларның ук-җәяләре юк икән.
  • – Һай пешмәгәннәр, булмастый кешене балтасыз урманга барган, диләр, сез шуннан да уздырдыгыз. Табын яны батыры булып кына чыктыгыз түгелме соң?! – дип көлде Якуб. Тегеләре бу сүзгә гарьләнеп үк китте.
  • – Алайса, ат чаптырабыз. Кем тизрәк килер. Син барыбер мине узалмыйсың! – диде чәмләнгән Кылычбай.
  • – Башың йомыры икән, кулыңнан эш килмәгәч, хәзер инде мал көче белән алдырмакчы буласыңмы? Син үзең бәйге тот, үзең! – диде аңа каршы Хәлим.
  • – Ярый, синекенчә булсын. Бәйге икән, бәйге. Чык уртага, бас каршыма, – дип кызды Кылычбай.
  • – Дөрес сөйли, хак әйтә бу егет, – диделәр шундагылар. Алар ничек булса да боларны алгысытып үзләре өчен бер тамаша кузгатмакчы иделәр.
  • – Ярар, мин кысман түгел, җиңсәм, көмеш аеллы камәреңә риза. Кулың икәү, берсе белән ыштан бавыңны тотып кайтырсың. Ә син өстен чыксаң мин сиңа сеңелкәшемне бирермен. Үзе синең сыманга риза булса да, әти карт бирсә, димәкчемен инде, – дип елмайды Кылычбай, гүя бик олы юмартлык күрсәткән кеше сыман.
  • Шунда булган ир-ат Кылычбайның кыланмышыннан көлеп, боларны һай да вай килеп шәпләндерергә кереште. Менә егетләр кара-каршы басты, билләреннән алышты, көрәш башланды. Байтак алышкач, Хәлим Кылычбайны екты, өстен чыкты. Аның чак кына хәрәмләшүен, аяк чалуын күрүчеләр булды, тик эндәшмәделәр. Димәк, шулай кирәк. Алдан килешү буенча, Кылычбай отылырга тиеш иде. Һәм бу уен Якуб абзый өчен уйналды. Хәзер ул Хәлим угылының кемгә күзе төшүен, кемгә яучы җибәрергә кирәклеген белергә тиеш. Аң булып торсын, уйлый торсын.
  • Мәгәр Якуб үзенчә канәгать иде: ‘‘Кара, бу малай эшне ничек астан йөретә белә, гаяр егет булган. Монардан менә дигән старшина чыгачак‘‘. – дип горурланып уйлап куйды ул Хәлим турында.
  • Якуб Чынморзинның борчулы уйлары буш урында барлыкка килми иде шул. Ул белә: Башкортстанда урыслар саны егерме меңгә җиткән, бу ифрат иркен башкорт җире өчен күп тә түгел кебек. Ләкин Якуб аңлый, башы кергәннең арты да керә. Көферләр әле үк бик әрсез кылана, заводлар төзү өчен җирне йә юк хакына сатып алган була, йә бөтенләй ирексезләшеп килеп утыралар. Бу хәтәр гамәл. Урыс атаң булсын, билеңдә балтаң булсын. Башкортстанга урыслар кереп тулса, соңыннан асаба халкына яшәве авыр булырга да мөмкин. Көферләргә караганда үз җирләреннән сөрелгән яки китәргә мәҗбүр булган татарны кертүең мең артык, ни дисәң дә, үз мөселманың, ничек тә килешеп була.
  • Якубта күрәзәлек куәте бар диярсең. Нәкъ шушы сәгатьләрдә бу якка карап сарт юлыннан тагы да бер олау килә иде. Кешеләр, атлар арыган. Дилбегә тотучылар талчыккан күзләре белән алга карый: карашларында тик бер уй чагыла – кайда кадәр барабыз соң, туктар җиребез кайда? Йә, хәзер инде без дә сүзебезне шуларга күчерик. Билгесез бәндәләрне бу төяккә нинди җилләр ташлаган, бу якларда алар ни табар да, үзләрен ничек күрсәтерләр.
  • Алда текә үр күренде. Бу тауны тагын ничек менәрбез инде, дип, кешеләр уйлап өлгермәде, алдагы арбаның тәгәрмәче ватылып, йөк янтаеп калды. Яшь егет Хәерҗан дилбегәсен ташлап олау өстеннән сикереп төште дә, ватык тәгәрмәчкә ачулы караш ташлады, әйтерсең дә ул кире беткән бер җан иясе. Икенче арбада килүче Абуталип бу хәлне күрде, әлбәттә, ләкин ул, кече улына ярдәмгә ашыгасы урынга, күзен кысып кояшка карап алды, шуннан кабаланмый гына йөк өстеннән шуып төшеп, чирәмгә намазлыгын җәйде. Моны күреп, зур булмаган олауда килгән халык – ирләр, хатыннар, бала-чагадан барчасы – мулла артыннан тезелешеп тез чүкте. Намаз вакыты җиткән иде.
  • Илаһыбызга тугрылык һәм рәхмәт билгесе булган ошбу гамәлне башкаргач, Абуталип торып басты һәм улларына эндәште:
  • – Нуриман, син бер атка атлан да ана теге якларда йөреп кил. Син, Хәерҗан, икенче ат менеп бу якны барла. Матур үә бәрәкәтле сәхрә-урын күренмәсме?
  • Олаудагы берничә арбага буш атлар бәйләнгән иде, егетләр шуларны чишеп алып җәһәт кенә сикереп менделәр дә, икесе ике якка агачлыкка кереп югалдылар. Башкалар елкыларны тугарып утлауга җибәрде, кырнайган арбаны күтәреп яңы тәгәрмәч кидереп куйдылар. Хатынннар ашауны хәстәрли башлады.
  • Нуриман энесеннән алда әйләнеп килде.
  • – Менә бу ерганак барган саен тирәнәя бара, шунлыктан гел кырын-ярын җир, үзе ташлы булырга ошый. Җитмәсә, чытырман урман, бер дә авыл куяр урын шәйләмәдем, – диде ул.
  • Аның каравы, шактый вакыт йөреп килгән Хәерҗанның хәбәре Абуталип муллага гына түгел, һәр адәмгә хуш булды. Аларның йөзләре яктырып китте.
  • – Моннан өч-дүрт чакрымда гына зур алан бар, дүрт йөз дисәтинәләп булыр, шуннан ары тар гына туералык, аның артында тагы да бер тугай, шикелле. Мин күргән сәхрәнең бер ягында сөзәк кенә үр, менә шушы арканың башы инде, капма-каршы якта тәбәнәк тау сырты. Икесе дә урман белән капланган, – дип тезеп салды күргәннәрен Хәерҗан.
  • – Ярый, бик хуп, тирә-ягы урман да тау булса, авылыбыз комсыз күзләргә бик күренеп тормас. Син ничек уйлыйсың? – диде Абуталип үзенең күптәнге дусты Мотафага карап.
  • – Хәерҗан сөйләгәнчә булса, бик ярар иде. Барып күргәч төгәл хәл итәрбез, – диде анысы.
  • Арыган атлар, кешеләр үзгәреп китте. Хәзер инде олау юлсыз җирдән барганлыктан, бәләкәй балалардан башка һәммә кеше арбадан төшеп җәяү атлады, берничә егет алдан барып агач араларыннан олау үтәрлек аралык эзләп мәш килде. Шуларның уңгарак каер, сулга тарт дип кычкырышулары адәм күрмәгән табигать өчен ят ишетелә иде. Юл ахырына якынлаша, тиздән сәфәрчеләр яңа урын – үзләренең алдагы гомере үтәчәк төбәкне күрәчәк. Бу шарт һәркемгә дәрт-дәрман өсти иде.
  • Тарих мең дә җиде йөздә фәләненче елларда урман арасында моңача кеше заты аяк басмаган аланда эш кызды: пычкылар чыңлады, балталар чапылдады. Атлар бүрәнә сөйрәп, бәндәләр көн-төн эшләп арыды, ләкин, ничек булса булды, көзгә кадәр барыбер тәүге өйләр калкып чыкты, абзар-куралар коршалды. Хәтта шактый гына җирнең печәнен чабып алганнан соң, сөреп тә өлгерделәр, яреньягә тарысы-солысы чәчелер, шалкан-фәлән утыртылыр. Орлык, иншаллаһ, бар, ә үзебез ничек тә яшәрбез, кыш көне киек аулап ризык арттырырбыз әле, дип уйлады Талип халкы. Шулай, бу авыл соңрак Абуталип мулла хөрмәтенә Талип авыл дип атала башлады.
  • Кеше заты аяк басмаган төш дидек тә бит, бу сүз бик үк дөрес тә булмады, шикелле. Чөнки, Абуталип та бу җиргә очраклы рәвештә килеп чыкмады. Якын-тирәдә бер-ике мишәр авылы булырга тиеш. Кояш чыгышы ягында, әлеге үр артында гына Туйкаш дигән авыл тора булырга тиеш. Көн ягында да торлак булырга мөмкин. Аны теге вакытта Нуриман күрми генә кайтты – урманда күз ерак күрәмени. Абуталип юлга чыкканчы бик җентекләп белешкән иде, шуңа иптәшләре белән монда тукталды да. Тәгәрмәч ватылуы үзе бер фал булды. Тау үрләп арытаба китсәләр, анда гел ылыслы кыргый урманнар башлана, диләр. Ярый, ни булса шул булды, инде нигез корылды, хәерлегә булсын.
  • Тавык төшен тары керә, ә муллага ни? Билгеле инде, мәчет. Туган авылында аны болачыларга булышкансың дип муллалыктан алдылар, көчтән килмәслек ясак түләттереп интектерделәр, башка төрле кыерсытулар да күп булды инде, шунлыктан Абуталип, тагы да берничә кеше белән шым гына киңәштеләр дә, тәвәккәлләп чыгып та киттеләр. Дөресен әйткәндә, җир мәсьәләсе дә авырлашкан иде инде, бу хәл китүчеләргә бер якшы булса, калучыларга да начар булмады. Күченгәннәр бирегә килеп җиргә тиенде анысы, ләкин мулланың хыялы мәчет дип әйттек бит әле, ә биш-алты йортлы авылда нинди мәчет булсын. Димәк, авылны зурайтырга, үстерергә кирәк. Карачы, Хәерҗан егет булып үсеп җитте, бүгеннән өйләндерергә кирәк, Мостафаның да балалары үсеп килә, Каһарманы әле үк аю кебек. Тагы да яшь уланнар бар. Кызларга килгәндә исә, күрше авыллар белән таныш-белеш булып алгач, аларны башка җиргә бирергә ярамас, йорт корышабыз, җир бирәбез, дип кияүләрне бирегә тартырга кирәк.
  • Шундый уйлар Абуталипны, аякларына чаңгы киеп, Туйкаш авылын эзләргә мәҗбүр итте. Юл йөрү өчен тәүге карлар яхшы да инде: кыш башында кечкенә елгалар туң була, ә кар әле калын түгел, теләсәң җәяү йөре, теләсәң ат менеп чык, ә менә Абуталип чаңгы киде. Чөнки ат белән урман арасында кыен. Тик, мулла юкка гына хафаланган икән, куаклыктан чак кына баруга имәнлек башланды, агачлар куе түгел, тоткарлыксыз барырлык. Шулай сырт өстенә менеп җиткәнен сизми дә калды. Шунда ил агасы ачыграк урын сайлап баскан иде, хәйран үә вәйран булды. Дулкын-дулкын тау сыртлары ераклашкан саен күгелҗемләнә барып офыкларга сурылып тоташа – монысы алар килгән яклар. Ә менә иң мөһиме борын төбендә генә иде. Алда матур гына бер авыл күренә, каршында озынча күл. Дөрес, күлле авыл булгач, Туйкаш шушы буладыр инде, дип уйлады Абуталип һәм ашыгып алга атлады. Хәер, юл түбәнгә тартыла иде, чаңгылар үзе шуа, бары тик агачка гына барып менмә.
  • Бик нык алга китеп булса да шуны әйтәсе килә, өч гасырга якын вакыт эчендә Туйкаш авылыннан Талипка ничәмә килен төшкәндер, барысы да матур яшәделәр. Соңыннан, “ирекле” заманалар килеп, ир белән хатынның аерылуы гадәти хәлгә кергәч тә, Туйкаш киленнәренең берәүсе генә дә оятка калып аерылып кайтмады. Башка авылдан килүчеләр гаугалашып та яшәде, ирләре дә куды, үзләре дә ташлап китте, ә менә Туйкаш сылулары, тагы да бер әйтәм, төшкән җирдә таш булды. Ачык йөзле, хуш күңелле, туганчыл, эшкә батыр, җегәрле һәм сүзгә оста киленнәр Талип авылы халкын рухи яктан асылландыруга шактый өлеш керетте.
  • Шулардан беренчесе Зинәйдә иде. Әйе, теге вакытта Абуталипның юлы уңды, ул барганда Туйкаш авылында каз өмәсе иде. Шунлыктан, абзый кеше барча кызларны күреп, буй-сыннарына, килеш-килбәтләренә игътибар итеп, аеруча охшаган берсенең ата-анасы белән танышып, кызларын сөйләшеп тә кайтты. Шуңа Хәерҗанны өйләндерде, башка чыгарды. Зинәйдә ирен нык яратты. Яшь кәләшнең бар җире дә килгән, төсе-башы дисеңме, холкын-фигылен әйтәсеңме. Тик бер генә “яман” гадәте бар булып чыкты: сөйләшкәндә, еш булмаса да, ара-тирә “безнең күлдә”, “Туйкаш күлендә” дип кыстыра. Бу Абуталипка да, Хәерҗанга да, башкаларга да ошамый. Чөнки, Туйкаш асыл, укалы авыл да, Талип авылы төшеп калган дегет чиләге килеп чыга. Ягъни, күлсез авыл. Шулай шул, Талипта күл юк. Эчкән сулары кечкенә чишмә һәм кое. Ләкин, билгеле ки, коеда мунчала батыралармы да, ат йөздерәләрме. Димәк, буа буарга кирәк. Ләкин авылның әле көче аз, мондый зур эшкә җөрьәт итәрлек түгел. Шунлыктан, Абуталип үзенең догаларында Ходайдан гел: “Авылны сусыз калдырма, халыкны сусыз интектермәсәң иде!”- дип ялбарды. Һәм бер көнне могҗиза булды.
  • Туктале, укучының түземлеге сыналсын әйдә, без юрамал бу хәлне соңыннанга калдырып, башта Зинәйдә турындагы кыйссабызны сөйләп бетик. Бик тынгысыз, кызыксынучан килен булып чыкты ул. Бермәлне шомырт җыярга баргач, бу башка хатыннардан аерылып калып гаип була. Иптәшләре эзләп-эзләп тә таба алмагач, кайгырышып аннан башка кайталар. Икенче көнне инде ирләр эзләп чыга. Хатыннар өйрәткән якка барсалар, анда алар үзе кайтып килүче Зинәйдәгә тап булалар.
  • – Әллә нинди бер сазлыкка барып эләктем, – ди ул. – Аста су, өстә мүк, баскан саен сыгылып-тирбәлеп тора. Барам-барам да куаклыкка барып чыгам, ә анда су. Ул суыктыр, димен, агач тамырларына эләгеп үләрсең. Еланнар да бардыр әле. Кайсы гына якка барсам да шул ук хәл, кергән тапкырымны һич таба алмадым. Бүген янә эзли башлаган идем, тиз таптым, менә бит, үзем кайтып киләм.
  • Зинәйдә өйрәтүе буенча, ирләр ул урынга бара. Чыннан да, бик зур чокыр сыман урында саз бар икән, читләрендә куаклык һәм су. Ирләр агач егып басма сала, мүк катламын тишеп бәке уя, искиткеч һәйбәт, йомшак су чыга. Шуннан бирле бик тә тәмле чәй эчәргә теләүчеләр, ерак булса да, бирегә суга килә башлый. Йорт салганда шуннан мүк тә йолкалар. Кыскасы, авылның тагы да бер байлыгы һәм коты – Мүклесазы барлыкка килә.
  • Ә могҗиза дигәнебез соңрак, биш-ун еллар үткәч була. Көтмәгәндә төндә авыл халкы коточкыч дөбердәү тавышына уянып китә, яткан сәкеләр, өй диварлары калтырап тора. Бу ни булыр икән, дип, куркынып, картлар таңга кадәр укынып чыгалар. Бакдисәң, авылдан ерак та түгел, нибары ярты гына чакрымда, җир убылып төшкән икән. Үзе зур гына, киереп бер ук атсаң, каршы ярга чак җитәр.
  • – Бернинди могҗиза да түгел бу. Иблис җибәргән афәт тә түгел. Безнең Туйкаш күле дә шулай барлыкка килгән инде, башта җир убылган, аннары ул су белән тулган, Картәтием үзе сөйләде, ул белә инде, – диде Зинәйдә.
  • Һәм шулай булды да. Икенче язда упкын су белән тулды, Талип авылы халкы күлле булды.
  • Кеше олыгайган саен йокысы кача, сизгерлеге арта. Абуталип та соңгы вакытта бик сизгер йоклый, әллә уйлары комачаулый, әллә картлыгы баса. Кышкы бер төндә ул уянып тышка чыкты, саф һава сулап кермәкче иде. Күктә эре йолдызлар тач күзгә карап тора. Төн шулкадәр тын, хәтта бу йолдызлар ничек әле тавышсыз, бызламый гына яна, әллә мин үзем ишетми башладыммы дип уйлап куясың. Игътибар итсәң, чыра янганын да ишетергә була, ә шулкадәр йолдызлар тавышсыз гына якты сибәме? Шулай уйланып торганда ниндидер тавыш ишетелгәндәй булды. Эт тавышы түгелме?! Мулла колакларын сагайтты. Чыннан да, ул ялгышмаган, кайдадыр эт өрә иде. Төрле якка борыла биреп озаклап тыңлаганнан соң Абуталипның шиге калмады – тау ягыннан эт тавышы килә. Димәк, анда кешеләр бар. Бәлки, авыл утыра торгандыр. Шулай шул. Башаяк эшкә күмелгән Талип авылы халкы әле булса якын-тирәне генә белә иде, әлеге шул килгән юллары да Туйкаш авылы таныш. Тирә-якта нәрсәләр бар дип кызыксынып, урман ерып йөрергә һич форсат тими.
  • Уйланган – эшләнгән. Ходайның бер бирмеш көнендә Абуталип эт тавышы килгән якка урман шырлыгына кереп китте. Артылыш үтеп бераз барганнан соң илле-алтмыш йортлы бер авылга килеп чыкты. Өйләр түгәрәк кенә күлне уратып утырган икән. Абуталип, кулын каш өстенә куеп карап торды да, моның урыс авылы икәнен чамалады. Булсын да, ди, ул урысча аңламаган йомык түгел, ипилек-тозлык аңлаша ала. Шулай дип авыл агасы алга атлады.
  • Староста илле яшьләрдәге Петр Ширинкин атлы кеше иде. Ул таныш булмаган юлчыны кунакчыл каршы алды, өенә чакырды. Арада әңгәмә башланып китте. Утар урыслары Вятка губернясыннан күченеп килгән икән. Монда башкорттардан җир сатып алганнар, сыер һәм акча биргәннәр. Ел саен йорт башыннан егермешәр тиен түләп торалар икән. “Сездән дә сорарлар, рөхсәтсез килеп утыруыгызны белсәләр, ачуланырлар, яхшы булмас. Башкортлар белән озакка сузмый килешү төзесәгез, бәладән баш-аяк булырсыз”, – дип киңәш бирде Петр дәдә.
  • – Акыллы киңәш бу, рәхмәт, тик кайда барырга соң? Без бу якка килеп утырдык та, тирә-юндә ни барын һич белгән юк әле, – диде Абуталип.
  • – Менә бу якта Ташмәчет дигән авыл бар. Егерме чакрымда гына. Ташмәчет – башкортларның кантоны, анда Якуб атлы кеше кантон башлыгы булып тора. Шунда барыгыз, – диде Утар старостасы.
  • – Абуталипны бер мәсьәлә кызыксындыра калды. Бик четерекле сорау икәнен, урысның аңа җавап бирергә теләмәве яки ачуланып куюы ихтималлыгын аңлаган хәлдә дә сөялен әйтми кала алмады ул. Нишләп әле бу урыслар башкортларга акча түләргә “ашыккан”, түләүне кичектереп шым гына яшәп ятмыйлар, яки үз мәнфәгатьләрен өстен куеп гаугалашып йөремиләр. Староста тыныч холыклы, акыллы ир иде, мишәр агасының кызыксынуын ул булдыра алганчы канәгатьләндерергә тырышты.
  • – Безгә башкортлар белән бәхәскә кермәскә киңәш иттеләр, – диде ул, уйланып. – Мин, староста булгач, патша сәясәтен бераз аңлыйм инде. Теге вакытта Иван Грозный сезнең Казан ханлыгын кыйратты кыйратуын, тик үзе дә һафага калган, шикелле. Чөнки хәзер башкортлар бер туктамый баш күтәрә, һич тынычланырга теләми. Шунлыктан, сәбәп куймау хәерлерәк. Кыскасы, безгә башкортларның бик ачуын китерми торырга киңәш иттеләр. Шуңа да килеп урнашу белән безнекеләр аларга акча түләп, килешеп куйганнар. Монысы мин малай чакта булган эш инде.
  • Гаҗәп хәл. Моннан бик-бик еракта Мәскәй дигән олы калада гаять олы илнең патшасы үзенең киңәшчесе белән нәкъ шушы хакта әңгәмә алып бара иде. Эш шунда ки, Казан ханлыгы җиңелгәч, татарларны күп үтерделәр, җирләрен тартып алып анда урыс авыллары төзелде. Аннан соң ирексезләп чукындыру башланды. Болар барысы да татарларның күпләп күченеп китүенә сәбәп булды. Татар милләтенең (ягъни басурманнарның) пыран-заран килүе баштагы мәлдә ыңгай, бик шатлыклы күренеш тоелса да, соңыннан бу хәлнең бер килешмәгән ягы билгеле булды. Татарлар күчеп китә дә кайдадыр урман төпкелендә яисә Җайык, Кыргыз далаларында, хәтта Себер тайгаларына барып утыра. Ягъни властлардан яшеренеп яши. Шулай итеп, Рәсәй подданныйлары булырга тиешле булган бәндәләр гамәлдә юкка чыга. Болардан казнага акча килми, ясак түләмиләр, некрут бирмиләр. Уйлап карасаң, патшалык шактый табыш югалта бит. Нишләргә, бу басурманнарны ничек “яктыга” чыгарып һәр авылны, һәр мужик затын исәпкә алырга? Озак уйлашканнан соң киңәшченең башына бер фикер килде, шикелле.
  • – Галиҗәнәп әфәндем, – диде ул, минемчә, бу мәсьәләне бернинди көч куймыйча, бик җиңел хәл итәргә була кебек.
  • – Йә, ничек? – дип кашын күтәрде патша.
  • – Качкын татарларның бик күбе башкорт җиренә күчә бит. Менә шул башкортларны файдаланырга кирәк.
  • – Ничек инде?
  • – Алар үз биләмәләренә килеп утырган татарларга җирдән бушлай файдаланырга ирек бирмәсен. Акча түләттерсеннәр, куртымга биләмә бирү турында килешү төзесеннәр. Шул вакытта кайда татар авылы бар, һәр авылда ничә йорт – барысы билгеле булачак. Чөнки бу килешүләр губерня канцеляриесендә расланачак бит инде. Димәк, башкортлар кулы белән без күз уңыннан югалган качакларга исәп-хисап алачакбыз.
  • Патша уйланып торды. Аннан үзенең кырыс һәм вәкәрле булырга тиешлеген онытып, гади генә әйтеп куйды:
  • – Шәп фикер. Дөрес сөйлисең, мотлак шулай эшләргә кирәк.
  • Патша карары гамәлгә ашырыла башлагач, башкортлар чыннан да үз җирләренә татарларның күпләп утыруын исәпкә ала һәм, яңа җирдәшләреннән акча алмакчы булып, волость һәм губерня канцеляриеләренә башкортлар арасыннан киңәш үә рөхсәт сорап язу җибәрүчеләр дә табыла. Үтенеч белән бергә, әлбәттә, буйсынмас басурманнар турында мәгълүматлар тапшырыла. Үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, бу процесс бик тиз көчәеп китеп (акчага кем кызыкмый), татарлар белән килешү төзү тиз арада массовый төс ала.
  • Абуталип белә иде: Татар авыллары биредә Казан ханлыгы кыйратылганчы ук, сирәк-саяк булса да, булган икән. Ничек булмасын инде, тәүарих бер туктамый болгаткан татарлар дөнья буйлап сибелгән бит, аннары, бер якта Казан ханлыгы, икенче якта Себер ханлыгы, ә уртада бер татар да булмаган дисеңме. Абуталип бу хакта Якуп авылында Чынморзин белән сөйләшкәндә дә әйткәне бар.
  • – Нишләп булмасын, сирәк булса да булгандыр инде. Алайга китсә, безнең башкорт үзе дә, борынгы риваятьләргә караганда, Урал аръягыннан, әллә Алтайдан микән, килеп чыккан, имеш. Ул чакта монда чирмешләр яшәгән. Хәзер инде гел диярлек башкорт яши һәм бу башкорт җире санала. Мең ел яшәгәннән соң башка фикер булмый бит инде.
  • Җир турында килешү төзүгә Абуталип үзенең икенче улы Хәерҗанны, дусты Мостафа һәм аның пәһлевәндәй үсеп җиткән Каһарман улы белән килгән иде. Алар да әңгәмәгә кушылды.
  • – Татар әдәмнәренең сезнең якка килеп утыруына син ничек карыйсың? – диде Мостафа.
  • – Төрлечә карарга мөмкин, – диде кантон башлыгы булган Якуб. – Уңайлыгы күбрәк булыр дим. Безне урысларның бик тиз арта баруы борчый, берзаман без, чирмешләр шикелле, азчылыкта торып калсак, урыслар башка басып йөремәсме?! Исбатла аннан биредә кемнең хуҗа икәнен. Сезгә акча хакына җир биреп торуга килгәндә исә, әгәр ак патша үзе шулай куша икән, аның ниятенә каршы төшеп булмый. Башкортлар акчага тиенсә, моның ни начарлыгы бар, түли бирегез әйдә, – дип эчендәге канәгатьлеген яшермәде Чынморзин.
  • Эш турында сөйләшүләр тәмам булгач, татарлар алып килгән күчтәнәчләрне башкорт кымызы белән чылата-чылата шактый вакыт әңгәмә корып утырдылар. Ил агаларының йөзләренә кызыллык йөгергәч, алар, хушланып, яшьләрнең дә сүзен тыймады.
  • – Сезнең авылда Карман атлы кеше яши икән. Нинди исем соң ул, үзе нинди адәм? – диде Якубның улы Хәлим.
  • Абуталип кеткелдәп көлеп җибәрде.
  • – Сез аның турында Утар урысларыннан ишеткәнсез, ахыры. Карман түгел ул, – Каһарман. Менә бит үзе монда. Чын каһарман, пәһлеван бит ул безнең, – дип олы гәүдәле яшь егеткә күрсәтте Абуталип.
  • – Ни өчен урыслар Карман дигән соң?
  • – Соң, урысның теле агач. Бермәлне шуларның берсе безнең авылга якын гына урман кыркып ята икән. Шунда өстенә Каһарман килеп чыккан. Тукмап кайтарган теге юньсезне. Анысы хәзер берәр урыс утынга барырга булса: “Туда не ходи, там Карман есть, там Карман ходит”, – дип әйтә икән. Менә шулай безнең Каһарман Карманга әйләнеп киткән.
  • Башкортлар белән татарлар, дөресрәге, мишәрләр, күңелле итеп кич утырдылар, хужалар кунакларга һичнинди килешмәгән сүз әйтмәде, караңгы чырай күрсәтмәде. Тегеләренең исә асаба халык, тугандаш халык белән якалашып яшәргә бөтенләй дә исләрендә юк иде. Алар бирегә баскынчы булып түгел, ә мәңгелек төяк эзләп килгән кешеләр, димәк, татулыкта- бердәмлектә булу – хак юл.
  • Сөйләшүләр нәтиҗәсендә тугайлары, урманы, куаклыклары белән 2500 дисәтинә биләмә мишәрләргә куртымга бирелде. Алар моның өчен һәр йорт башыннан егерме тиен акча һәм бер зур сыер түләделәр. Килешүгә кантон башлыгы Якуб Чынморзин, мулла Мөслим Бохаров, картлардан Токаш Бакшиев, Мәүлит Юлдашев, Хәлим авылыннан старшина Хәлим Якупов, Кылычбай Сәетов, ә Талип мишәрләре өчен Абуталип Хәлилов, Хәерҗан Абуталипов, Мостафа Хисамов, Каһарман Мостафин куй куйдылар. Шуның белән ике як та отты шикелле, бу авыллар халыклары бер-берсен белеп, танып, хезмәттә ярышып, яуда яклашып тарих юлы үттеләр.
  • Рәсәй хөкүмәте икейөзле булуы белән мәгълүм. Аяусыз изүгә түзми баш күтәргән башкортларны меңәрләп-меңәрләп үтерә, аса-кисә, авылларына ут үрләтә, хатын-кызларын, балаларын коллыкка ала да инде килеп тышкы дошман басып керсә, ярдәм итегез, дип оран сала. Монысын инде ничарадан бичара дияргә була. Тик, башкорт үзе нишләп әле болалар аралыгында Рәсәй патшасына тугры хезмәт итеп, аның өчен үләргә әзерлек күрсәтә. Һич аңлашылмый. Билгеле ки, халыкның бу сыйфатыннан Мәскәй хөкүмәте бик оста файдалана, ул үзенең тышкы хәрби программасын тормышка ашырганда илнең иррегуляр гаскәрләре составында башкорт атлыларын бик еш сугышның иң хәтәр җирләренә ташлады. Башкортлар үзләренең кыю яугир булуларын һәм дә килеп Рәсәй хөкүмәтенә зур хәрби уңышлар китерүен яхшы белә иде. Югары властьларга мөрәҗәгать иткәндә алар үзләре турында болай язды: “Төрле вакытларда хәрби мохтаҗлык булганда башкорт сыбайлылары походларда файдаланылды: мәсәлән, Азов, Кырым, Севск якларына, Пруссияга, Польшага, Швециягә. Һәм ошбу хезмәттә гомерләрен кызганмадылар”. Бу юлы да әби патша башкортсыз эш майтаралмады.
  • Эш шунда ки, Речь Посполитая 18 гасырның икенче яртысында бик авыр эчке каршылыклар кичерә иде. Илнең күп төбәкләрендә төркемнәр, конфедерантлар хәрәкәт итә. Шушы шартларда, Польша короле Станислав Понятковский үтенече буенча, Рәсәй бу илгә үз гаскәрен кертә. А.В.Суворов һәм поляк генралы К.П.Браницкий җитәкчелегендәге гаскәрләр берничә мәртәбә конфедерантлар көчләренә зур зыян сала, ләкин партизаннар хәрәкәте сүрелми. Төркия Рәсәйгә сугыш игълан иткәннән соң, бер үк вакытта ике кампания алып баруы кыенлаша, шунлыктан Польшадагы урыс армиясе башкомандующие генерал-поручик А.И.Бибиков алдына тиз арада сугыш хәрәкәтләрен тәмамлап чыгу бурычы куела. Кыскасы, конфедерантлар белән мәсьәләне хәл итү өчен янә башкорт егетләре кирәк була.
  • Ырынбур губернаторы И.А.Рейнсдорп хәрби коллегиядән башкорт гаскәре оештыру турындагы указны алу белән әмәлен күрергә кереште. Ул шундук бик яхшы итеп, башкортларның патриотик хисләреннән дә бигрәк мин-минлекләренә тиерлек итеп, “Тугры башкорт яугирләренә һәм башкорт халкына мөрәҗәгать” язды, шулай ук халыкны Екатерина икенче әмере белән таныштырды. Губернатор указы шул ук көнне Ырынбурдан Уфага, провинция канцеляриесенә китте. Документ ашыгыч рәвештә ун команда туплау һәм аларны Уфага якын урыннарда урнаштыру барышы турында атна саен хисап бирүне таләп итте.
  • Старшина Хәлим Якупов башкаларга караганда бу әмерне берничә көнгә соңлабрак алды, шикелле. Гәҗәп тә түгел, Уфадан сул-уннар җиренә кадәр юл ерак һәм бормалы. Әгәр өч йөз кешедән торган беренче партия Уфадан көнбатышка 18 декабрьдә чыгып киткән булса, Якуповлар язылган сигезенче партия шәһәрдә утызында гына тупланырга өлгерде. Башлык итеп Себер даругасы Кошчы волосте старшинасы Исәкәй Садиров билгеләнгән икән. Болай үзе ышанычлы күренә. Тик, менә башкорт чирүе начальнигы Колый Балтачев Хәлимгә баштук ошамады. Күзләре хыянәтчел ялтыраган кешедә иман булмас. Воевода Борисовны да әйтер идем, тапкан кешесен, дип уйлады Хәлим.
  • Ир канаты ат була, канаты ышанычлы булган яугир сугышта да нык була, шунлыктан Хәлим үзе белән сигез ат алды, шулай ук сугыш коралларыннан мылтык, җәя, кылыч белән сөңге алып баштанаяк коралланган менә дигән яугир булып килде. Аның иптәшләре дә йөзгә кызыллык китерерлек түгел иде, Ташмәчет һәм Хәлим авылларыннан тыш, Юлбаш, әлмәш, Иткустиннан да таныш егетләрне күрде ул. Гомумән, Уфага 64 кешелек отряд башында килде. Сигезенче командага шулай ук балыкчы һәм бүре ыруы егетләре дә кушылды. Ә Талип авылы мишәрләре Каһарман белән Хәерҗанны күргәч, Хәлимнең шатлыгы тагы да артты. Болар белән яу кайтарып була, болар сугыш вакытында муеннарын борып артка карый торган кешеләр түгел.
  • Команда тупланып беткәч, воевода Рейнсдропның башкорт телендә язылган теләк-юлламасын укып ишеттерделәр. Шуннан инде сыбайлылар ерак походка чыгып китте.
  • Сәфәрләргә чыккан чакта
  • Хызыр Ильяс булсын юлдашың,
  • Хызыр Ильяс булса, ай, юлдашың,
  • Мең дошманга торыр бер башың.
  • Бу җыр Уфа тәзрәләрен чыңлатып калды.
  • Дөнья киң һәм гаҗәп икән ул. Исәкәй командасы туган яктан декабрь ахырында, чатлама суыкта чыгып киткән иде, барган саен, вакыт узган саен көннәр яктыра һәм җылына торды, ә апрель башында Польшага килеп җиткәндә инде табигать ямь-яшел иде. Башкорт командаларын генерал А.И.Бибиков чирүенә куштылар. Нинди генерал зур-зур гаскәргә командир булудан һәм дә килеп сугыш хәрәкәтләрендә уңышлы катнашудан баш тартсын. Бигрәк тә дошманны җиңүгә өмет шундый зур булганда диң! Дан-шөһрәтнең артыгы булмый. Бибиков та әлеге шул үзенә дан-шөһрәт яулауда ярдәм итүче өстәмә көчкә шат иде. Ул башкорт командаларын рәт-рәт тезеп күздән кичерде, нотык сөйләде. Генерал саф буйлап йөргәндә Хәлим алдыннан үтте, шулчак Якупов әллә нишләп китте, ул чирү башлыгының муенында канлы эз күргәндәй булды. Юк, чыелган, сыдырылган эз түгел, ә туп-туры сызык иде, гүя балта белән чабылган. Хәлим чытырдатып күзләрен йомды, бу зәхмәттән котылырга тырышты, эченнән бисмилласын әйтеп, яңадан күзләрен ачты, ләкин генерал аның турыннан үтеп киткән иде инде. Тик, менә гаҗәп, Хәлимнең борыны көек исе тоеп калгандай булды. Чүпрәк яки башка нәрсә янган кебек түгел, ә адәм тәне янганда шундый ис була. Бу нинди шомлык, Хәлим акылдан язамы әллә, башкалар берни дә күрми, сизми бит.
  • Азак, ял итеп утырганда, Кылычбай аңа болай диде:
  • – Хәлим дус, генерал безнең каршыдан үткәндә син әллә нишләдең, капыл күзләреңне йомдың. Чүпрәк шикелле агардың, нәрсә булды?
  • – Сорама. Сорамавың яхшырак.
  • “Сорама” дип әйтү кызыксынучан адәм баласына “белми калма” дип әйтүдән дә көчлерәк тэәсир итә. Шуңа Кылычбай, аңа кушылып башкалар да, төпченергә кереште. Старшинага дусларына буйсынмый чара калмады.
  • – Бик хәтәр эш бит әле бу, егетләр. Ничек дип әйтергә дә белмим. Сөйләсәм, әллә ни уйлавыгыз бар.
  • – Сөйлә, Хәлим, сөйлә. Без синең дусларың, ни генә ишетсәк тә сиңа яманлык теләмәбез.
  • – Белмим инде, алайса. Безнең нәселдә, борын заманда инде, күрәзәче булган, диләр. Әллә шуның шаукымы. Бер тапкыр әти сөйләгән иде, авыл буенда суга карап утырганда су өстендә язу күрдем, кеше исемнәре язылган иде, ди. Ят колакка сөйләмәскә кушкан иде. Менә бүген, үзем шундый хәлгә тап булгач, аптырауда калдым.
  • – Йә, йә, нәрсә булды? Ни күрдең?
  • – Генералның муенында канлы балта эзе бар иде. Сезнең берегез дә аны күрмәде, әйе бит, минем генә күзгә күренде. Монда курыкмас җиреңнән куркырсың. Җитмәсә, артыннан адәм ите көйгәндә була торган ис аңкып калды кебек…
  • Ир-ат гаҗәпләнеп бер-берсенә карашып алды. Нинди дә булса сүз әйтүе авыр иде.
  • – Мондый чакта дога укырга кирәк, – дип куйды Хәерҗан. Мулла малае шул ул.
  • – Күрәзәчене искә төшерүем шуннан: бу минем саташуыммы, әллә күрәзәлек кебек бер нәрсәме икән дип торам…
  • – Белеп булмый, – дип сүзгә кушылды Садиров. – Мин үзем ырым-шырымга бик үк ышанып бармыйм, ләкин, дөньяда ниләр генә булмый дисең. Безнең якта да элек бер сихерче яшәгән, диләр. Күп нәрсә нәселдән килә инде ул. Ничек кенә булмасын, моны хәтергә салып куйыйк, гомер булса, күрербез, бу Бибиковка нәрсә булыр икән?
  • Алга китеп булса да шуны әйтик. Берничә елдан Александр Ильич каратель гаскәрләренең башкомандующие итеп билгеләнде. Аны башкүтәрүчеләр тотып алып башын чабып үтерделәр, ә гәүдәсен утта яндырдылар. Менә шуннан соң мондый нәрсәләрне хорафат, әбиләр әкияте дип кенә әйтеп кара инде.
  • Нишлисең, ошамады Бибиков башкорт авылы старшинасы Хәлим атлы асыл егеткә. Тик, монысы бәла түгел, аның кул астында күп хезмәт итәргә туры килмәде якташларга. А.В.Суворовка Краков дигән зур каланы алырга боерык бирелгән икән. Анысы Бибиковтан бераз ярдәм сораган. Яңа килгән башкортлар булса ярый миңа дигән. Суворов гаяр булса, Бибиков та дивана түгел, ул Александр Васильевичны бик яхшы белә, хәтта дусларча мөнәсәбәттәләр, һәм бригадирның инде ничәнче тапкыр авыр хәлдән җиңеп чыгуы да яхшы мәгълүм, бу юлы да аз көч белән котылыр. Шулай уйлап, өч меңлек башкорт гаскәре урнына өч йөзгә дә тулмаган сигезенче команданы гына биреп торырга була. Соңгарак калып килгән, сугышларда юньләп сыналмаган, шуны бирәсе дә куясы инде, дип фикер йөретте Бибиков һәм, үзе де белмичә, иң яхшы отрядны җибәрде.
  • Менә Суворов җитәкчелегендәге гаскәрләр Краков ныгытмаларын штурмларга әзерләнә. Бу җәһәттән Исәкәй старшиналарны киңәшкә җыйды.
  • – Егетләр, – диде ул. – Без, урыслар белән бергә бик хәтәр кәлгәне штурмларга тиешбез. Урыслар бер тапкыр маташып караганнар инде, ала алмаганнар. Бер тырмага ике тапкыр басмыйлар, бу юлы без аны алырга тиешбез. Ләкин ничек итеп, кәлгә бездәге ишеләрдән түгел, утыз фут биеклектәге таш дивар, аның бойницаларыннан, башнялардан бик күп дошман безгә мылтык, туп төбәгән. Кәлгә уртасында биек булып калкып торган чиркәү кебек нәрсәләрендә дә туплар күп икән. Бер хәйләсен тапмасак, беребез дә исән калмаячакбыз.
  • Озак киңәштеләр болар. Ләкин үзләренчә бер план кормыйча барыбер тукталмадылар. Табын ыруыннан Туктамыш Ишбулатов, Талип авылыннан Хәерҗан Абуталипов һәм Хәлил Якупов киңәшмәдә зирәклек һәм акыл күрсәттеләр. Көннең калган өлеше әзерлектә үтте.
  • Ниһаять, сызылып кына таң ата башлады, баштагы шәфәкъ кызыллыгы күк йөзендә киңрәк җәелгән саен агара, яктыра барып бөтенләй үк көн яктысына әйләнеп бетте. Матур көн туды, табигать ямь-яшел, кошлар сайрый, чебен-черки оча, дөнья йокымсырый, дөнья гамьсез. Тик адәм дигән нәрсә генә нәрсәдер бүлешә алмый бер-берсенә пычак кайрый, үтерергә тырыша. Әйтерсең дә, үзең кебек үк бәндәне үтерсәң тормышың түгәрәкләнә, җитмәгәнең җитешә. Ләкин, ни хәл итәсең, табигать, тормыш, кеше хакы бер нәрсә, ә ил башлыклары алып барган сәясәт бөтенләй икенче эш. Гүя алар фани дөнья кануннары буенча яшәргә теләми. Менә әле дә шуларның ихтыяры буенча меңәрләгән кеше бер-берсенә ташланып, котырынып тешнәргә, чәйнәргә, өзгәләргә тиеш.
  • Көн тәмам яктыртуга урысларның туплары телгә килде. Алар кәлгә диварының бер төшенә төбәп, аны җимермәкче булып аталар иде. Дошман туплары җавап уты ачты. Китте кара-каршы атышу – исән калам дисәң, колыгыңны тык та җиргә сең. Тик, сугышчы монда исән калу турында уйларга килмәгән. Суворовчылар берничә колонна булып һөҗүм итте. Подполковник Гейсман җитәкчелегендәге беренче колонна петардалар ярдәмендә төп капканы шартлатырга тиеш иде. Подполковник Елагин үз командасы белән Зверинец бистәсе ягыннан яу башларга, ә подполковник Эбшельвиц яугирлары баскычлар белән шәһәр ягыннан штурмларга тиеш иде. Башкортлар шунда эләкте. Садировның ораны яңгырауга алар алга ташланды. Бер төркеме, озын баскычлар алып килеп, кәлгә диварларына үрмәли башлады, ә икенче төркеме ук ату өчен уңайлы аралыкта торып калды һәм үз эшенә кереште. Болар алдан сайлап куелган укчылар – мәргәннәр иде. Алар кәлгә өстендә күренгән дошманнарга бер-бер артлы ук очырды. Командада булган барлык ук боларга бирелгәнлектән, үлем яңгыры дәһшәтле иде, диварны обороналаучы поляклар күпләп авып торды. Шулай итеп штурмлаучы төркемгә җиңеллек китерү иде теләк. Кылычбай үзенең дусты Хәлим Якуповтан да укларын алган иде, шуңа да ул башта аның ыспай буен күз уңыннан югалтмаска тырышты, укларын шул якка атты. Ләкин мондый мәхшәрдә аерым бер кешене күздән яздырмый күзәтү мөмкин түгел иде һәм Кылычбай бар игътибарын дошманга юнәлтте. Мөмкин кадәр җәһәтрәк төзәп, аларны мөмкин кадәр күбрәк юк итәргә тырышты.
  • Хәлим, Каһарман, Хәерҗан бер юнәлештәрәк сугыштылар. Укчыларның төгәл эшләве аркасында, алар төркеме зур югалтуларсыз гына кәлгә диварларына күтәрелә алды. Монда инде кылыч сугышы кызып китте. Дошман күп иде, таш басмалар буйлап киң дивар өстенә алар менә торды, менә торды. Һәркемгә беръюлы ике, өч дошман белән алышырга туры килә иде. Каһарманның кыланышы мәзәк күренә икән, ул кәлгә кирпечләренең биек бер җиренә баскан да, үзенә ташланган полякларның башларын кыеп тора. Бер кулы белән кылыч селтәсә, шул ук вакытта икенче кулы белән берәрсен тотып алып сугып җибәрә, яки дивардан тышкы якка, түбәнгә очыра иде.
  • Тик батыр бик озак сугыша алмады. Һәр яктан якшы күренгән кешегә каныгучылар күп була бит. Күкрәгенә ядрә килеп тигәч, ул өрккән ат сыман кинәт тартылып куйды, тукталып калды. Шуны гына көткәндәй, бер конфедерант аңа кылычын кадады. Ләкин каһарманның җаны чыкмаган иде әле, ул үзенә үлемечле яра салган дошманын ике куллап кысып алды, тегенең хәтта сөякләре шытырдады, һәм шулай, кочаклашкан килеш, бер-берсенә һич дошманлыклары булмаган ике “дошман”, мишәр алпамшасы белән поляк конфедеранты, биек таш дивардан түбәнгә, мәетләр өстенә очты.
  • Зур капка ягында шартлау яңгырады. Тик, капка әллә ни җимерелмәгән икән, анда бәләкәй генә тишекләр барлыкка килгән, шуннан бәреп керергә теләгән урысларны поляклар мылтыктан атып, кылыч белән кыйратып тора. Бу хәл берничә мәртәбә кабатлана, ләкин суворовчылар уңышка ирешә алмый, бары тик корбаннар гына арта. Икенче бер урында да таш диварда тишек җимертелә, анда да шул ук хәл, эчке якка үтәргә омтылган яугирларны поляклар көчле ут белән каршы ала, беркем дә исән калмый. Бигрәк тә дошманның туплары зур зыян сала.
  • Ике сәгать барды сугыш, пуля, ядрә суворовчылар өстенә бик куе яуды. Садиков отряды да алга үтә алмады, конфедерантлар ифрат күп иде, кылыч селтәп куллар талды, ялт-йолт каранып сугыша торгач хәлләр бетте, ә дошман кимемәде, алар ишелеп һаман алга килә торды. Инде штурмның бу юлы да барып чыкмавын, сугышны дәвам итүнең бары тик корбаннарны гына арттыруын аңлаган Суворов командаларга чигенергә боерык бирә. Шулай итеп бригадир бу алышта алты йөз кешесен югатты, шулардан ике йөзе үлде, дүрт йөзе яраланды.
  • Башкортларның югалтулары зур түгел иде. Ләкин бер кеше дә кадерле бит. Каһарманның үлемен Хәлим дә, авылдашы Хәерҗан да бик авыр кичерделәр. Аны бик кадерләп дәфен иттеләр. Без үчебезне алырбыз әле, сезне камыш урынына кыркырбыз әле, дип кылыч сапларын кыстылар. Икенче көнне Краков кәлгәсе үзе бирелде. Суворовның комендант Шуази белән алып барган сөйләшүләре нәтиҗәсендә 15 апрельдә поляк һәм французлардан торган гарнизон корал ташлады.
  • Шулай да башкортларга антларын үтәү өчен җай табыла торды. Исәкәй Садиров төркеме яңадан генерал Бибиков карамагына кайтты һәм конфедерантларның эреле-ваклы отрядларын эзәрлекли башлады. Аларга иркенәеп китеп партизаннар хәрәкәте алып барырга ирек бирмәде. Шуңадыр ахыры, поляк конфедерантлары хәрәкәте бераз басылгач, ягъни хәрби коллегия Бибиковтан ике мең кешелек башкорт отрядларын Уфага кайтаруны таләп иткәч, күпләр кайтып китсә дә, дүртенче, сигезенче һәм тугызынчы командалар яугирләренә Польшада әле тагы да шактый вакыт хезмәт итәргә туры килде. Инде генерал-аншеф булып алган Бибиков бары тик август башында гына башкорт атлыларының соңгы төркеменә туган илгә кайтырга рөхсәт бирде.
  • Ырыскол иң тәүдә үзенең селкенүен тойды. Бу селкенү аның өчен ят булса да, күңелдә бетмәс-төкәнмәс шатлык алып килде. Әгәр яңа туган баланың зиһене булса, ул якты дөньяга тууына, Хода яктылыгын күрә алуына мөгаен шулай шатланыр иде. Күкрәгенең нык авыртуына да карамастан, үзендә чиксез дәрт, рухи сәламәтләнү тоеп күзләрен ачты. Гаҗәп, ул күзләрен ачуы булды “тр-р-р” дигән тавыш ишетелде һәм чайкалу, биртәнләнү бетте, аның каравы, Ырыскол үз өстенә иелгән өч кешене күрде. Күрде дә мин теге дөньядамы, әллә төшләнәмме дип уйлап шомлана язып куйды, чөнки бу өч чырай бер-берсенә шулкадәр дә нык охшаганнар иде. Бер мизгелдән соң Ырысколның барлык әгъзалары, шул исәптән күзләре дә, сизү һәм күрү сәләтенә кайткач, ул шулай да аерманы күрде. Бу йөзләрнең берсе олырак, берсе яшьрәк, ә тагы бересе, кем әйтмешли, таманча иде.
  • Ырыскол өстенә иелгән йөзләрдә куаныч күрде, адәмнәр үзара сөйләшеп алдылар, ләкин сүзләрен Ырыскол аңламады.
  • – Хәлең ничек, син кем? – дип сорады ирләрнең олысы гарәпчә. Тик, кыпчак егете аны аңламый иде. Шул ук сөялне фарсыча, аннары төркичә кабатладылар. Төрки тел белән Ырыскол бераз таныш иде, шуай итеп болар арасында ярым-ярты булса да сөйләшү башланып китте.
  • – Без гәрәпләр. Булгарыстанга килтеп барышымыз. Анда ислам дине җәелдерүне үз өстебезгә морад итеп алдык. Шулай ук табиблык итә беләмез. Минем исем-шәрифләрем Фәрхеддин булыр, ә болар минем туганнарым – Фәсхеддин белән Фәтхеддин. Син үзең кем буласың? Атың кем?
  • – Мин Ырыскол. Нишләп мин сезнең арбада ятам?
  • – Без сине мәетләр арасыннан табып алдык. Кулың селкенгәнне күрдек тә, тере икәнеңне белдек. Күкрәгеңдәге яраны дәваладык без, бер атнада авыртуы басылыр, ә ике атнадан тап-таза булырсың.
  • Шунда гына Ырыскол аңына алды. Төнлә урыслар белән сугышканда ул коточкыч авырту тойган иде шул. Шуннан һушын югалтып атыннан авып төшкән. Иптәшләре күрми калдырып киткән инде. Хәер, бу гаҗәп мени.
  • Менә шулай башланды Ырысколның яңа тормышы. Бер атна арбада ятты ул, һәм шул вакыт эчендә муллаларның сүзен яхшы гына аңлый башлады. Аякка баскач, бу изге күңелле кешеләр белән хушлашып, кирегә кайтырга, үз иптәшләрен эзләргә теләге көчле иде, ләкин, менә гаҗәп, бөтенләй ят адәмнәргә ияреп, әллә нинди ерак якларга баруын дәвам итте. Ни өчен? Һич кенә дә аңышырлык түгел. Фәрхеддин ага мулла гына түгел, тылсым иясе дә булгандырмы әллә.
  • Ырыскол яңы танышларының намаз укуын зур дикъкәт белән күзәтә иде. Шул ук вакытта, артык кашык булмас өчен, ат караучыларга, олауны саклаучыларга булыша башлады. Кичләрен бигрәк тә матур үтә иде. Муллалар үзләре күргән-белгәнен сөйли, Ырыскол үзенекен, шулай итеп болар дөньяны аңлауда бер-бересе өчен бик кирәкле булып чыктылар. Инде шактый яхшы танышып беткәч, гадәти сөйләшүдән чыгып китеп дин турында гәп кузгалып китә иде. Ырысколда мин-минлек, табигый инстинктлар көчле булганлыктан, ул гәрәпләрнең Алла дигәненнән дә курыкмый, күп очракта үзенекен дөрес санап, бәхәсләшә иде. Аның күк алласы – кояшка табынуын өч мулла хак дингә санамадылар. Кояшны, айны, җирне, кешеләрне Аллаһ барлыкка китергән диделәр.
  • – Моны кайдан беләсез соң?
  • – Барысы да Коръәндә язылган. Анда Аллаһыбызның кодрәте чиксез диелгән. Син аны укы, шунда һәмишә сөялгә җавап табарга була.
  • – Кызык. Алайса, укып карарга иде, – ди хискә бирелеп Ырыскол. Ярым кыргый кыпчакта гыйлемгә сусау кайдан килгәндер.
  • – Менә монысы дөрес фикер. Укып карарга гына түгел, ә игътибар белән өйрәнергә. Коръәнне никадәр өйрәнсәң, шул кадәр дә яңа мәгълүмат ачыла торыр, ул чишмә кебек беркайчан да саекмас.
  • Мондый әңгәмәләр Ырысколны уйланырга мәҗбүр итте. Дөресе дә шул бит, кыргый тормышта яшәгән халыклар мәҗүси булган. Олы дөнья белән алыш-бирешләре аз булган кавемнәр әле дә шулай. Үә ләкин мәгърифәт, гыйлем үрләре яулаган, гүзәл шәһәрләр, кыйссалар һәм эш кораллары иҗат итүче көчле мәмләкәтләр күптән инде бер аллалы дин юлына баскан. Уйлый торгач, Ырыскол бер карарга килде һәм узаманнарның олысы Фәрхеддингә эндәште:
  • – Карагыз әле, минем дә ислам динен өйрәнәсем килә, сезнең шәкертегез булыр идем. Зинһар өчен, өйрәтегез әле, ә мин аның әҗеренә сезгә барлык мәшәкатьләрегездә булышырмын, авыр эшләрегезне мин башкарырмын, – дип Ырыскол гыйлем эстәргә теләге барлыгын белдерде.
  • Болар риза булды һәм, тагы да бер гөнаһлы бәндәне хак юлга бастырдык бит дигән шикелле, йөзләре балкып китте. Берничә көннән соң кәрван булгар җиренә барып җитеп, бик матур үә төзек шәһәрдә урнашты. Мосафирларның, Ходаның рәхмәте белән, нәкъ шул вакытта килеп җитүе үзләре өчен дә бик котлы булды. Юл тузанын каккалап, калага чыгып бер-ике әйләнеп тә өлгермәделәр, өч туганны хаким янына чакырдылар. Хезмәтче һәм йомышчы булганлыктан, Ырыскол мөхтәрәм муллаларны озатып йөрергә тиеш иде. Шунлыктан, ул морза янына бару бәхетенә да лаек булды. Аның исе-акылы китте: юан-юан бүрәнәләрдән салынган гаять олы йорт, иркенлектән тавыш яңгырап торган бүлмәләр, идәнгә җәелгән затлы келәмнәр, морзаның хәтта хезмәтчеләре дә матур, кыйммәтле киемнәрдән икән. Мәгърүр кыяфәттә йөрүче сакчылар кунакларны морза янына озата китерделәр. Өч мулла һәм алар артында торган Ырыскол түбәнчелек белән хакимгә баш иеп, үзләренең ихлас сәламнәрен, олы хөрмәтләрен җиткерделәр.
  • – Сезнең килүегезне ишеткән идем. Табиблык һөнәрен, хәтта сихер тылсымнарын беләсез дип әйттеләр, ә минем әлеге вакытта шундый чак – батып баручы адәм сыман саламга ябышырга әзермен. Бәлки, сездән фәтүә чыгар.
  • Янә бик ихластан баш иеп, морзага Фәрхеддин җавап бирде.
  • – Без сихерче түгел, нибары им-томчы, белгән чараларыбыз аркылы кешеләрне дәваларга тырышабыз. Хезмәтебезне Ходай хуплый, шикелле. Ләкин, без шуны да аңлыйбыз, бер кешене сихәтләсәң, бу хакта мең кеше ишетә, даныбыз тарала. Чамасыз тарала, дияр идем мин. Шунлыктан, мин үзебезнең мөмкинлекне арттырып күрсәтүдән сакланам. Шулай да кулыбыздан килгәнне эшләрбез, боер, әфәндем.
  • Өч мулла морзаның кызы авыруын белә иде инде. Ләкин Фәрхеддин бу турыда ләм мим. Йомышын хуҗа үзе әйтергә тиеш, аннан узып тел уйнатып булмый. Һәм морза сүз башлады.
  • – Сездәге тыйнаклык миндә өмет арттыра. Мактана башласагыз буш куыклар дияр идем. Бик хуп. Эш шунда, минем кызым авырый. Бердән-берем ул минем. Үземнең табибларым да, ерактан килүчеләр дә дәвалап карады, берни булдыра алмадылар, тырышуларыннан файда чыкмады. Инде тәмам хафага калдым. Айсылуым шәм кебек сүнеп бара бит, көннән-көн ябыга, хәлсезләнә, чүпрәк кебек ап-ак булып калды. Чыкмаган җаны гына бар.
  • Бераз сөйләшкәннән соң, морза артында торган хезмәтчесенә кул изәде. Тегесе шундук чаршау артына кереп китте һәм бик тиз бер сылукайны ияртеп яңадан күренде. Фәрхеддин кыз ягына бер караш ташлауга өнсез калды: фил сөягедәй нәфис, сөлектәй ыспай, җәннәт гөле кебек чибәр ләса морза кызы. Ләкин бу матурлыгы өстенә аның сырхаулыгы калкып чыккан, кызның алмадай битләре алсулыгын җуя башлаган, зәңгәр күзләренә күләгә сарыган, чия иреннәре агарып калган. Карлугач канатыдай кашлары җаны көенүдән җыерылып ала, күл камышыдай озын керфекләре хәсрәт яшьләреннән дымлы икән.
  • Табиблар кызны үзләре белгәнчә бактылар, сораштылар һәм дә килеп морза каршында хисап тота башладылар. Фәрхеддин болай диде:
  • – Әй олуг морза, менә, синең кызыңа дөнъядагы иң кадәрле бүләк. Бу – Коръән Кәрим. Кызың шуны укырга өйрәнсен, Ходабызга иман китерсен, һәм хак динебез ислам кушканны үтәп яшәсә, Раббыбызның кодрәте белән, иншаллаһ, сихәтләнер.
  • Морза алдына икенче мулла Фәсхеддин басты.
  • – Әй олуг морза, син Ходабызның җирдәге кояшы, – диде ул. – Минем әйтер сүзем шул: Аллаһ безгә иң кадәрле тәгам биргән, ул да булса – икмәк. Бал-майдан татлы, көньяк ризыкларыннан тәмле ризык – икмәк булыр. Кызың шушы ипикәйнең кадәрен белеп, аны барлык ризыклардан өстен күреп валчыгын да әрәм итмичә, һәр икмәк кыерчыгын Аллаһ кулыннан алган кебек Ходабызга салаватлар укып авыз итәр булса, кызың, иншаллаһ, терелер.
  • Инде килеп хакимзадә каршына өченче мулла Фәтхеддин килеп баса.
  • – Әй олуг морза, бар халыкка син баш, син юл күрсәтүче һәм акыл бирүче. Синең кызың өчен саф су сихәтле. Иң кыйммәтле үә зиннәтле бәлзәмнәрдән дә артык күреп ул тау астыннан агып чыккан чишмә суын яратсын. Шуны эчсен, шуның белән юынсын. Суны кирәксезгә болгатмасын, әләф-тәләф итмәсен, аның тормыш чыганагы икәнен аңласын һәм мәдһия җырласын. Әгәр һәр йотым суны, бисмилла әйтеп, Аллаһ ризалыгы белән эчсә, Айсылуың һичшиксез терелер, – диде ул бик матур итеп.
  • Морзага муллаларның сүзләре ошады. Башка чарасы да юк инде. Айсылу көннән-көн сүрелә бара бит. Ата кеше кызына им-том серен белгән муллалар киңәшен тыңларга, ягъни ислам динен кабул итәргә куша инде. Шуннан, озак та үтми, бар халыкны шатландырып кыз чыннан да тиз арада арулана башлый. Моны күргәч, морзаның бәхете күккә аша, ул ислам диненең могҗиза көченә ия булуына ышана һәм иманга килеп намазга баса. Халкына да шуны ук боера. Рәхмәт йөзеннән олы мулла Фәрхеддингә кызын кияүгә бирә.
  • Ырысколга кагылган вакыйгалар моның белән генә бетми әле. Морза ислам диненә күчкәч, үзенең сарае янында бик купшы итеп мәчет төзетә, моның өчен гәрәпстаннан осталар чакырта. Мәчет әзер булгач, кияве Фәрхеддинне шунда имам-хатыйп вазыйфасына билгели. Фәсхеддин белән Фәтхеддин башка мәчетләргә мулла булып китә. Ырысколның күңеленә Фәтхеддин хәзрәт ныграк ошый, шуңа да ул аның белән китәргә теләк белдерә. Яңа урында ул тыйнак кына болгар кызына өйләнә, шуннан соңгы гомерен Ырыскол гел дин хезмәтендә булып, суфилыкта үткәргән, диләр.
  • Әйткәндәй, аның Муллаҗан атлы угылы булган, имеш. Шушы улан әүлия Нурмөхәмәтнең картәтисенең картәтисе була, шикелле. Менә шулай, кыйссабызга бу Ырыскол кайдан һәм ни өчен килеп керде әле, дип гаҗәпләнмә, укучым, безнең язмада төрле кыйтгаларда, төрле заманнарда яшәгән кешеләрнең язмышлары бер аркан сыман үрелеп, үрелмәсә, төенләнеп килүе гаҗәп. Ә Нурмөхәммәтнең үзе турында алда тәфсилләп сөйләшербез әле. Аңа кадәр тагын бер гаҗәеп язмышлы кеше, Бибиковның котын алган татар турында да бәян итми булмый. Ни дисәң дә, эзмә-эзлекле булу кирәк.
  • Безгә мәгълүм Бибиков баш күтәрүчеләргә каршы аеруча кансызлык күрсәтте. Ул үткән урында кеше заты калмый иде дияргә мөмкин: көлгә әйләнгән авыллар, асылган-киселгән, җирләнми яткан мәетләр генералның адәм сыйфатларына ия булмавын, торганы бер ерткыч булуын күрсәтә иде. Халыкның нәфрәте дә шуңа барәбәр булды. Нәфрәт белән ләгънәт ике игезәк инде ул. Ә ләгънәт төшүдән беркем дә хали түгел.
  • Бермәлне генерал отчет белән Казанга килеп төште. Нык кына шөбһәле иде ул, аның башбаштаклыклары турында югары түрәләргә җиткерүчеләр әллә булмас дисеңме. Ләкин, хафалануы юкка булды, аңа власть әһелләре хәерхаһ карады, ни эшләсәң дә ихтыярың, тик бу боланы тизрәк буып ташла, дигәнрәк теләк белдерделәр.
  • Көн матур, кәеф әйбәт, эшләр алга тәгәри. Әгәр бу касафатны да ерып чыкса, тагы да берәр орден яки чин алмый калмас әле. Әйдә, котырсын халык, аның тешен сугып сындырырга Рәсәйдә солдат һәм корал җитәрлек. Кызганмабыз, һәр болачыга бер ядрә генә табарбыз. Кылыч белән турарга да чирканмабыз.
  • Шунда әллә ни булды, генерал утырган карета кинәт тукталып калды. Бибиков күзен ачыбрак караса, озын буйлы бер татар ат башына ябышкан. Кучерга камчы белән генә сыдырасы да бит, тик ул нәрсәгәдер балбал сыман катып калган. Ә татар бер-ике адым алга атлады һәм, Бибиков өстенә иелеп, күзләренә карады. Александр Ильичның эчен нәрсәдер яндырып алгандай булды, башы әйләнеп китте, тик ул нилектән болай булганын аңламады, бары тик бар әгъзасын курку катырып алганын гына тойды. Татар мужигының куе кара кашлары астындагы яшкелт-соры күзләре әллә нинди дәһшәт, явызлык чәчә иде. Күз карашы гүя без шикелле – мине тишеп керә.
  • – Ашыкма, генерал әфәнде, мине тыңла. Без синең башыңны өзеп алып, гәүдәңне типкәләп йөретәчәкбез әле. Аннан мәетеңне утта кыздырып этләргә бүләк итәрбез. Белеп тор, бу бик тиздән булачак!
  • Татар читкә кайрылды – ат кузгалып китте. Бераздан генерал аңына килеп, артка борылып караган иде, теге басурманның шәүләсен дә күрә алмады. Шундый чакта жандармлары да юк бит ичмаса. Шушы көннән соң Бибиков куркуыннан мандый алмады. Сугышчан генерал ниндидер хәерче татар янавыннан куркамы? Гарьлек! Александр Ильич үз-үзен шулай битәрләп рухын күтәрмәкче булып та карады, шул йомшаклыгын хәмер белән дә озак “төзәтте”, әмма һәрчак сәбәпсезгә шөрләп, котын югалтып йөри торган булып китте.
  • Бибиковны кем куркытуы безнең өчен әһәмиятле түгел кебек. Ләкин, бу кешене белсәк, без мәсьәләнең янә дингә һәм тылсым, могҗиза көчләренә барып ялгануын күрер идек. Дөнья бер дибез икән, кем белә, бәлки, андагы вакыйгалар да бер-берсенә ялгана, бербөтен тәшкил итә торгандыр. Һәрхәлдә, әлегә кадәр бәян иткәннәребез шушы фикерне раслый, алдагыбыз да шулай булыр кебек. Ничек кенә булмасын, Кадирнең язмышын гыйбрәт өчен булса да сөйләп бирмәк кирәктер. Сүзебезне матурлау өчен бу тарихны риваять рәвешендә бәян итәм. Ничек ишетсәм, шулай сөйлисем килә.
  • Язмыш. Нинди сихри кодрәттер ул, әмма адәм баласы ни генә кылмасын, кайларга гына китеп карамасын, үз язмышын адаштырып, аннан котыла-кача алмый. Тәкъдирдә ни язылган булса, шуны күрә икән.
  • Борын заманда, моннан күп гасырлар элек, менә шундый вакыйга булган. Бер Аучы агачлык арасыннан авылына кайтып бара икән. Колагына моның кемнәрнеңдер мыгыр-мыгыр сөйләшкәне ишетелгәндәй була. Җентекләп караса, чак кына читтәрәк, аның белән бер үк юнәлештә ап-ак киемле ике агай атлый, имеш. Үзара сөйләшеп баралар.
  • – Шулай итеп бу малайга да язмыш куйдык. Әйе, Ходайның әмере белән ул унтугыз яшендә өйләнәчәк, ә егерме яшендә аны бүре ашаячак… Нәкъ шулай булачак, егерме ел яшәячәк бу бала…
  • Ир кеше, кызыксынып, болар янына ашыгып килгән дә сорый икән:
  • – Сез нәрсә сөйләдегез? Ничек була инде ул, бала әле туган гына, ә сез аның күпме яшәячәген дә, ничек үләчәген дә алдан беләсез. Сез кемнәр?
  • – Без – язмыш куючылар. Яңа гына бер малайның маңгаена язмыш куйдык. Шуннан кайтып баруыбыз.
  • Боларның җавабына Аучы ышана алмый.“Булмас та булмас”ди. Ә тегеләр аңа төпле генә итеп:
  • – Ышанмасаң, бар әнә шул авылга, анда Тиреченең бүген угылы дөньяга килде, аңа мулла исем кушты, ә без язмыш куйдык, – диләр.
  • – Кеше, болардан аерылып, әйтелгән авылга китә. Барса, чынлап та берәүнең малае туган икән. Шуннан бу уйлап-уйлап тора да теге ирдән баланы асрамага сорый башлый. Кем үз баласын җиде ятка биреп җибәрсен инде, ата кеше һич риза булмаган. Шуннан Аучы үзенең урманда ишеткәннәрен сөйләп бирә.
  • – Ярар, алайса, синекенчә булсын, ал баланы, – ди ир. – Бүредән ашатканчы кешегә биреп җибәрү хәерлерәк, – дип юата ул улын бирмәскә карышкан хатынын.
  • Шулай итеп, Аучы сабыйны алып кайта. Бала үсә, егет була, унтугыз яшендә Тимерченең кызын ярәшә. Бик бәхетле итеп гомер кичерә башлыйлар болар. Тик, нигәдер икесе дә башка чыгарга, аерым яшәргә телиләр икән. Аучы күңеленнән сыкранса да, риза булыр-булмастан, боларга бүреләр булмаган ялан җирдә өй кора. Аны казык читән белән уратып ала, әллә нинди капкыннар, алдаткыч чокырлар, үзаткычлар корып бетә, юан-юан бүрәнәле өйнең ишек-тәрәзәләрен тимер рәшәткәләр белән ныгыта – бүре түгел, һичбер куркыныч зат, явыз нәрсә үтмәслек итә ул яшьләр яшәячәк өйне. Егет белән кыз шатланышып шунда күченә. Шулай көн артыннан көн үтә. Берзаман ата кеше иртән уянса, келт итеп исенә төшә: кичә бит улына егерме яшь тулган!
  • Йөрәгенә шом төшә моның, тиз генә киенеп ала да, китә улы йортына. Барса, өй тирәсе тып-тын. Кеше-мазар күренми. Ишек биктә. Аучы аны җимереп керә. Керсә, өй тулы кан. Ә эскәмиядә бер сәер җан иясе утыра – башы бүренеке, аяклары килененеке.
  • – Белмим инде, әткәй, бүген миңа әллә нәрсә булды, – ди ул телгә килеп. – Төндә бүрегә әйләнеп уянып киттем дә улыңны ашап та куйдым…
  • …Менә шулай язмыш дигән нәрсә. Нинди авырлык килсә дә, түзем генә үткәреп җибәрми чараң юк. Без, язмыштан качмакчы булып, тормышыбызны үзгәрткән саен, нәкъ әнә шул, туганда ук язылган күрәчәгебезгә килеп төшәбез шикелле.
  • Аучыга улын саклый алмавы, аның шушындый фаҗигасе бик авыр тәэсир итә, ул кара кайгыдан бөгелеп төшә. Яңаклары эчкә батып, битен яртылаш агарган сакал-мыек баса. Кыскасы, берничә көн эчендә картая да куя. Тимерче кодага хәбәр итәргә кирәк, дип уйлый ул үзе. Киңәш итәргә. Югыйсә, бу хәлне бер кеше башы гына күтәрерлек түгел. Аннан соң, Аучыны әйтеп аңлатып булмаган ачу да уттай өтә иде. Их, әгәр угылын дошманнар харап иткән булган булса, үче канганчы башларын чабар иде. Куллары кылыч тотканчы, үз башы иңбашыннан очып төшкәнче…
  • Урманнар, үзәннәр аша Тимерче авылына барганда шулай уйлады Аучы. Аның ябык йөзендәге зур кара күзләре бүлтәеп чыгып котырган дәһшәт белән карана, үзенә корбан эзли иде. Үч аласы иде. Үч! Үч\! Үч\\!
  • Идел буйлап сукмак бара да бара. Былтыр Аучы менә бу аланда ханның Мәскәйгә ашлык итүче кәраванын очраткан иде, быел да ул буш түгел икән. Тик, болары ниндидер башка кешеләр иде: киемнәре ят, сөйләшүләре аңлашылмый. Аучы аларны читтән генә күзәтеп ятты. Урыслар болар, һичшиксез урыслар. Шәһри Казанга яуга чыкканнар. Ул игелексезләрнең холкы шулай: ачыксалар булгарлардан ярдәм сорыйлар, туенсалар майларына түзми Казан ханлыгына ябырылалар, басып кереп булгарларның ил-көннәрен талыйлар.
  • Чү, араларында Тимерче дә бар түгелме! Йа Хода, үз ирке белән түгел икән. Ана, берничә сакчы аны баганага бәйләп куеп, күлмәген ертып төшерделәр. Җәллад, каеш камчысын чыжлатып, Тимерчене суктырырга кереште.
  • Аучы шашынып атының кабыргасына типте. Урманнан атылып чыгып өсләренә ташланган бу булгарга шундук бер төркем илбасар каршы төште. Кыен иде Аучыга, ни әйтсәң дә, ул Аучы, ә яугир түгел, кылыч селтәп җан кыеп өйрәнмәгән. Шулай да ул Тимерче ягына шактый ара үтте, күкрәгенә килеп кадалган сөңгенең соңгы сәгате сугуын хәбәр иткәнче унбишләп явызны башсыз калдырып өлгерде.
  • Аңы томалана башлаган Аучының күзләренә зур булып бүре башы чалынды. Аның озын тешләреннән кан тама, адәм каны. Аучы, бар көченә кылычын кысып тотып, бүрегә кизәнде…
  • Бәхетсез Аучы менә шулай һәлак була. Риваять шулай сөйли. Ләкин аның кәләше авырлы булып кала. Бу бала үсеп ир була, аның да баласы туа. Анардан тагын да бер улан дөньяга килә. Боларның һәрчак фамилияләре Аучыголов булган, диләр, беркайчан да аны алыштырмаганнар. Аннан ары, ни гаҗәп, бу нәселдә һәр атадан бар тик бер генә ир бала туа, нишләптер ирләр яшьли харап булып торалар. Кыю, куркусыз узаманнар һәрчак төрле сугышларда катнаша, халыкны яклап беренче булып көрәшкә күтәрелә. Күрәсең, бу нәселдә ниндидер хайваный кодрәт булган, чөнки генерал Бибиков Кадирның күз карашыннан шулкадәр куркып калмас иде. Әйе, генералны куркыткан Кадир атлы ир асылы Аучы нәселенең соңгы вәкиле булган, шикелле. Аның хакында соңыннан төрле имеш-мимеш ишетелде. Берәүләр, батыр ир кечкенә отряд туплап урыс авылларын тузгытып йөрегән, диделәр. Икенчеләре, Кадир урыслар үтергән башкортларның балаларын сатып алган диделәр. Коллыкка түгел, карап үстерү өчен, ачтан үтермәс өчен. Өченче хәбәргә караганда, Кадир каратель отрядларына каршы көрәшкәндә һәлак булып калган, шикелле. Монысы дөрескә ошый, чөнки ул чакта халык аз кырылмады. Аннары, әгәр башы исән булса, эзе-хәбәре бер килеп чыгар иде. Хәер, кем белә, бәлки, баласы исәндер, чөнки бу нәселнең ирләре гел бер улан калдырып килә дигән идек бит.
  • Шулай итеп, Хәлим Якуповның теге чакта Бибиковның муенында канлы эз күрдем, диюе рас килде. Егет соңыннан, эш узганнан соң әйткән булса, ышанмас идек. Ләкин, ул шактый вакыт алдан, ишле иптәшләре алдында әйткән иде бит, күпләр ишетте һәм хәтерли. Күмәк шаһитлыкка ышанмавы да авыр, булмастый хәлгә ышануы да авыр.
  • Сүзебез катил Бибиков турында иде, ә без һаман читкә тайпылабыз да торабыз. Чыны шул, әби патшаның Бибиков кебек “геройлары” күп булды. Сәнәк, күсәк белән коралланган халык төркемен туплардан аттырып, регуляр армия командаларыннан кылыч белән тураттырганнан соң, авылларны утка ташлап, исән калган карт-корыны, балаларны үтереп йөределәр. Хәер, моны без сөйләү бер хәл, бәгзе берәү кыйсса ул әкият, арттырып язылган дияр, шунлыктан, патша чиновниклары үзләре язганны укып карыйк. Н.Добротворский дигәне (фамилиясе ни тора!) болай дип теркәп калдырган: “Гусарлар зур гына бер авылга килеп керде. Гөнаһка калгандай, авыл кешеләре барысы да урамга эркелеп чыккан иде. Бәлки, алар өчен кызык булгандыр, чөнки патша гаскәрен беренче күрүләре бит. Ләкин гусарларга бу шикле тоела, чөнки мөселманнар үзара сөйләшә һәм бер-берсенә карап ала. Озак уйлап тормый, хәрбиләр аларга ташлана һәм бик күпләрен кылычлар белән кисәкләргә турап бетерәләр. Азак билгеле булуынча, авылныкылардан беркем дә кораллы булмаган икән. Шулай да Петербургта моны олы җиңүгә санадылар һәм бу хакта тантаналы рәвештә гәзитәр аша хәбәр ителде”.
  • Бу ниндидер аерым очрак, “ялгышлык” түгел, ә хөкүмәт гаскәрләренең хәрби стратегиясе иде. Чөнки мондый “уңышлар” адым саен очрый. Мәсәлән, карательләр Барда авылына кергәндә анда беркем дә булмый. Дөресрәге, үлем хәлендәге ике карт калган була. Хәрбиләр шуларны үтереп күңелләрен юата. Берсенең башын кисәләр. Ни өченме? Чөнки карт чукрак була, шунлыктан карательләрнең сорауларына җавап бирә алмый.
  • Генерал-аншеф А.Бибиков турындагы сүзебезгә нокта куйыйк. Хәлимнең күрүе, Кадирның кисәтүе чын булып чыкты. Бермәлне тамук кисәве үзе халык кулына эләкте. Аның башын чабып өзделәр. Гәүдәсен утка ташладылар. Менә шундый аяусызлык. Тик, җилгә каршы төкермә, битеңә кайтыр, диләр, бәлки, Бибиков тиешлесен алгандыр.
  • Ярар, генерал турында сүзгә мавыгып бик алга киттек, шикелле, әле бит безнекеләр туган якка кайтып та җитә алмаган. Бибиков сайлап алган 933 кешелек отрядтан исән калган һәм сәламәтлеге буенча сафта булган 728 яугир ноябрь башларында Казанга җитеп тукталды. Шәһри Казан дәү һәм шанлы кала икән. Башкортлар биредә тик ятмады, һәр җирдә өлгерде. Бигрәк тә Сөембикә манарасы нык тәэсир итте аларга. Әгәр дә хатын кеше дошманының сөяркәсе булуны кабул итмәгән, үз иленә хыянәт итүдән үлемне өстен күргән икән, горур башкорт иелгән башны кылыч кисми, дип башын иеп торырмы?
  • Печән базары тәмам хайран калдырды: ул халык, ул ыгы-зыгы. Тауар дисәң, исең-акылың китәр, шулкадәр мал, байлык, авылда сөйләсәң беркем ышанмаячак. Байлык дигәннән, Польша кампаниясендә катнашкан өчен егетләргә хак түләделәр бит. Краковны алган өчен генә дә Суворовка, яугирләргә түләү өчен, ун мең сум акча бирелгән иде. Шуңа да болар базар буйлап таралды: кемдер яңа бишмәт, күн итек сайлады, кемгәдер ияр, йөгән кебек нәрсә кадерлерәк. Корал сатып алырга да рәхсәт иткәннәр иде. Хәлим иң тәүдә үзенә бик шәп мылтык сайлады, аның күпне күргән туркие карга куркытырга гына ярарлык бит.
  • – Эй, агай-эне, кием-салым гына алып йөремәгез, сез чүпрәккә куанырга әби-чәби түгел, дары, ядрә кебек нәрсәләр хәстәрләгез. Кирәге чыгар әле. Акча кызганмагыз! – диде Исәкәй.
  • – Дөрес әйтәсең, мин дары гына түгел, Краковтан бер-ике туп та алып кайтыр идем, ат койрыгына таксам, өзелеп калыр, дип курыктым, – дип шаяру катыш җөпләде командир сүзен шук Кылычбай.
  • – Поляк тубы сиңа нәрсәгә, безнең Урал мәгъдәненнән аны мынамын итеп коялар, тик ул безгә генә эләкми. Шуңа да дошман кәлгәләрен ук атып штурмларга туры килә, – диде кемдер.
  • – Җитте, якташлар, алай тел озайтмагыз. Арада төрле кеше булыр, – дип, Исәкәй хәерсез сөйләшүне тыеп калды.
  • Башкорт баласына ике тапкыр әйтү кирәкми, болар дарысын да, кургашын да мулдан алды. Командаларны озатып йөрегән, аннан да бигрәк, боларның һәр кыймылдавы турында хәрби коллегиягә хәбәр язып торган секунд-майор Ф.Кичунов башкортларның яу кирәк-яракларына акча кызганмаулары хакында да язарга онытмады, әлбәттә.
  • Дары, кургашның артык әйбер булмавын тормыш үзе шул мизгелдә үк исбатлады – Ырынбур губернясында яңадан зур бола купкан икән. Ниндидер Емельян Пугачев атлы кеше, үзен патша улымын һәм тәхеткә хокуклымын дип игълан итеп Җайык казакларын, башкортларны, ярлы-ябага урысны, башка халыкларны болгатып йөри, диләр. Ул инде зур гына зыян салып, генералларның йөрәгенә курку койган икән. Шунлыктан, Садиров командасын бола бастырырга юлланучы генерал-майор Фрейман корпусы составына керттеләр.
  • Аеруча киң һәм көчле булган бу бола инде шактый олыгаеп өлгергән Якуб Чынморзин өчен моңача күрелмәгән касафат та булды. Бер кешене ничек уртага ярасың да, бер күңелне ничек ике тарафка хезмәт иттерәсең. Старшина патша хезмәтендәге адәм, шунлыктан, болачыларга кушылу ул властька каршы бару гына түгел, ә антка хыянәт итү. Икенче яктан уйлаганда, ни намусың белән үз халкыңа, тамырларыңда уртак кан аккан кәрдәшләреңә каршы барасың. Бу нотык сөйләү, сәясәт алып бару гына түгел, ә милләттәшләреңә каршы корал күтәрү бит. Нәрсә, әллә бу юлы, Пугачев җитәкчелек иткәч тә, болачылар җиңәр дисеңме? Бу күтәрелеш баштан ук хәерсез килә бит, халыкның ярсуы ташып үлемечле алышка ташланса бер хәл, ә болай ниндидер шикле кеше коткысына бирелеп кенә болгана башлады түгелме? әзерлексез генә. Бу инде халык икегә, юк, өчкә аерылачак дигәнне аңлата. Берәүләр кулга корал алыр, икенчеләре алар турында карательләргә хәбәр итәр, туры килгәндә тотып ук бирер. Өченчеләре ни яры сугылырга белми бер боларга, бер тегеләргә барып кушылыр. Бүген кемнең көчле булуына карап мәсләген алыштырып торыр. Ә бүленгәнне бүре ашар, моңа шикләнмәскә дә мөмкин, беренче бола түгел. Их, юк бит халыкны берләштерүче максат, Карасалкалның алтын таягы сыман.
  • Хәер, Карасакал явы безнең файдага беттеме? Тагы Акай явы әле дә онытылмаган. Менә шул Акай явы юк сәбәптән генә башланылган боланың уңышсызлыкка дучар булуын да, халыкның беркатлы булуын да бик ачык күрсәтте. Мондый халык мәкерле урыс карательләрен җиңәлми дә җиңәлми инде. Якуб Чынморзинның күңелсез уйларын шундый ук авыр хатирәләр алыштыра. Күчем хан улы Акай явы ничек башланды соң әле? Ханзадәнең атларын урлыйлар. Угрыларны куып тоткач, алар каршылык күрсәтә, бу оятсызлыкка ачулары чыккан башкортлар күп уйлап тормый, бурларны юк итәләр. Анысы шулай инде, ат каракларын болай да үтереп ташлый торган гадәт бар иде. Тик, бу юлы берсе качып кала һәм Минзәләгә кайтып волость түрәләренә башырыша. Янәсе, Акай зур отряд белән килеп авыл халкын кырды, талап, әйберләрне алып китте, ди. Кеняз Румянцев командалар җыеп Акай явын камап ала һәм хан улын әсир итә.
  • Аннан соң ханзадәне нәрсә эшләткәннәр – беркем белми, ул хәбәрсез югала. Ә ачуы килгән халык тагы да низаг кубара, җыелышып алып урысларның бер командасын тар-мар итә. Ләкин шул чак саклык белән эш итәсе урынга, үле солдатларны таларга керешәләр. Шуннан файдаланып карательләр көч туплый һәм сугышчан отрядтан кырыктартмачы, чүпрәкчегә әйләнгән, шунлыктан чарасыз калган болачыларны мылтыклардан, туплардан аттырып кыра башлыйлар. Бик күп кеше әсир төшә, ләкин алар да исән калмый, Минзәләгә алып барганнан соң, барысын да атып үтерәләр. Шулай итеп, урыс хәйлә һәм мәкер белән алдырырга ярата. Безнең халыккны әйтсәң, киресенчә, шомбай шикелле ышанып тик тора. Емелья патша, имеш, кайдан килгән патша икән. Мели Емеля, твоя неделя инде…
  • Якуб икенче улы Бүләкнең болачыларга кушылып китүенә бер пошынса, Хәлимнең дә тәртәне шул якка боруына тагы бер үртәлде. Соң, алар бит старшина угыллары. “Син шулай хезмәт итәсеңмени әле?!”- дип муеныңнан каенга элеп куйсалар да сүз юк. Күпләр күтәрелде шул бу юлы. Хәлимнең командиры Исәкәй Садиров, җиденче команда башлыгы Юлай Азналин да ихтилалга кушылган. Иткустин авылы старшинасы Сөләйман да киткән икән. Анысы бер хәл, Талип авылы мулласы Абуталип: “Башкорт халкы безгә җир бирде, авыр чакта кан кардәшләребезгә ярдәм итү лазем”,- дип, берничә кешене үгетләп, баш күтәрүчеләрне табып кушылыгыз дип чыгарып җибәргән. Ул картлачка ни җитмәгән тагы? Авылында мәчет төзетеп куйгач, Якуб аны акыллы кешегә санаган иде, ә ул әнә нишли. Ярар, теге чакта Польшага җибәрергә дип властьлар кеше сорагач, үз авылымны гына тарамыйм әле, дип, Чынморзин белеше Абуталипка мөрәҗәгать иткән иде, рәхмәт, үтенечне кире какмады, улы Хәерҗан белән Каһарманны җибәрде. Ә бу юлы аннан кем сораган?! Кысылмаса кыскармас иде әле. Якуб Чынморзин андый-мондый эшкә тыкшынмагач, авылы ишәеп ята – мынамын дигән йөздән ашу йортлы авыл утыра. Югыйсә, биш мәртәбә яндырырлар иде. Тевкелев командасы бу тирәдә генә 52 башкорт авылын юк иткән, ләкин, якыннан гына үтсә дә, Ташмәчеткә тимәгәннәр. Чөнки кешеләре болада катнашмаган. Катнашканы аның читкә китеп, отрядларга кушылып йөргәнлектән, авылга зыяны тимәгән.
  • Их, нишләргә? дип утырып бер киңәшсәң иде. Тик, ярамый шул. Ил авызы – иләк. Шундый уйларыннан борчылып килгән Якуб таш хәрәбәләргә килеп чыкты. Бу Нурмөхәммәт салып бетә алмаган мәчет калдыклары иде. Әйе, әүлия Нурмөхәммәт Якубның борынгы бабасы, ул моны белә. Теге чакта аның күзләренә күренгән ике исемнең бересе Нурмөхәммәт иде бит. Алайса, Ырыскол дигәне кем булган? Бәлки, анысы да шундый бер ыру башыдыр.
  • Нурмөхәммәт дигәндә Якубның күңеле җиңеләеп киткәндәй булды. Менә кем тыныч яшәгән: елгадан таш ташыган, кечкенә таш мәчет күтәргән, шунда догасын укыган, ураза тоткан да эше дә беткән. Дөнья мазасы дип ах-бах килеп чабып йөремәгән. Кешеләр туган, үлгән, яу чапкан, чирләгән, ачыккан, шатланган, бәйрәм иткән, кайгырган, ә ул бернигә илтифат итми үз эшен эшләгән, үзенчә яшәгән. Якуб шулай уйлады, чөнки аның күзаллавы әүлия турындагы риваятькә нигезләнә иде. Чынморзинга ияреп без дә бу борынгы кыйссаны искә төшереп үтик. Аңа балачагында әнисе ничек сөйләсә, без дә түкми-чәчми шулай сөлик.
  • – Бабабыз бу авылныкы түгел, кайдандыр килеп чыккан, ахыры, – дигән иде Нурсәгадәт инәй. – Авыл аңа бик ошаган. Бормаланып-уралып елга агып ята, якында урманы, тавы, чишмәләре, иген кырлары – барысы да бар. Ташмәчет үзе, һәй, нинди Ташмәчет булсын инде, ул чакта авылның исеме икенче булган бит, ана шул ни өчен Ташмәчет дип аталганы турында сөйлим түгелме соң – кыскасы, авыл үзе сөзәк үр итәгендә, кашлыкка урнашкан. Төн яктан урманга ышыкланып, көн якка кояшка баккан көнбагыштай карап яткан сыман. Бер сүз белән әйткәндә, яраткан Нурмөхәммәт бу төбәкне.
  • Бик динле кеше булган ул үзе. Тик, авылның мәчете генә юк икән. Менә шунда Нурмөхәммәт гыйбадәт йорты төзергә ният кыла. Агачтан да түгел, нык итеп, таштан салмакчы була ул аны. Ләкин шунысы аңлашылмый, ни өчендер шундый олы эшкә берүзе тотына. Елга буеннан кашлыкка берәмтекләп әллә ничә ел таш ташый. Арып, талчыгып, картаеп бетә. Нурмөхәммәтне изгелеге, әүлиялеге өчен барысы да хөрмәт итә, шуңа да авыл халкы аңа бик теләп булышыр иде, тик бу сәер кеше үзе риза булмый. Башта бер ир арбасына төяп таш мендерә. Нурмөхәммәт бу адәмнең игелеген кире какмау өчен генә аннан бер таш ала, ә калганнарын урынына кире бушатуны таләп итә. Икенче тапкырында авыл киленнәре ярдәм итмәкче була. Тик, бабабыз болардан да хәер өчен генә берәр таш ала да, башкача булышмаска куша. Таш чыгару сезнең эш түгел, ди. ә инде мулла әйткән сүзгә каршы килү гадәте булмаган. Чөнки карт бик мәртәбәле икән, сихер көченә дә ия булган, им-том эшен дә яхшы белгән, күрәзә итү сәләте дә бар икән. Аны авылда әүлия дип кенә олылаганнар.
  • Шулай Нурмөхәммәт берүзе ап-ак таштан мәчет салып маташа икән. Берзаман күк йөзен кинәт куе болыт каплап ала, тузан кутарып, агачларны ега-бөгә туфан күтәрелә. Һәм менә: шомлы болыт эченнән чем-кара айгырлар җигелгән фаэтонда әллә нинди ят киемдә бер зат килгәне күренә. Моның атлары җирдән чабамы, һавадан очамы, белмәссең, һәр тараф тузан һәм болыт өермәсенә уранган бит. Тик, әүлия шундук таный моны, бу – Иблис!
  • – Ә Иблис сүзгә керешә, – дип авыр сулап дәвам итә Нурсәгадәт, Иблиснең сүзләрен яхшылак исенә төшерергә теләгәндәй. – Нурмөхәммәткә ул әллә ниләр вәгъдә итә башлый. Алтын-көмеш, акча, шәрап, хатын-кыз, рәхәт тормыш, патша сарайлары, затлы киемнәр, тулпардай очып торган атлар һәм башкалар һәм башкалар. Тик, алмашка иманыңны гына бир, ди.
  • Әүлия риза булмый. Иблис аның саен ныкыша, ул иман сиңа нәрсәгә кирәк, ди. Иманың сиңа таш ташырга булышамы, әллә тамагыңны туйдырамы, өстеңне бөтәйтәме, сырхау-талчыгуларыңны җиңеләйтәме, ди. Ә иманыңны миңа бирсәң озак яшәрсең һәм гомер буе рәхәт чигәрсең, дип кычкыра. Карт риза булмагач, аны юләр дип орыша башлый.
  • Бабабыз Иблискә җавап бирә. Кит биредән! Мин синең коткыңа алдана торган кеше түгелмен, ди. Һәм Илаһыбыздан ярдәм сорап дога укый башлый, бу кара йөздән, бозыклык патшасыннан үзен аралауны үтенә. Ниндидер доганы кычкырып укып бетүгә Иблиснең кинәт төсе кача, ул ачы кычкырып фаэтонга ава һәм тиз арада юк була.
  • Тырыша торгач, Нурмөхәммәт берзаман мәчетнең башын да ябып куя. Тик, үзе нык картайган була инде. Үлеме җиткәнне сизеп, корткасын кисәтә: “Мин кайда җан тәслим кылсам, җәсәдемне шунда җир куенына тапшырырсыз”,- ди. Һәм беркөнне үлеп китә. Карты озак өйгә кайтмагач, ни булды икән, дип карчыгы мәчеткә барса, әүлия сәҗдә кылган җиреннән катып калган икән.
  • Шуннан ни эшләсеннәр, бабайның мәетен юып, кәфенгә төреп, дин кушканны башкаралар да, күтәреп зияратка алып китәләр. Тик, анда барып җитә алмыйлар, каберстаннан бер төркем адәм каршыларына йөгереп чыга. “Без казыган кабер әле генә үзлегеннән ябылып куйды. Җитмәсә, кара җир яшел чирәмгә әйләнде, чәчкәләр үсеп утыра, ботакларда кошлар сайрый”,- диләр.
  • Аптыраган халык, мәет күтәргән килеш, кире борыла, мәчет янына килә. Килсәләр, тагы бер гаҗәп: әзер кабер тора. Бер генә кеше дә мин казыдым дими. Хода кодрәте белән хасил булган кабер. Бабабыз искәртеп куйган иде бит. Шуны исләренә төшереп Нәрмөхәммәтнең нинди бөек, илаһи җан булуына тагын бер кат инанып, мәрхүмне авыл агайлары Аллаһыга тапшырып җирләп кайталар. Менә шундый адәм булган ул безнең борынгы бабабыз Нурмөхәммәт.
  • Кечкенә Якуб хикәятне дөньясын онытып тыңлады. Билгеле инде, бу риваять буыннан буынга күчеп килә-килә “шыта” барган, ләкин нигезендә чынфани дөреслек тә ятуы мөмкин бит. Һәрхәлдә, мәчет җимерекләре бар бит, димәк, кемдер төзегән булган.
  • – Җәл, күпме хезмәт әрәм булган, күпме көч мәгънәсезгә сарыф ителгән, – дигән иде ул чакта Якуб.
  • Бу сүз Нурсәгадәт инәйгә ошамады, ул баш чайкап куйды.
  • – Мәгънәсез дисеңме, улым? Ялгышасың бит! Мәчет төзү Ходай каршында гаять саваплы, зур эш. Бу мин әйтмәсәм дә аңлашыла. Тик, бу мәчетнең бер хикмәте дә булган диләр.
  • – Нинди хикмәт соң ул?
  • – Менә Нурмәхәммәткә дә синең кебек бер мәнсезе сорау биргән икән: янәсе, мәчет төзеп нинди файда күрәсең инде, бу гамәлеңнән нинди файда табасың, дигән. Нурмөхәммәт әүлия аңа: “Мин түгел, халык файда күрер, безне юктан бар иткән Аллаһыбызга гыйбадәт кылып кальбен пакълар. Бәлки, бу мәчет әле авыл халкын үлемнән коткарыр”,- дигән.
  • Күрәзәче вафатыннан соң күпме вакыт үткәндер, хәзер аны кем белсен, ләкин әйткәне рас килгән. Түзеп торгысыз эссе бер көнне авыл күз ачып йомганчы янып беткән. Халык ризыксыз, киемсез калган. Ачлык башланган. Шунда кемдер Нурмөхәммәтнең сүзләрен искә төшергән, кешеләр мәчеткә килгәннәнр. Идән такталарын каерып карасалар, аста баз икән. Шул базда ел буена яшәрлек һәм орлыклык ашлык тапканнар. Ана шулай исән калган Ташмәчет авылы.
  • Анасының күптәнге сүзләре, колакта яңгыраган кебек, ачык итеп искә төшеп тора бит әле. Менә бит ул нинди булган Чынморзинның борынгы бабасы, бола, барымта дип саташмаган, тере фәрештә сыман гомер кичергән, уе изгелектә булган! Якуб үзенең болгавыклыгын аклау өчен әнә шулай әллә кайчан үлгән әүлия тормышыннан үрнәк алды. Ләкин белми иде шул ул. Нурмәхәммәт тә бит мулла булып тумаган, яшь чагында аның да каны уйнаган, дошманга артын куймаган. Чирмәсән буендагы данлы каланы онытырлыкмы соң? Аның мәрмәр капкасына ук алтын хәрефләр белән Коръән сүзләре язылган иде. Хәйран калырлык зур кала өч рәт тирән чокыр һәм җир өеме белән уратылган, калын, биек диварлары дошманга каршы ышанычлы киртә иде, ә тезелеп киткән манараларын әйт син. Һәр манарада сакчылар көн-төн уяу тора. Шәхристандагы таш пулатлар, озынлыгы утыз сигез колачка җиткән мәчет бинасы тагы кайда бар. Ләкин берзаман исәпсез-сансыз Аксак Тимер чирүе шәһәрне камап алды, ул озак вакытларга бүленеп калды һәм анда ачлык башланды. Шуннан инде урда явы һөҗүмгә күчте. Коточкыч мәхшәр булды бу, көн кара төтен белән капланды, ут телләре күккә үрләде, корал чыңлавы, ачынып кычкырышу, күбекләнеп-парланып аккан кан елгалары, бер-берсенә өелгән мәет таулары… Болар барысы да тик тәмугта гына буладыр кебек иде. Булгарлар һәм башкортлар җан-фәрман каршы торды, ләкин көчләр тигез түгел иде, каланы яклаучылар торган саен сирәгәя башлады, алар акрынлап артка чигенде. Илбасарлар беркемне дә аямады, исән калган һәркемне суеп чыкты. Хәтта сабый балалар да шундый ук рәхимсез үлемгә дучар булдылар.
  • Нурмөхәммәт могҗиза белән генә исән калды. Моннан соң да ул кулыннан корал ташламады. Кечкенә бер төркем булып урманнарда качып яттылар һәм баскынчыларның олауларына, вак отрядларына һөҗүм итеп тордылар. Бер сугышта алар бәхетсезлеккә тарыды – барысы да һәлак булды. Нурмөхәммәт яралы дустын күтәреп урманга карап йөгерде. Ул якын, ләкин сыбайлы дошманнар бик тиз бастырып килә иде, тагы берничә мизгелдән боларны кылыч белән турап ташлаячаклар. Шул чагында Нурмөхәммәтнең җаны хилафлык кылды, куркуыннан ул дустын ташлап качты. Куаклыкка кереп өлгерде. Ул иңбашындагы дустын ташлаганда анысы үлгән иде инде, ләкин Нурмөхәммәт моны белмәде. Белгән булса, ни үзгәрә? Егет барыбер курыкты, хыянәт итте, качып китте бит! Моңа ул бик гарьләнде, хурланды, җир йөзендә оялмыйча яшәрлек әмәле калмады. Берничә ел шаңкып йөргәннән соң, сарт юлына төшеп, көн чыгышына карап китеп барды. Башкорт илендә шушы юлдан каерылып керде дә, ямьле генә бер авылны күреп шуны төяк итте, гомерлеккә торып калды. Ләкин хурлануы бетмәде, үзенең куркаклык күрсәтүен онытмады, шуңа да җаны-тәне белән дингә чумды. Хаҗга барды, халыкны дәвалады, ничек булса да күңелендәге авыр кара ташны җиңеләйтергә тырышты. Таш дигәннән, гәрәп илләрендә мәчетләр гел таштан икән, ә нигә монда да таштан төземәскә? Шундый уйлар белән тотынган иде Нурмөхәммәт бу эшкә.
  • Әйе, бар нәрсә дә онытыла. Тарих төпкелендә батып эзсез югала бара, югала бара. Вакыт катламы каплап китә. Нәрсә соң ул вакыт? Нәрсә ул тарих? Тарихмы, ул вакыт үә заманалар агымында булган вакыйгаларның онытылмый калганнары, онытылмый торганнары, халык хәтере иләгендә алтын бөртегедәй сөзелеп, юкка-бушка чыкмый калганнары.
  • Нәрсәдер онытылмасын дисәң кәгазьгә язып куй. Акыллылар шулай итә. Нурмөхәммәтнең дә күз карашы кебек саклаган дәфтәре бар иде. Борынгы бабасы Ырыскол һәм аның иптәшләре турында. Үзе язгандырмы ул, әллә берәр улы, оныгы мәктүп иткәнме, анысы билгеле түгел, култамга-фәлән куелмаган. Тик, ифрат матур риваять рәвешендә язылган бу дәфтәр Нурмөхәммәт өчен бик кадерле иде. Ничә йөз еллар аша үтеп килеп керде бит ул мулла кулына. Ләкин, Нурмөхәммәт гүр иясе булды, авыл янды, ә аның белән бергә борынгы дәфтәр дә янды. Аның эчтәлеге якынча болай иде.
  • Йөз башы Яхьяны атына аркылы салып алып кайттылар. Тимер ук аның муенын тишеп үткән иде. Бәк үлемен иптәшләре бик авыр кичерде, ә кәләше Нәргизә өчен бу аяз көнне яшен суккандай тэәсир итте. Таудай авыр кайгы басты аны. Хатын-кыз өчен ир югалтудан да начары юк, ирең барда син тормыш зилзиләләреннән ышыкта, ирсез калсаң дөньяның бар авырлыгы синең өстә…
  • Хәер, Нәргизә бу хакта уйламый иде әле. Ул сөекле иренең юк булуына, үзенең шулай да капыл япа-ялгыз калуына, моның чынбарлык икәненә ышана алмый изаланды. Ана, иксез-чиксез дала киңлегендә тибрәлгән кылганнар да кичәге хәлдә, сәхрә уртасында корылган чатырлар да шул килеш, ә аның ире Яхья юк, имеш. Шулай буламы ни? Яхья башкача юкмы инде? Саташудыр бу… Юк шул. Күзе күргәннәре төш түгел, үзе дә акылдан язмаган, барысы да чынбарлык: кыпчаклар корган өя, башлыкларын хөрмәт белән соңгы юлга озата.
  • Шуның белән барысы да беттеме? Шуның белән Яхья юкка чыктымы? Дошман хәзер шатланамы инде? Нәрсә, хәзер ул кылычын уйнатып лачын кебек дошман өстенә ташланмасмы, ил-йортын сакламасмы, иптәшләре арасында аның килешле буй-сыны күренмәсме, кичләрен сагынуын һәм мәхәббәтен белгертеп кулын Нәргизәнең биленә салмасмы? Юк. Болай булмый! Яхьяның каеш ияре, ук-җәясе, үткен кылычы бар, сугыш киемнәре, алар гына түгел, җаныдай кадерле аты – Кылкөлтә бар. Тагы нәрсә кирәк? Тагы ни кирәк, Нәргизә?
  • Яшь бичә озак итеп күккә карап ята. Болытлар йөзә. Алар киләләр дә айны каплап торалар, шуннан, күрешү вакытлары үткән гашыйклар кебек, теләр-теләмәс кенә аерылышып китәләр. Нәргизә айдагы Зөһрә кызга озак карап ята. Һай, бу бәхәтсез хатын-кыз язмышы… Зөһрә кыз кебек Нәргизә дә бүген сөйгән ярсыз торып калды түгелме? Гашыйк йөрәкләр берексә, азак бер-береңне югалту авыр, ифрат авыр икән ул. Юкка гына Зөһрә кыз айга ашмаган. Нәргизә түм-түгәрәк булып тулган айга карап бик озак ята. Аның күзләре талчыга. Чү, ул ни күрә, айда чиләкләрен аскан Зөһрә кыз түгел, ә ат менгән сугышчы хатын күренә түгелме? Чәч толымнары сибелгән, озын койрык тулпаркае алга томырылган. Нәргизә, гаҗәпләнеп, чел-челт күзләрен йомып ала һәм күренеш юкка чыга. Шәүлә юкка чыга, әмма Нәргизәнең башында тәвәккәл, хәтәр уй туа. Үз уеннан ярсыган хатын күлмәген чишеп атты да иренең сугыш киемнәрен киеп алды. Калын үгез тиресен махсус эшкәртеп, ук, пычак тишмәслек булып катырылган кием авыр гына булса да, каешларын тегеннән бушатып, моннан кысып җайлаштыргач, Нәргизәнең буй-сынына ярыйсы ипле ятты. Икенче көнне ул Яхьяның дусты Ырысколга эндәште:
  • – Мине кылыч тотарга өйрәт! Кылыч селтәргә, ук атарга, сөңге кадарга – барысына да өйрәт. Мин илбасарларга каршы сугышырга телим!
  • Ырысколга бу бик гаҗәп тоелды.
  • – Байбичә, соң… Хатын-кыз кылыч тагып сугышып йөреми бит инде. Анысы ирләр эше. Син безгә ышан, Нәргизә, Яхья өчен без алардан каты үч алачакбыз әле, – диде ул. Ләкин кыю килен аны кырт кисте:
  • – Син мине башкача байбичә дип атама. Мин байбичә түгел! Мин – Яхья! әйе, аның җаны, каһарман рухы миңа күчте. Күрмисеңме ни, өстемдә – яугир киеме, билемдә – кылыч… Өйрәт мине сугышырга. Тиз өйрәт!
  • … Илбасарларның зур гына төркеме ялга тукталды. Көн буена табадай эссе дала буйлап атлау күпне күргән дружиначылар өчен дә авырырак шул, арыйлар. Ниятләре – юлларында очраган кыпчак отрядларын кыйратып, йорт-җирләрен талап, хатын-кызларын, балаларын коллыкка алып китү. Ләкин мактанырлык уңышка ирешкәннәре юк әле. Тирә-якка сакчылар куеп чыкканнан соң, гаскәриләр йокыга талды.
  • Иван шомлы тавышка коты очып уянды. Кыпчаклар! Көтмәгәндә һөҗүм иткәннәр ләса. Төнге тынлыкны ярып бер сәер аваз яңгырады:
  • – Ура-а-а!
  • Дала яугирлары дию периләре кебек ябырылды. Бераздан отрядның яртысыннан күбен кыйратып та ташладылар. Илбасарларның беразы гына йокысыннан айнып корал алып каршылык күрсәтеп өлгерде. Каушаган Иван кылычын таба алмый азапланды, шунда гына иде бит дип, сүгенеп, җирдә кармаланып булашканда өстенә кемнеңдер үле гәүдәсе ауды. Йөзтәбән егылган урыс борыны белән кылыч сабына бәрелде. Менә ләса, аяк астында булган, дип коралын кулына кысты да алга карады. Ун гына адымда ул эчке күлмәктән атаманны күрде. Анысы: “Биреләм, биреләм!”- дип кычкырып, кулларын күтәреп маташа иде. Тик, ул беркемгә дә бирелеп өлгермәде, аңа таба кара яшендәй булып атлы кыпчак томырылды, төнге караңгылыкта томса гына булып кылыч ялтлап алды һәм озын чәчле баш мәетләр арасына тәгәрәде. Янә Иван шуны күреп өлгерде, дәһшәтле кыпчакның, кылычын селтәгән уңайга, толым-толым чәчләре дә сыптырылып-сыптырылып кала иде. Әллә хатын-кыз инде?!
  • …Алыш тәмам. Кыпчаклар дошманнарының мәетләрен барлап тормады, талап, мал җыеп маташмадылар, тере калучыларны әсиргә алу уе да юк иде аларда. Ничек искәрмәстән килеп чыксалар, шулай ук тавышсыз, мизгел эчендә гаип булып куйдылар. Йомшак дала туфрагы тояк тавышларын да тиз йотты. Шактый вакыт үткәч кенә куркуыннан һаман да һушына килә алмаган Иван аягүрә басып як-ягына каранды.
  • Исән-сау әйләнеп кайткан Иваннан сорау алу өчен аны кенәз каршына алып килделәр.
  • – Минем башыма арттан суктылар, һушымны җуеп егылганмын. Исемә килсәм, барысы да үлеп беткән, – дип ялганлады ул.
  • – Шулай да нәрсәләр күрдең?
  • – Гафу итегез, әфәндем, кыпчаклар санап беткесез күп иде, без алар белән әй сугыштык, әй сугыштык, ә алар һаман арта гына торды…
  • – Син миңа шуны әйт: басурманнарның башлыкларын күрдеңме?
  • – Күрдем, кенәз, күрдем! Дию пәриедәй бер нәрсә, кылычы ялт-йолт уйный, селтәгән уңае толым-толым чәчләре елан өередәй тузгый. Безнекеләрнең угына да, кылычына бирешмәде, бәлки, сихерчедер ул, белмим, тиккә түгел бу.
  • – Толым чәчле дисеңме? Алар такыр башлы бит! Нәрсә син, куркуыңнан күзеңә күренгәнне сөйләп, минем башны бутарга булдыңмы әллә? Күрәм, синең аркаң камчы сагынган.
  • – Юк, юк, кенәз, тамчы да арттырмыйм, тәре үбеп ант итәм менә. Нәкъ шулай. Ул пәринең тавышы да сәер, бичә тавышы сыманырак иде.
  • – Нәрсә, бичә тавышы, дисеңме? Син аның тавышын да ишеттең мени, нәрсә диде соң ул?
  • – “Ура!” дип бакырды. Аерым ачык ишеттем, көтмәгәндә төн тынлыгын бозып әнә шул “Ура” дигән оран яңгырады. Шуннан соң бер мизгел эчендә камауда калдык, төрле яктан өстебезгә уклар яуды, басурман гаскәре һөҗүм итте.
  • – “Ура” дисеңме? Нинди сүз икән соң ул? Берәр яңа ыру килеп чыкканмы әллә?
  • Кенәзнең куштаннары шунда ук бер әсир кыпчактан белешеп тә килде: “ура” дигән сүз урысча“окружай” була икән.
  • – Окружай, окружай, – дип үз алдына сөйләнде кенәз. – Урап алырлык булгач, димәк, чынлап та ишле гаскәр һөҗүм иткән. Кыпчакларда мондый отрядлар аз түгел, вакыты-вакыты белән алар күп меңлек гаскәрләргә тупланып та хәрәкәт итә. Тик, андый сәер башлыклары юк иде, шикелле. Ярар, карап карыйк, кыргыйларның бу отряды тагы берәр җирдә калкып чыкмас микән?
  • Кенәз ялгышмады, урыслар өстенә “Ура!” кычкырып ташланучы кыпчаклар өере әле бер, әле икенче җирдә “калкып” чыкты. Болар зур-зур көчләр туплап аны эзләп тә карадылар, хисапсыз шымчыларын, вак-төяк дозор отрядларын да дала буйлап тараттылар, тик нәтиҗәсе булмады. Кич бар җирне тикшереп чыгалар – таба төбедәй тигез далада җан әсәре булмый. Төн җитүе була, сакчылар бер тавышсыз юк ителә, аннан инде “Ура!” тавышы астында кап-кара кыпчаклар йокылы сугышчылар өстенә ябырыла һәм бер мизгел эчендә аларны кырып та сала. Әллә ул кыргыйларны җил алып килә, әллә болытларга яшеренеп киләләр, ничек кенә булмасын, адәм затыннан түгелдер, ахры, болар. Башлыклары чын пәри. Исеме дә сәер, яудашлары үзенә әллә “Яхя”, әллә “Яга” дип эндәшә. Мондый өзек-ертык мәгълүматлар төн кешеләренә сирәк-саяк исән калган Иваннардан билгеле булды.
  • Яхья үзенең Кылкөлтәсен җаныннан артык күреп ярата. Ә койрыгы бу атның гаҗәеп озын һәм куе. Бушкамыни аны Кылкөлтә дип атыйлар! Башка атлардан ул җилбердәк коерыгы белән аерылып тора. Кылкөлтә өстендәге йөзбашын күрү белән дошманнар: “Яга, Яга, баба Яга идет!”- дип сөрән салып, кемесе кайда кача башлый. Йөзбашының аты исә теләсә нинди килмешәк атны куып җитә һәм Яхья үткен кылычы белән дошманны башкача бу җирдә йөрмәслек итә.
  • Өркәк ат яугирны хурлыкта калдыра, ә Кылкөлтә һичбер нидән курыкмый. Яхья шуңа үзен кыю тота һәм алышларда һәрчак җиңеп чыга. Әйе, сүз Яхья турында бара. Нәргизә юк. Байбичә гаип. Ә Яхья, дошманнарга тынгылык бирмәгән, аларга лачындай ыргылучы йөзбашы, бар. Аның йөгерек отряды дала киңлекләре буйлап җилдәй җилә, зур сакаллар һич тә көтмәгәндә аларның эреле-ваклы командаларын тар-мар итә, тирән тылларына үтеп кереп олауларын, станнарын туздыра һәм тагы да эзсез югала. Төн як кешеләренең ишле гаскәрләр җыеп каравы да файдасыз булды, күзгә күренмәгән дошман белән ничек сугышасың?
  • Нәргизәгә ире Яхьяга “әверелүе” җиңел булмады. Күчкә кем баш? Иң акыллы, иң хәйләкәр, иң чос, җитез, батыр сугышчы. Яу кораллары кылыч, сөңге белән оста эш итүче. Иң мәргән атучы. Нәргизәгә моңа ирешүе ансат булдымы? Гомумән, бу була торган эш түгел. Алай әкияттә генә була. Ләкин, әллә Нәргизәгә чынлап та Яхья рухы күчкән идеме, әллә күкләр шулай теләдеме, әмма тугры дусты Ырыскол һәм Кылкөлтә ярдәме белән ул Яхьяга әверелде. Ә Нәргизә юк, ул юкка чыкты. Ил өчен кем кадерлерәк – чатырда бызлап утырган тол хатынмы, әллә киң күкрәкле айгырын һай-һаулап, хәләл җиргә басып кергән дошманнарның башын кыйган батыр ир – йөзбашы Яхья бәкме? Менә шуңа да Нәргизә – юк, Яхья – бар!
  • Яхья кылычыннан исән калучылар аз булса да бар инде ул. Шуңа да дошманнар арасында аның турындагы шомлы хәбәрләр тарала. Имеш, ул беркемне дә исән калдырмый, имеш, ул адәм затыннан түгел, шуңа аны бер ук та алмый, уңга-сулга карамый ябырылып өскә килә икән. Шуңа походтагы отрядлар төнен йокларга курка, учакларын сүндермиләр, бигрәк тә җилле көннәрдә колакларын сагайтып дала тавышларын тыңлыйлар, берәр йомран тавыш биреп куйса да, Яхья угы оча дип башларын иеп куялар. Ул сиздермәстән һөҗүм итмәсен өчен лагерьны арбалар, казыктан, чыбыктан үрелгән читәннәр белән уратып алалар. Ләкин болар Яхьяга тоткарлык түгел, ул әле бер, әле икенче урында үз эшен эшли тора. Үзенә корылган тозакларны ничек урап үтәдер, әллә очып чыгамы? Берәү үз күзем белән күрдем дип чукына-чукына ант иткән, имеш, Баба-Яга бер болыттан икенчесенә очып үткән. Ай яктысында аерым ачык күрдем, дип әйтә, ди. Тик, Яга атка түгел, себерке кебек бер нәрсәгә атланган, койрыгы көлтә кадәр, имеш. Җайдак хатынның чәчләре чыбыркы очы шикелле уйнаклап бара, ди. Ялган хәбәр, мөгаен. Яки акылыннан язган бер тинтәк сүзе. Сөяксез тел ни сөйләмәс. Кенәз шулай уйланып айга карап ята. Төн тын. Нигәдер йокы алмый. Кинәт аның күзләре шар ачыла: тулып зур барабан кадәрле булган ай каршыннан себеркегә атланган Баба-Яга очып бара ләбаса. Куркынган кенәз күзләрен чытырдаганчы йома, аннан тиле кешедәй янә күккә текәлә. Ләкин анда, тулган айдан башка, беркем дә юк.
  • …Бу хәлләр берничә аймы, елмы, әллә дистәләгән еллар дәвам иткәнме – тәүарих ташына язылган хәбәр сакланмаган. Ләкин һәр нәрсәнең чиге, соңгы ноктасы була. Яхьяның да бер алышта кабыргасына сөңге кадала. Моны күргәч, хәтта Ырыскол да бер мизгелгә куркуыннан катып кала. Ә Яхья кылычы белән сөңге сабын чабып өзә дә, берни дә булмагандай, алышуын дәвам итә. Шуннан соң таң атканга кадәр кыпчаклар кырык чакрым җир чабып үтә. Күкрәгенә сөңге кадалган кешенең кырык чакрым ат чапканын беркемнең дә күргәне юк, дөньяда андый эш булмый да ул, шуңа барысы да сәерсенә. Бәлки, чыннан да Нәргизә белән Яхьяның тазалыгы, көч-куәте бер гәүдәгә күчкән булгандыр? Иптәшләре шомлана, ни булып бетәр, Яхья күпме түзәр, дип уйлый. Ниһаять, болар үз станнарына чаптырып кайтып җитә. Шунда Яхья кулы белән ымлап Ырысколны чакыра да, аңа бер генә йомыш куша:
  • – Минем урынга син каласың.
  • Булгандырмы бу хәлләр, әллә борынгы заманнардан калган бер уйдырмамы, кем белә… Тик шунысы рас: урысларда хәзер “Ура!” дигән сугышчан оран бар. Тагы килеп юлбасарларның кайсы вакыт күзләренә очып барган Баба-Яга күренеп кала икән. Ләкин, алар бу өрәкне ямьсез, карт карчык итеп тасвирлыйлар. Хәер, монысы аңлашыла торгандыр, нинди явыз бәндә: “Мин чибәр һәм яшь байбичә күреп курыктым”,- дип танысын? Тик, шунысы аңлашылмый: җилләр белән ярышучы Кылкөлтә нишләп бер себеркегә әйләнеп калды икән? Бәлки, аның сөлдәләре күптән череп, ана шул җирләнмәгән койрыгы гына бер җирдә кадерсезләнеп тузгып ятадыр. Шуның зәхмәтеме? Беркем берни белми. Шулай шул, дөньяда барысы да югала, онытыла. Барысы да онытыла!
  • Менә шундый хикәят язылган иде Нурмөхәммәт хәзрәт саклаган дәфтәрдә. Шуның аркасында без дә әүлиянең борынгы бабасының язмышы белән танышып үттек. Аның, ягъни Ырысколның Дәшт-и-Кыпчак иленең бер ватанпәрвәре булуын да, гәрәпләргә ияреп Булгарстанга килүен дә алдарак бәян иткән идек инде. Шулай итеп очына чыктык. Ырысколның нәселе Нурмәхәммәттә дәвам иткән, ә күрәзәче нәселе Якуб Чынморзинга килеп ялганды. Тик, бер генә нәрсә аңлашылмый калды: Аучы, аның ерак оныгы Кадир нәселе кая булды, бөтенләй үк өзелде мени? Юктыр, безнең кулда мәгълүмат булмаганга гына берни әйтер хәлебез юк, ә бит Кадирның улы калырга тиеш, дип әйткән идек. Ул да безнең якларга юлланган булса кирәк. Ырыскол кебек һәркем үз тарихын кәгазьгә язып барса иде…
  • Ләкин, кәгазьгә сырланган әйбер дә һәрчак тарих сәхифәсе була алмый икән, әнә бит нинди ядькарләр янып юкка чыга. Ә менә таш озак саклана. Шуңа да Нурмөхәммәт мәчетне таштан салырга булган иде, күренекле кешеләрнең исем-шәрифләрен дә ул кабер ташларына уеп язып калдырды. Берчак укучы булыр әле, диде.
  • Якуб һаман да ни якка сугылырга белми йөреде. Дөресрәге, баш күтәрүчеләргә булышудан да баш тартмады, шул ук вакытта аңа властька тугры булуын да күрсәтергә кирәк иде. Аптырагач, бер мәлне мулла белән дә киңәшеп карады.
  • – Син шуны күз алдыңа китер, – дип башлады сүзен Мөслим Бохаров вафатыннан соң муллалык вазыйфасына алынган Теләккабул хәзрәт, – хәзерге болгавыр заманнар үтәр, килер якты көннәр, шул вакытта бүгенге тарихларны китап итеп язарлар. Ул китапта минем исем булмас, башкаларныкы булмас, синеке булыр. Чөнки син – старшина, кантон башлыгы. Кайсы старшина халык өчен җанын аямаган, кайсы патша гаскәрләренә табак тоткан, намусын саткан – барысы да аерым-аерым язылыр. Син үз исемеңне тарих китабында хыянәтчеләр арасында күрергә телисеңме? Мин алай озак яшәмәм, димә, синең өчен варисларың гарьләнер, монысы бигрәк тә оят. Син шуны телисеңме?!
  • Мулла сүзенең йогынтысы зур булды. Тик менә Хәлимнең һәлак булуы Якубка тагы да ныграк тәэсир итте, ул хәтта башта ук болачылар ягына чыкмавына үкенеп үк куйды. Улының үлеме бигрәк аяныч шул. Болага кушылган авылларда эзләнеп, иснәнеп йөрегән, ягъни шымчылык иткән ике урысны тотканнар. Ләкин болар Хәлим Якупов һәм аның иптәшләре бездән сорау алганда ифрат рәхимсез кыландылар, тукмадылар, дип башырышканнар. Шул хаиннар сүзенә ышанып, Чика Зарубин Хәлимне Сарымсак авылына алып килергә боера.
  • Бәрсеүән елгасында утырган Сарымсак авылы Уфадан ерак түгел, шуңа да ул борын заманнан башкортларның корылтай кора, киңәш итә торган урыннары иде. Бу юлы да авыл бола үзәге сыман булды: биредә командалар тупланды, биредә боерыклар чыгарылды, биредә акча һәм корал сакланды. Бәйләнгән Хәлимне менә шунда алып киләләр, Пугачевның уң кулы булган Чика Зарубин анардан сорау ала, ләкин бер сүзенә дә ышанмый, шикелле. Батыр егетне абзарга ябып куялар да, шунда пычак кадап үтерәләр.
  • Хәлим Якупов белән булган фаҗига бик гыйбрәтле. Болачылар станында бердәмлек һәм ышаныч булмавын бик ачык күрсәтә. Бу әлеге ихтилалның җиңелүенең тагын да бер сәбәбе. Хәлил Якупов кем ул? Тәҗрибәле, утны-суны кичкән, баштанаяк коралланган оста яугир. Тагы да Хәлил Якупов кем ул? Үз халкын сөйгән, аның өчен җанын фида кылырга әзер булган ватанпәрвәр. Аны үтерүдән Емельян тарафдарлары көчләндеме, халык хәрәкәтенә файдасы булдымы? Көчләнмәде һәм булмады. Бары зыян булды. Акылга сыймый торган мәгънәсезлек булды. Бу Зарубин дигән бәндәнең кыланмышы һич аңлашылмый.
  • Менә шулай Чынморзинның җаны әрнеп йөрегәндә волостьтан боерык килде. Янәсе, син нишләп сүлпәнлек күрсәтәсең, боланы бастыру максатында нәрсәләр эшләвең турында хисап язып җибәр.
  • Язды кантон башлыгы, нишләп язмасын ди. Үч итеп, болачыларга тагы да берничә олау тары һәм солы төяп җибәрде дә, рапорт язарга утырды. “Безнең якта халык арасында коткы таратып йөрегән, тентү вакытында йортларыннан корал табылган җитмеш кешене кулга алдык. Тик, аларны озатырга көч җитмәү сәбәпле, явызларны конвой белән волостька алып барганда, алар буйсынмас булды, сугыш күтәрде һәм сакчыларны тукмап качып киттеләр”,- дип язды.
  • Якуб Чынморзин әби патша гаскәренә булышмаса да, ул үзе үк фаразлаганча, Мәскәй тагы да җиңде. Тагы да бик күп халык харап булды, вәхшиләрчә үтерелде, балалар коллыкка озатылды (урыслар арасында Башкирцев, Татаринов кебек фамилияләр очратсагыз, гаҗәпләнмәгез), бик күп авыллар яндырылды, аларның кайберләре азак мантый алмый юкка чыгып куйды. Ә Ташмәчет авылы исән калды. Инде ничәнче тапкыр! әүлия рухы саклыймы аны, әллә Якуб кебек старшиналар акылымы, әммә ничәнче тапкыр карательләр якын-тирә авылларны яндырып көлгә очырганда, Ташмәчет авылы исән калды, ул үсә, йортлары арта, нәсел-ыруы ишәя бара. Их, халкыбыз да шулай ишәйсә иде.
  • Соңгы сүз
  • Дөрес, соңгы дәвердә Ташмәчет авылы җитмеш ел мәчетсез яшәде. Бу бер дә килешми иде, Нурмөхәммәт әүлия рухы сакланган, борынгы каберстан җиренең Аллаһ йортсыз калып килүе дөрес тә түгел иде. Бу төбәктә ун елда егермеләп мәчет үсеп чыкты, ә монда тынлык. Үз гамьсезлекләренә картлар берзаман үзләр түзмәделәр шикелле, җыелдылар, киңәштеләр дә, мәчет төзергә кирәк, диделәр. Халыктан акча җыярга да, башларга. Көч җитмәс дип куркып утырасы түгел, башы булса, әкертенләп җае чыгар әле.
  • Ничктер, бер мәлне башкаладан авылга мөхтәрәм кунаклар килеп төште. Аларны бер җирдә шулкадәр күп тарихи ядкарьләр булы гаҗәпләндерде. Шул ук вакытта биредә мәчет булмавына да игътибар иттеләр. Кунаклар арасында Шәрифулла исемлесе дә бар иде. Ул, авыл агайларының агачтан мәчет төзергә уйлауларын белеп, аларны җыеп яңадан сөйләште. Ни өчен агачтан, борын заман Туймөхәммәт хәзрәт бер ялгызы таш мәчет төзергә тотынган булган, ә без хәзер күмәкләп тотынып та булдыра алмабыз мыни дигән. Таштан икән, таштан булсын. Һәм мәчетнең сызымнарын эшләтүне үз өстенә алган, төзелеш хакының яртысын шулай ук үзе түләргә вәгъдә иткән. Менә шулай итеп гаять матур мәчет калкып чыкты, бүген шуның бәйрәме.
  • Ә нигә әле Шәрифулла хәзрәтнең Туймөхәммәткә охшавына гаҗәпләнәбез. Нурмөхәммәтнең дә, аның борынгы бабасы Ырысколның да тәрҗемәи хәлләрен без тулы килеш белмибез. Алар икесе дә дөнья күргән, хатын-кыз күргән, шулай булгач, үзләре белгән балалары да, белмәгәннәре дә булгандыр. Бу ыруның вәкилләре һәрчак мулла, табип һәм башлык булуын да күрдек. Шәрифулла ким дигәндә яхшы мулла һәм җитәкче. Аннан соң, җан тартмаса да кан тарта дигән сүз дә бар бит әле…
  • Март, 2011 ел.
  • Искәрмәләр
  • Болак – бәләкәй елга.
  • Саба – кымыз йөртү өчен күн савыт.
  • Дастархан – ашъяулык.
  • Кәмәр – билбау.
  • Сарт – Урта Азия халыкларын шулай атаганнар. Бу юл Башкортстанның төньягы аша үтә. Күрәсең, Мәскәүгә түгел, Новгород якларына юнәлгән булган.
  • Туералык – имәнлек, имән урманы.
  • Куртым – аренда.
  • Чирү – гаскәр.
  • Дәфен итү – җирләү, җеназалау.
  • Сөял – сорау.
  • Кавем – халык, ыру, бер төркем халык, бер ыру кешеләре.
  • Әҗер – түләү, бүләк. Ниндидер бер эш өчен шуңа тиң хак, әйбер бирү.
  • Хали түгел – азат түгел, якланмаган, курчаланмаган.
  • Балбал – таш сын.
  • Катил – кеше үтерүче, башкисәр, палач.
  • Турки – борынгы мылтык.
  • Мәгъдән – руда.
  • Мәсләк – принцип, инану, рухи юнәлеш.
  • Ханзәдә – хан улы.
  • Калеб – күңел, йөрәк.
  • Шәхристан – хан, әмир йорты, резиденция.
  • Мәктүб – язу, хат, юллама.
  • Тәрҗемәи хәл – тормыш юлы, биография.
  • Загит Мурсиев
    повесть на татарском языке.