ЮНОШЕСКАЯ МОДЕЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО АВТОНОМНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ
ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
КАРАИДЕЛЬСКИЙ РАЙОН
РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
logo
БАШҠОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ
ҠАРИҘЕЛ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ
ҮҘӘК КИТАПХАНАҺЫ
МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЫ УЧРЕЖДЕНИЕҺЫНЫҢ
ҮҪМЕРҘӘР МОДЕЛЬ КИТАПХАНАҺЫ
logo
Республика Башкортостан, Караидельский район, с. Караидель, ул. Ленина,9
тел. +7 (347 44) 2-11-44 ; e-mail: bibkaraid@mail.ru
logo

ТВОРЧЕСТВО НАШИХ ПИСАТЕЛЕЙ-ЗЕМЛЯКОВ ЯҠТАШ- ЯҘЫУСЫЛАРЫБЫҘҘЫҢ ИЖАДЫ

ЯКУПОВА ТАНЗИЛЯ МУЛЛАЯНОВНА поэтесса, лауреат премии имени Гаяна Лукманова, член литературного клуба “Идель”

❄❄❄Кышкы этюд
Кар астында ялан –кырлар
Ята йокыга чумып.
Дулкынланмый ап-ак диңгез –
Ул бит сырылган толып.
Бәйләнмәгән ачы җилләр
Кар жилкәннәрен куа.
Таудан- тауга бертуктаусыз
Буран чанасы шуа.
Сокланырлык ап-ак донья,
Чумып назлы тынлыкка.
Әкияттәй сыннар ясый
Ярдагы куаклыкка.
Кар күп булса – ул уңышка,
Кар таулары – байлыкка.
Кышкы тынлык алып килсен
Тыныч тормыш халыкка.
Тәнзилә Якупова

НАБИУЛЛИНА ГУЛЬСУМ КАВИЕВНА поэтесса, лауреат премии имени Гаяна Лукманова, член литературного клуба “Идель”

❄❄❄Карлар ява

Карлар ява, карлар ява,
Карлар ява чык әйдә.
Тотонышып бөтерелеп,
Вальс әйләник бездә.

Карлар ява урамда,
Син янымда булганда.
Миннән дә бәхетлесе юк,
Сөенәм мин шуңарга.

Карлар ява, карлар ява,
Әйтерсең ак күбәләк.
Күбәләктәй оча күңел,
Биегәндә бергәләп

Карлар ява, карлар ява,
Үтик әйдә урамнан.
Ак бәхетле, ак сөюгә,
Бөтен галәм уранган.
Гөлсем Нәбиуллина.