ЮНОШЕСКАЯ МОДЕЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО АВТОНОМНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ
ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
КАРАИДЕЛЬСКИЙ РАЙОН
РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
logo
БАШҠОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ
ҠАРИҘЕЛ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ
ҮҘӘК КИТАПХАНАҺЫ
МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЫ УЧРЕЖДЕНИЕҺЫНЫҢ
ҮҪМЕРҘӘР МОДЕЛЬ КИТАПХАНАҺЫ
logo
Республика Башкортостан, Караидельский район, с. Караидель, ул. Ленина,9
тел. +7 (347 44) 2-11-44 ; e-mail: bibkaraid@mail.ru
logo

Камалова Глюза

Нигә калдың, балачагым, шулай ерак?…

Иртә белән атлап барам, шундый рәхәт:
Әйтерсең лә йомшак келәмнәр җәйгәннәр!
Вак-вак кына, эре-эре көзге яфрак
Төрле төскә җир өсләрен бизәгәннәр!
Шушы гүзәллеккә карап атлаганда
Кинэт кенэ искэ төште балачагым.
Төрле-төрле уеннар без уйный идек:
Шифаханә, я булмаса мәктәп тагын…
Ә “Кибет”тә ни теләсәң, шул җитәрлек!
Тик күгәрчен сөте генә булмагандыр!
Кесә тулы эре яки вак “акча”лар:
Агач койган яфраклардан ясалганнар!
Буш пыяла шешәләрдә төрле “дару”,
Колак терәп, үпкә, йөрәк тыңлый идек,
“Яралар”ны бәйләр өчен чүпрәк ярый,
Каләм төртеп: “Укол кадыйм”, – дия идек.
Сыйныф такта урынына урындыкта
Күн чамадан горур басып тора иде,
Диктант язып, мисалларны чишкәннән соң,
“Дүртле”, “бишле” билгеләрен тезә идек…
Язлар җиткәч көтә идек зур бакчаның
Салкын кардан ачылганын, сарыкканын…
Баткак җирдән кат-кат урап эзли идек
Төрле төстәге чынаяк ватыкларын…
Шул баткакка бата кигән киемнәр дә!
Тик кая ул өйгә керү?! Эш җитәрлек:
Шакшы такта кисәкләрен кырып юып,
Тустак тезәм: матурлыгы уш китәрлек!
Җәйләр җитсә уен төрләре өстәлә:
Без бау аша скакалкада сикерәбез,
“Калбашка”сы, “чирта”сы да читтә калмый,
Качыш яки әбәк уйнап йөгерешәбез.
“Буяу” яки “Йөзек салыш” уенымы,
“Очты-очты, кемнәр очты?”, ягъни “Почмак”…
Ни кадәрле сагындырган күңелле чор….
Нигә калдың, балачагым, шулай ерак?…
P.S.Уйламагыз: “Уйнап кына үскәннәр”, – дип,
Балачакта һәрберебез эшләп үсте.
Ул вакытлар иң бәхетле булгангамы,
Онытылмый, өр-яңадан искә төште…
Глүзә Камалова (Нурмухаметова),
Яр Чаллы, 30.10.2021ел.