ЮНОШЕСКАЯ МОДЕЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО АВТОНОМНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ
ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
КАРАИДЕЛЬСКИЙ РАЙОН
РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
logo
БАШҠОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ
ҠАРИҘЕЛ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ
ҮҘӘК КИТАПХАНАҺЫ
МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЫ УЧРЕЖДЕНИЕҺЫНЫҢ
ҮҪМЕРҘӘР МОДЕЛЬ КИТАПХАНАҺЫ
logo
Республика Башкортостан, Караидельский район, с. Караидель, ул. Ленина,9
тел. +7 (347 44) 2-11-44 ; e-mail: bibkaraid@mail.ru
logo

С ЮБИЛЕЕМ, ЛЮБИМАЯ РАЙОНКА!

ТВОРЧЕСТВО НАШИХ ПИСАТЕЛЕЙ-ЗЕМЛЯКОВ
ЯҠТАШ- ЯҘЫУСЫЛАРЫБЫҘҘЫҢ ИЖАДЫ

К 90-летию районной газеты “Караидель”

ГУЛЬСУМ НАБИУЛЛИНА

Юбилеең белән!!!
“Караидел хәбәрләре”

Исемнәрең үзгәрсәдә,
Эчтәлегең үзгәрмәде.
Тогры калдың дусларына,
“Караидел хәбәрләре”
Бик озын авыр юл үттең,
Күрдең төрле язмышлар.
Синең битең аша макталды,
Заманында колхозлар.
Дөнья күрдең утыз өчтә,
Өндәдең син гел “Алга”.
” Ленинчы” да булып алдың,
Халыкчан булып янда.
Бүген синең Юбилеең,
Котлап үтәсе килә.
Тик яхшы хәбәрләр генә,
Китереп тор син безгә.
Караидел”ем хәбәрләре”,
Уңышлар сиңа алда.
Озак яшә куандырып тор,
Биек үрләр син яула!

ХАЗИМУЛЛИН АЛЬФРЕД

Кимемәс ул азы да…

Сиңа булган сөюемнең
Кимемәс ул азы да,
Очрашсак та элек-элек
Укытканда Багазыда.

Күңелемдә туып килгәндә
Тәүге сөю хисләре,
Хисләремне җырга салып,
Шигырь яздым кичләрен.

Аннн сиңа хатлар яздым,
Гәзитең битләренә,
Шигыремне укысын, дип,
Якыннар да, читләр дә…

Бәлки, сөйгәнем дә укыр,
Укымый калмас, диеп,
Сер бирмәгән булып йөреп,
Утларга салмас, диеп.

Исемең дә синең ул чак
“Ленинчы”була иде,
Битләрең төрле хәбәргә,
Җырларга тула иде.

Редакторның да ул чак
Тапканнар иң остасын-
Газетаны җитәкләде
Рәфыйк абый Мостафин!

Мин-Сөендектән, ул-Дәвештән
Таптык бик тиз уртак тел-
Мишәр мишәрне тартканны
Сөйләп тормыйм,үзең бел!

Ничә еллар узды менә-
Хәтерләмим ул санны…
Син дә бүген яши торгач,
Тутырасың туксанны!

Җитдиләндең,горурландың,
Узды яшьлек мәлләре.
Исемең дә үзгәрде-
“Караидел хәбәрләре”!

Мин үзем дә олыгайдым,
Чирләштерәм сирәкләп.
Син мине баргансың кебек
Тормыш буйлап җитәкләп.

Яшьлектәге дуслыгыбызны
Калдык, бугай, без саклап.
Менә сине котлар өчен
Килеп җиттем аксаклап!

Һәрбер саның безнең өчен-
Алтын бәрабәрләре!
Юбилеең котлы булсын,
“Караидел хәбәрләре”!

Һәрбер саның тигездер ул
Алтын бәрабәренә.
Язылырга онытмагыз,
“Караидел хәбәрләренә”!