ЮНОШЕСКАЯ МОДЕЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО АВТОНОМНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ
ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
КАРАИДЕЛЬСКИЙ РАЙОН
РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
logo
БАШҠОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ
ҠАРИҘЕЛ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ
ҮҘӘК КИТАПХАНАҺЫ
МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЫ УЧРЕЖДЕНИЕҺЫНЫҢ
ҮҪМЕРҘӘР МОДЕЛЬ КИТАПХАНАҺЫ
logo
Республика Башкортостан, Караидельский район, с. Караидель, ул. Ленина,9
тел. +7 (347 44) 2-11-44 ; e-mail: bibkaraid@mail.ru
logo

Творчество наших писателей-земляков

ЯКУПОВА ТАНЗИЛЯ МУЛЛАЯНОВНА

Төсле дөнья
Төсле дөнья җир өстендә,
Болытларда, күлләрдә.
Төнбоекларның ак таҗы
Су өстендә бәвелә.
Ничек оста итеп үргән
Үрмәкүч пәрәвезен.
Хәйран калып тыңлап торам
Кыңгырау зеңгелдәвен.
Зәңгәр күзләрен көлдереп,
Яшь үлән арасында
Күгәрчен күзе җемелди
Камыш бит акланында.
Башларын җилгә чайкыйлар,
Шәмдәй төз чыршылары.
Табигатькә тылсым өсти
Мең төсле буяулары.
Төсле дөнья сокландыра
Мизгелнең һәр мәлендә.
Күңеленә сихәт ала
Һәркем туган җирендә.

************

Бәхетне бит тоя белү кирәк

Бәхет кошы таңда сайрый, диләр
Сайравына мин дә кушылам.
Яңа көнгә аяк басканыма,
Шөкер итеп таңда куанам.
Бәхетне бит тоя белү кирәк,
Килгән көннең һәрбер мәлендә.
Аллаһ безгә сәламәтлек биргән,
Көч – куатең әле тәнеңдә.
Бу дөньяда бәхет язган булса,
Үлчәүләргә салып үлчәмә.
Аныкы шулай, минеке болай, диеп
Башкаларга үзең тиңләмә.
Бу дөньяга килеп китүендә –
Кешеләрнең бөтен бәхете.
Аның тәме, кадере дә була,
Тоя белсә кеше күңеле.

***********

Син каратма төсен дөньяның

Син тамчысы ләйсән яңгырының ,
Бер бөртеге яуган ак карның.
Ялгыш уйлар уйлап, мин ялгыз, дип
Син каратма төсен дөньяның.
Тирә – якта ташлы таулар булса,
Яраланса сөюдән күңел,
Сукмак салып күтәрел син тауга,
Җиһан кызы, син ялгыз түгел.
Син аңларсың югарыга менгәч,
Ныклап баскан җирең барлыгын,
Шушы җирдә кеше яшәр өчен,
Һәркөн иртән таңнар атуын.
Бу тормышта һичкем чит-ят түгел,
Һәркем үтә язмыш юлларын.
Сөю тулы йөрәк ялгыз типмәс,
Сөю табыр әле үз парын.
Син тамчысы ләйсән яңгырының ,
Бер бөртеге яуган ак карның.
Ялгыш уйлар уйлап, мин ялгыз, дип
Син каратма төсен дөньяның.