ЮНОШЕСКАЯ МОДЕЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО АВТОНОМНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ
ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА
МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
КАРАИДЕЛЬСКИЙ РАЙОН
РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
logo
БАШҠОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ
ҠАРИҘЕЛ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ
ҮҘӘК КИТАПХАНАҺЫ
МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЫ УЧРЕЖДЕНИЕҺЫНЫҢ
ҮҪМЕРҘӘР МОДЕЛЬ КИТАПХАНАҺЫ
logo
Республика Башкортостан, Караидельский район, с. Караидель, ул. Ленина,9
тел. +7 (347 44) 2-11-44 ; e-mail: bibkaraid@mail.ru
logo

ТВОРЧЕСТВО НАШИХ ПИСАТЕЛЕЙ-ЗЕМЛЯКОВ ЯҠТАШ – ЯҘЫУСЫЛАРЫБЫҘҘЫҢ ИЖАДЫ

Салима Нигматова

Яңа елга яңа теләкләр.

Тагын бер ел үтте китте,
Булды төрле чаклары.
Ач ялангач та булмадык,
Артса артты хаклары.

Сөзешсәдә үгезебез,
уңышка бик бай булды.
Җирдә яшәү дәвам итте
Кызлар, малайлар туды.

Юлбарсны каршыларга,
Әзер торабыз инде.
Юлбарс бик көчле җануар
Бәлкем җиңәр бар чирне

Җәнлекләрнең ул патшасы,
һәр эштә булсын гадел.
Кайгыртмасын юкка -барга
Гел гөрләп торсын табын.

Елмайган чагы да булсын,
Гел усал булса читен.
Акча ягын да кайгыртсын,
Алырбыз бер йөк утын.

Аккан сулар чиста булсын,
Гөрләп торсын урамнар.
Җәен җылы кояш күбрәк ,
Кышын булсын бураннар.

Юлбарс бик көчле җануар,
Мактасаң да ышанмас.
Ашарга азык булмаса,
Тере җанны аямас.

Яхшыга гына юрарга,
Яманлыктан качарга.
Биш куллап каршы алабыз,
Килгәч безнең якларга.

Җырда сине җырламыйлар,
Сыйламыйлар кунакта.
Үзең табып көн итәсең
Әгәр тапсаң юк хакка.

Үз итәрбез ни күрсәктә.
Без күптән түзем халык.
Артыгына бара калсаң,
Куярлар сине ябып.

2022елга
әйдә хуҗа бул инде!
Көчең дә бар,гайрәтең дә
дөрес итеп сал юлны.
Афәттән сакла илне.